2023 нче елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру биремнәре (81 нче код)
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру материалларына аңлатмалар.
Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар
институты татар теле белеме кафедрасы мөдире,
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру материалларына аңлатмалар
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен материаллар белән танышканда, шуны истә тотыгыз: тәкъдим ителгән материаллар тикшереләчәк эчтәлекнең барлык элементларын да чагылдырмыйлар. 2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру вакытында тикшерелергә мөмкин булган эчтәлек элементларының тулы исемлеге туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен әзерлек дәрәҗәсенә куйган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторында тәкъдим ителгән.
Әлеге вариант туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен узучыларга һәм киң җәмәгатьчелеккә тестның структурасы, биремнәр саны, аларның формасы, катлаулылык дәрәҗәсе турында гомуми күзаллау бирә. Бу варианттагы киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәрне үтәүнең бәяләү критерийлары киңәйтелгән җавапның тулылыгы һәм дөрес язылышы таләпләре турында күзаллау тудыра.
Бу мәгълүматлар туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе узуга әзерлек осталыгын булдырачак.
Эш үтәү өчен күрсәтмә
Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен, туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясенә 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 бүлектән тора.
Беренче бүлек 1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Икенче бүлек 7 биремнән тора (2–8 биремнәр). Биредә сүз, җөмлә, текстка төрле типтагы анализ күзаллана.
2–8 нче биремнәрнең җаваплары сүз яки цифрлар белән бирелә. Аларны 1 нче номерлы җавап бланкына язарга кирәк.
Өченче бүлектәге биремнәр укучылар 2 нче бүлектә укыган текст нигезендә башкарыла. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (9.1 һәм 9.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.
Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар тест эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.
Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.
Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.
Эшне тәмамлагач, һәр җавапның 1 нче һәм 2 нче номерлы бланкларга дөрес номер белән куелганлыгын тикшерергә онытмагыз.
Сезгә уңышлар телибез!
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз. |
1.
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез.
Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрнең җавабы сүз яки цифрлар булырга мөмкин. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны, бланктагы үрнәктә күрсәтелгәнчә, аерым шакмакка языгыз. |
2.
Текстны укыгыз.
1) Их, гармун, гармун! 2) Сине яшьлегендә кулына алып, уйнап карамаган яисә сыздырып-сыздырып уйнаучыга карап моңланмаган кеше бар микән? 3) Уйната да, җырлата да, юата да ул гармун! 4) Безнең татар авыллары гомер-гомергә үзенең оста гармунчылары белән дан тоткан. 5) Бер генә мәҗлес тә, бер генә тантана да гармуннан башка узмый иде. 6) Хәер, бүген дә бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда, авыл эшчәннәре очрашканда, туйларда гармун тавышлары еш яңгырый. (М. Абдуллиннан) |
Җөмләләрнең оештыручы үзәкләре (грамматик нигезләре, баш кисәкләре) дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. Җавап номерын языгыз.
- яшьлегендә кулына алып карамаган (2 нче җөмлә)
- ул гармун (3 нче җөмлә)
- гармунчылары белән дан тоткан (4 нче җөмлә)
- мәҗлес тә, тантана да узмый иде (5 нче җөмлә)
- бүген дә бәйрәмнәрдә (6 нчы җөмлә)
Җавап: _______________ .
3.
Текстны укыгыз.
Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр кулланылган җөмләне табыгыз. Җавап номерын языгыз.
1) Гомеремдә беренче тапкыр авылымны ташлап чыгуымны сөйлим әле. 2) Җәйнең бик матур бер көнендә Хәлимә апа мине үзләренең авылына кунакка алып китте. 3) Минем улым синең белән яшьтәш, аның гармуны да, велосипеды да бар, икәүләп уйнарсыз, дип кызыктыргач, мин дә, әнкәй дә ризалаштык. |
Җавап:_____ _ ___________ _______________ .
4.
Текстны укыгыз.
Өтерләр куелырга тиешле җөмләләрне табыгыз. Җавап номерларын языгыз.
1. Самолёт биеклек алды барысы да топография картасындагы шартлы билге сыман шакмакларга әйләнде. 2. Туган җир артта калды. 3. Шулай да рух җиңеләеп китте. 4. Алда билгесез мәшәкатьләр билгесез кешеләр билгесез очрашулар көтә иде. (Г. Хәсәнов) |
Җавап: ______________ .
5.
Текстны укыгыз.
Ясалма сыйфатны табып языгыз.
Мин Агыйделнең еракларга төбәлеп торган Төбә яры өстендә битләремне астан искән җылы, чәчәкле болын җиленә куеп басып торам. Күз күреме җирләрдә болын да әрәмә, болын да әрәмә; ә шулар эченнән, ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап, Агыйделем ага. |
Җавап: _______________ .
Текстны укыгыз һәм 6–9 нчы биремнәрне үтәгез. |
1) Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?
2) Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ул ике дә уйламыйча:
– Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, – дияр.
3) Тик бүген Инсафның тамагыннан аш үтми. 4) Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе назлап-иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле елгыр кара айгыры югалды. 5) Тартай болынында башка атлар белән утлап йөргән җиреннән, шүрәле урлагандай юкка чыкты. 6) Шул кыбырсыкны эзләп, атна-ун көн эчендә айкамаган урман-кыры, әйләнмәгән болын-тугае калмады малайның. 7) Инде тәмам төшләренә керә башлады. 8) Имештер, аның айгыры канатлы акбүз атлар өеренә баш булып алган да, шулар белән бергәләп, өем-өем ак болытлар арасында зәп-зәңгәр печән утлап йөри. 9) Менә берзаман ул Инсафны күреп ала да көмеш кыңгырау чыңлагандай яңгыравык аваз белән кешнәп җибәрә. 10) Аннары, кара ефәктәй бөдрә ялларын җилдә тузгытып, озын-озын, салмак-салмак ыргылып, түбән төшә башлый. 11) Ләкин төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә. 12) Бөдрә яллары Инсафның йөзенә сирпелеп кенә кала. 13) Артыннан куа-куа, малай хәлдән тая, шабыр тиргә батып уяна…
14) Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.
15) – Кайгырма, улым, хафаланма ул тикле, – дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. 16) – Кайта, беркая да китми синең таең. 17) Кадерле ул туган як. 18) Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы…
19) Бераздан Галәү бабай, малайлар белән бергәләп, Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. 20) Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. 21) Караманың яфраклары, ашыга-ашыга, нәрсәдер пышылдашып алдылар. 22) Моңсу гына тулы ай күтәрелде. 23) Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.
24) Әйе, барысы да йокыда. 25) Оеп, изрәп йоклыйлар. 26) Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә… 27) Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. 28) Көмеш кыңгыраулар авазы!
29) Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:
–– Кадерле ул туган як. 30) Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.
(Габделхәй Сабитовтан*)
*Габделхәй Сабитов (1931–1995) – татар драматургы, язучы.
6.
Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Инсаф көлгә күмгән бәрәңге ярата.
2) Ак бәкәлле елгыр кара айгырны Инсаф болынга алып килде.
3) Инсафның тәрбияләп үстергән тае югалды.
4) Туган якны яратырга кирәк.
5) Инсаф йоклаганда, тай аның янына килде.
Җавап: _______________ .
7.
Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?
2) Тик бүген Инсафның тамагыннан аш үтми.
3) Кайта, беркая да китми синең таең.
4) Моңсу гына тулы ай күтәрелде.
5) Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә…
Җавап: _______________ .
8.
1–5 нче җөмләләрдән ашап сүзенең синонимын табып, күчереп языгыз.
Җавап: ___________ .
2–8 нче биремнәрнең җавапларын, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга һәм җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз. |
III бүлек
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 9.1 яки 9.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез. |
9.1
«– Кайта, беркая да китми синең таең. Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы» җөмләләрендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.
Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
9.2
Туган як кадере әйтеменең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? «Туган җирем – изге җир» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне языгыз. Раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Һәрбер җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз. |
Туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү системасы |
I бүлек
Тыңлау өчен текст |
Әтиемнең эш бүлмәсе
Әтиемнең үзенә генә бер бүлмәсе бар. Эш бүлмәсе ди аны әтием. Анда кәгазьләр бик күп. Китаплар... Әтием заводта инженер булып эшли. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез.
Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган. Мин әкрен генә аның ишеген ачып карадым. Безнең Ләйсән исемле бик шаян бер песиебез бар. Менә шул песи әтиемнең эш өстәленнән кирәкле кәгазьләрен тартып төшергән дә, рәхәтләнеп кыштырдата-кыштырдата, идәндә уйнап ята.
Мин язуларны өстәлгә алып куйдым. Ә песине куалап чыгардым. Ишекне япкан идем, куркып киттем. Ә песи тагын керсә? Уенчыкларымны алып килдем дә әтиемнең эш бүлмәсе янында уйный башладым.
Уйный торгач, йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул эштән кайткан икән.
– Нишләп син монда килеп йокладың, кызым? – ди.
– Әтием, мин бүген каравылда тордым. Синең бүлмәң ачык калган иде, мин шуны сакладым, – дидем.
(Әминә Бикчәнтәевадан) (150 сүз)
1 нче биремне бәяләү критерийлары
1 нче таблица
Кыска изложение өчен текст турында белешмә | |
Абзац номеры | Микротемалар (мәгънәви кисәкләр) |
1 | Әтиемнең үз эш бүлмәсе бар. |
2 | Эш бүлмәсенә песи кергән. |
3 | Мин әтиемнең эш бүлмәсен саклыйм. |
Язма эшне бәяләү критерийлары
2 нче таблица
№ | Критерий | Балл |
ИК1 | Изложениенең эчтәлеге | |
Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган. | 2 | |
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән). | 1 | |
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән). | 0 | |
ИК2 | Башлангыч текстны җыйнакландыру | |
Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан, җыйнакландырган. | 3 | |
Бер яки берничә алым белән текстның ике микротемасын җыйнакландырган. | 2 | |
Бер яки берничә алым белән текстның бер микротемасы җыйнакландырылган. | 1 | |
Текстны җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган. | 0 | |
ИК3 | Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге | |
Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә: – логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган; – текст кызыл юлларга дөрес бүленгән. | 2 | |
Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә, әмма бер логик хата бар яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар. | 1 | |
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган, әмма бердән артык логик хата яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән. | 0 | |
ИК1–ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл | 7 |
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрне тикшерү
Икенче бүлектәге һәр биремгә дөрес җавап биргән өчен укучыга берәр балл куела. Җавап инструкциядә күрсәтелгәнчә эшләнсә һәм тулысынча тиешле җавап белән тәңгәл килгән очракта, дөрес үтәлгән дип исәпләнә. Җавап ялгыш булса яки бөтенләй булмаса, 0 балл куела.
3 нче таблица
Биремнәр | Җаваплар |
2 | 4 |
3 | 3 |
4 | 1,4 |
5 | чәчәкле |
6 | 3 |
7 | 2 |
8 | утлап |
III бүлек
9 нчы биремне тикшерү критерийлары
9.1 нче биремне бәяләү критерийлары
9.1 биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
4 нче таблица
№ | Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (9.1) бәяләү критерийлары | Баллар |
С1К1 | Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау | |
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлаткан. Аңлатмада хаталар юк. | 2 | |
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген, гомумән, дөрес аңлаткан, ләкин аңлатмада 1 хатасы бар. | 1 | |
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлатмаган, яки имтихан бирүче, тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген аңлатканда, 2 яки күбрәк хата ясаган, яки тексттан алынган кисәк эчтәлегенең аңлатмасы язма эштә юк. | 0 | |
С1К2 | Дәлил-мисалларның булуы | |
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 2 дәлил-мисал китергән. | 3 | |
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 1 дәлил-мисал китергән. | 2 | |
Имтихан бирүче башка тексттан дәлил-мисаллар (-лар) китергән. | 1 | |
Имтихан бирүче әлеге кисәкнең эчтәлеген аңлата торган дәлил-мисал китермәгән, яки имтихан бирүче биремдәге цитатаны я аның бер өлешен дәлил-мисал итеп китергән. | 0 | |
С1К3 | Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана: – логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган; – абзацларга бүленештә хаталар юк. | 2 | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана, ләкин 1 логик хатасы бар, һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар. | 1 | |
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар, ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык, һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар. | 0 | |
С1К4 | Эшнең композицион бөтенлеге | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк. | 2 | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар. | 1 | |
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар. | 0 | |
С1К1–С1К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл | 9 |
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинениедәге текст фрагменты 9.1 дәге тексттан алынмыйча, башка тексттан алынса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (6 нчы таблицаны кара).
9.2 нче биремне бәяләү критерийлары
9.2 биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
5 нче таблица
№ | Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (11.2) бәяләү критерийлары | Баллар |
С3К1 | Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау | |
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән һәм киңәйтелгән формада тасвирлаган. | 2 | |
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән, ләкин киңәйтелгән формада тасвирламаган. | 1 | |
Имтихан бирүче ялгыш аңлатма биргән, яки төшенчәгә аңлатмасы язма эштә юк. | 0 | |
С3К2 | Дәлил-мисалларның булуы | |
Имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның берсе укылган тексттан, икенчесе тормыш тәҗрибәсеннән яки имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның икесе дә укылган тексттан. | 3 | |
Имтихан бирүче укылган тексттан 1 дәлил-мисал китергән. | 2 | |
Имтихан бирүче тормыш тәҗрибәсеннән дәлил-мисаллар (-лар) китергән. | 1 | |
Имтихан бирүче бер генә дәлил-мисал да китермәгән. | 0 | |
С3К3 | Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана: – логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган; – абзацларга бүленештә хаталар юк. | 2 | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана, ләкин 1 логик хатасы бар, һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар. | 1 | |
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар, ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык, һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар. | 0 | |
С3К4 | Эшнең композицион бөтенлеге | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк. | 2 | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар. | 1 | |
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар. | 0 | |
С3К1-С3К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл | 9 |
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С3К2–С3К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинение 9.2 дәге сүз яки гыйбарәгә туры килмәсә, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (6 нчы таблицаны кара).
6 нчы таблица
№ | Укучы сөйләменең грамоталылыгын һәм фактик төгәллеген бәяләү критерийлары | Баллар |
ГК1 | Орфографик нормаларның үтәлеше | |
Орфографик хаталары юк яки хатасы 1 дән артык түгел | 2 | |
2–3 хата җибәрелгән. | 1 | |
Хаталарының саны 4 тән артык. | 0 | |
ГК2 | Пунктуацион нормаларның үтәлеше | |
Пунктуацион хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел | 2 | |
3–4 хатасы бар. | 1 | |
Хаталарының саны 5 тән артык. | 0 | |
ГК3 | Грамматик нормаларның үтәлеше | |
Грамматик хаталары юк яки 1 хатасы бар. | 2 | |
2 хатасы бар. | 1 | |
Хаталарының саны 3 тән артык. | 0 | |
ГК4 | Сөйләм нормаларының үтәлеше | |
Сөйләм хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел. | 2 | |
3–4 хатасы бар. | 1 | |
Хаталарының саны 5 тән артык. | 0 | |
ФК1 | Язма сөйләмнең фактик төгәллеге | |
Материалны язмада бирүдә, шулай ук аңлауда һәм терминнар кулланылышында фактик хаталар юк. | 2 | |
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 1 хата бар. | 1 | |
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 2 хата бар. | 0 | |
ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл | 10 |
Грамоталылыкны бәяләгәндә, изложение һәм сочинениенең күләмен исәпкә алырга кирәк.
6 нчы таблицада китерелгән нормативлар гомуми күләме 140 тан артык сүз булган изложение һәм сочинениеләрне тикшерү өчен кулланыла.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 70–139 сүз булса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый:
ГК – 1 буенча орфографик хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда 1 балл куела;
ГК – 2 буенча пунктуацион хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда 1 балл куела;
ГК – 3 буенча грамматик хаталар булмаганда 1 балл куела;
ГК – 4 буенча сөйләм хаталары булмаганда 1 балл куела.
ФК1 – буенча фактик хаталар һәм терминнар кулланылышында хаталар булмаганда 1 балл куела.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 69 гына сүз булса, мондый эшләргә ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Әгәр укучы иҗади эшнең бары тик берсен генә (я изложение, я сочинение) үтәсә, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча бәяләү шулай ук эшнең күләменнән чыгып башкарыла:
Әгәр эш 140 яки аннан артыграк сүздән торса, грамоталылык 6 нчы таблица нигезендә бәяләнә.
Эшнең күләме 70–139 сүздән торса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый (югары күрсәтелгәнчә).
Әгәр эшнең күләме 69 сүздән артмаса, мондый эшләргә ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин булган максималь балл – 33.
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0–14 балл – «2» ле билгесе;
15–22 балл – «3» ле билгесе;
23–28 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының ГК1–ГК4 критерийлары буенча баллары 4 тән кимрәк булмаска тиеш.
29–33 балл – «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының ГК1-ГК4 критерийлары буенча баллары 6 дан кимрәк булмаска тиеш.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Комментарийлар