Һади Такташ биографиясе һәм иҗаты
«Ак чәчәкләр» шигыре. Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен.
Максат:
Предмет нәтиҗәлелеге: Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне ныгыту, «Ак чәчәкләр» шигырен сәнгатьле уку, укучылар белән әсәрдә күтәрелгән төп фикерне ачыклау, шигырьне өлешләргә бүлү, тропларны табу.
Регулятив УУГ: шигырьнең төп проблемасын табу, автор позициясенә мөнәсәбәтеңне белдергәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу.
Танып белү УУГ: тексттан иң мөһим сүзләрне аерып ала белү, сурәтләү чараларының асылына төшенү, мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару.
Коммуникатив УУГ: дустыңны тыңлый, җавапны дөрес матур җөмләләр белән әйтеп бирә белү.
Шәхескә кагылышлы УУГ: матурлыкны күрә белү, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга игътибарлы булу, шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, рус әдәбияты, тарих, рәсем сәнгате.
Ресурслар: дәреслек (Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен. 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәкләр. – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2014. − 151 б.), ноутбук, мультимедиа проекторы, интернет-ресурс тесты өчен «learningApps» кушымтасы, Һ.Такташ китапларыннан күргәзмә, «Ак чәчәкләр» шигыре (аудиоязмада), төрле төсле карточкалар, эшчәнлек картасы, елмаюлар, Һ.Такташ портреты, кыш, бозлы тәрәзәне чагылдырган рәсемнәр.
Методлар: квест алымы, сүз-маркерлар, эйдос-конспект, фаразлау, проблемалы сорау, эзләнү.
Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы.
Хәерле, имин көннәр
Телимен барыгызга!
Дәресебез яхшы үтсен,
Уңыш елмайсын һәркайсыгызга!
– Дәресебезне башлап җибәрәбез. Барчагызга көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәеф телим.
(Укучылар укытучыны сәламли.)
II. Актуальләштерү
Укытучы. Игътибар слайдка. Сез кемнәрне күрәсез?
Укучылар. Малайларны күрәбез. Алар кулга-кул тотынышкан. Алар – дуслар.
– Тышкы кыяфәтләре турында нәрсә әйтә аласыз? (Ике малайның берсе – кара чәчле, берсе – сары чәчле.)
– Бу рәсем аркылы алдагы дәрестә өйрәнгән нинди геройларны күз алдына китерәсез? (Һади Такташның «Мокамай» поэмасындагы малайлар – лирик герой һәм аның дусты Мөхәммәтҗан.)
– Поэманың эчтәлеген ныгыту максатыннан тест биреме эшләп алырбыз. («learningApps» кушымтасы нигезендә тест биреме эшләү.)
Сораулар:
1. «Мокамай» поэмасы кем исеменнән сөйләнә?
а) лирик герой – автор үзе; ә) лирик герой.
2. Автор аны яратып нинди сүзләр куллана?
а) Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең;
ә) Ул – кара чәчле, коңгырт кара күзле.
3. Мокамайның чын исеме ничек?
а) Мөхәммәтгали; ә) Мөхәммәтҗан.
4. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте нинди?
а) җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шул хәлгә төшерде, ди; ә) автор салкын карашта.
5. Бу әсәре белән Һ.Такташ нәрсә әйтергә тели?
а) тормышта кеше ялгыз булырга тиеш түгел; ә) кеше үзе генә дә проблемаларны хәл итә ала.
III. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру
Укытучы. Укучылар, бүген Һади Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам иттереп, аның тагын бер шигырен укырбыз. Шигырьнең атамасын белү өчен, бу буталган хәрефләрне укып, дөресләп карыйк әле: рәәАчкчклә.
– Дәресебезнең темасы нинди булыр? («Ак чәчәкләр» шигыре.)
IV. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе
Эшчәнлек картасы белән таныштыр.
Укытучы. Укучылар, сезнең белән Һ.Такташның тормыш юлын һәм иҗатын тагын бер тапкыр карап китәрбез, шигырьне өлешләргә бүлеп, сурәтләү чараларын табарбыз. Шигырьнең мәгънәсен аңлап, төркемнәрдә, парларда да, фронталь формада да эшләрбез.
– Автор бу шигырен ни өчен «Ак чәчәкләр» дип атады икән? (Укучылар үз фикерләрен белдерә.) Без бу сорауга дәрес ахырында төгәл җавап табарбыз.
V. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
Индивидуаль эшләү максатыннан төрле төсле карточкалар белән эш.
(Һ.Такташ биографиясе белән танышу барышында шагыйрь биографиясеннән терәк сүзләрне, сүзтезмәләрне язып алу.)
Укытучы. Бу терәк сүзләрне без тактага да язып куярбыз. (Аларга таянып, Һади Такташ турында сөйләшү үткәрелә.)
Авторның китаплар күргәзмәсенә аерым игътибар итү. Эшне төркемнәрдә дәвам иттерү. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.
Ял минуты
Укытучы. Күзләрне ял иттерү максатыннан, музыка астында слайдта бирелгән кояш рәсеме артыннан карап барабыз, төз матур итеп басабыз.
– Афәрин, эшебезне дәвам иттерәбез. Дәреслекнең 54 нче битен ачабыз. Шигырьне тыңлар алдыннан кайбер сүзләргә игътибар итегез әле.
Сүзлек өстендә эш.
тоела – кажется
күге – небо
туңган – боз белән каткан
мыштым гына – әкрен генә
ияреп килә – арттан килә
– «Ак чәчәкләр» шигырен аудиоязмадан тыңлыйбыз. Тыңлау барышында шигырьгә дә күз салып карап, аңлап барырга тырышыгыз.
Шигырь өстендә эш (төркемнәрдә).
Укуның төрләрен кулланып, шигырьне уку. (Эчтән, чылбырлап уку; төркемнәргә куплетлар бүлеп бирелә.)
– Сез шигырьдән нәрсә аңладыгыз? Сүз нәрсә турында бара? (Шигырьдә кышның матурлыгы турында сүз бара.) Кышның матурлыгын сурәтләгән юлларны күрсәтегез.
– Лирик герой кайда? (Лирик герой өйдә, мыштым гына тәрәзә артыннан урамдагы салкынны, матурлыкны күзәтә; ул туңган тәрәзәдән карый.)
– Автор нинди детальләргә, образларга мөрәҗәгать итә? (Җил, кышкы салкын, Ул, Мин, Берәү, ак чәчәкләр.)
– Шигырьдән метафора, каршылык, кабатлануларны табыгыз.
Укучылар. Чагыштыру: ак чәчәкләр кар белән чагыштырыла; кабатлау: ак чәчәкләр ява. Дөнья матур.
– Шундый матур булып тоела. Күге зәңгәр, гүя йолдызлары, Ак кар булып, җиргә коела; кар ява, ак чәчәкләр, дөнья матур кебек тоела – чынлыкта, ак кар яуганда, матурлык хөкем сөрергә тиеш, ләкин монда ялган матурлык метафора була.
Укытучы. Матурлыкны мыштым гына күзәтеп буламы?
Көтелгән җавап. Матурлыкны качып күзәтмиләр. Мыштым сүзе аерым тирән мәгънәгә ия.
Укытучы. Җил кем артыннан ияреп йөри?
Көтелгән җавап. Берәүгә урамда салкын. Ул, борын очын кулына тотып, сүгенә-сүгенә кайта. Димәк, шул замандагы вакыйгаларда дөресен сөйли ала торган кеше дип күзалларга була. Ләкин җил, шымчы буларак, бу кеше артыннан килә. Бу очракта җил образы әләкче буларак бирелә.
– Мин һәм Берәү – алар охшашмы?
– Кар яуганда күк йөзе, гадәттә, нинди була?
– Димәк, шигырьне ничә өлешкә бүлдек? Кемнәр турында белдек?
Көтелгән җавап. Шигырьне өч өлешкә бүлдек: 1. Мин. 2. Ул. 3. Берәү.
Укытучы. Бик дөрес. Һ.Такташ бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләде икән? (Укучылар җавабы.) Шигырьдә табигать матурлыгы гына сурәтләнгәнме?
Укучылар. Шигырьдә табигать матурлыгы гына сурәтләнмәгән дигән нәтиҗә чыгара алабыз. Автор тарафыннан тормышның авырлыгын аңлаткан яшерен фикерне алгы планга чыгарып әйтә алабыз.
Укытучы. Әсәрнең идеясен әйтегез.
Укучылар. Шагыйрь яшәгән чорда да ялган күп булган. Без моны аяз көнне яуган кар ярдәмендә аңлыйбыз. Дөреслекне яшереп кенә әйтелгән яки эндәшмәгәннәр дә булган. Шымчылар һәрвакыт гади халыкны күзәткән. Кирәк булса, тиешле җиргә җиткерелеп, кешегә зыян салганнар.
Парларда эш
Дәреслектә бирелгән сорауларга тулы, җәенке җөмләләр белән җавап бирү. Фикерләрне тулы итеп исбат итә белү.
VI. Уку эшчәнлеген йомгаклау
Укытучы. Укучылар, дәрес алдында бирелгән сорауга җавап бирик әле. Ни өчен автор бу шигырен «Ак чәчәкләр» дип атады икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
VII. Рефлексия
Үзбәя. Эшчәнлек картасы өстендә эшне йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? Сезнең алдыгызда яткан кар бөртекләре рәсемен эшчәнлек картасына әйтеп ябыштырабыз.
Укучылар.
– Мин Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштым; шигырьдә бирелгән проблеманы ачыклап белдем; шигырьдәге сурәтләү чараларының мәгънәсенә төшендем; төркемнәрдә үзара киңәшләшеп эшләргә омтылдым; иптәшемнең фикерен тыңладым; автор әйтергә теләгән фикерне ачыкладым һ.б.
VIII. Билге кую. Өй эше бирү
1. «Ак чәчәкләр» шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.
2. «Матурлык – минем белән» дигән темага кечкенә күләмле хикәя язарга.
3. Матурлык сүзен рәсем итеп ясарга.
Материал, фото: Гөлназ ӘХТӘМОВА, Казандагы 175 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Комментарийлар