Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк Һөнәрләре» үзәге белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә булды. Биредә мәктәп укучылары һөнәри юнәлеш уза, ә профессионаллар яңадан әзерлек үтә.
Үзәктә һөнәрләрнең демонстрация бүлмәсе, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү платформасы һәм мәшгульлек хезмәте бар. Өлкәннәр өчен 75 кыска сроклы программа каралган. Ә мәктәп укучылары һөнәрләр белән интерактив форматлар, шул исәптән VR-тренажерлар аша таныша ала.
Соңыннан Татарстан вәкилләре, шул исәптән ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында фикер алышулар узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар һөнәри юнәлеш бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу турында килештеләр. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Комментарийлар