Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь исеме үлемсез

(Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә. Телетапшыру форматында үткәрелә)

Әлфия БАҺАВЕТДИНОВА,

махсуслаштырылган укыту фәнни үзәге –

КФУның «IT-лицей» гомуми белем бирү мәктәп-интернаты

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

(Сәхнә ачыла. Сәхнәнең уң ягында өстәл артында алып баручы укучы утыра. Өстәлдә ноутбук, чәчәк букеты. Өстәлнең сул ягында кечкенә өстәл, урындык. Муса Җәлилнең төрмәдәге камерасы.)

 

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! «Халкыбызның батыр уллары һәм кызлары» сериясеннән чираттагы тапшыруны башлыйбыз. Бүген ул Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана. Сезнең белән бүген эфирда мин – Гадел Шәмсетдинов. Тапшыру барышында бергәләп язучының бала чагы, үсмер еллары, зур шагыйрь булып җитлеккән вакытлары, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, әсирлектәге аяныч язмышы, Моабит дәфтәрләренең тарихы белән якыннан танышырбыз. (Мөмкин булганча барлык катнашучыларның сөйләгәннәре экранда яктыртылып барыла.)

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әтисе Мостафа ага, әнисе Рәхимә апа балаларын кечкенәдән үк хезмәт сөяргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Муса кечкенәдән туганнары арасында үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Башта ул үзләренең авыл мәктәбендә укый. Гаиләләре Оренбургка күчеп китә. Муса укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам итә. Мәдрәсәдә Мусаның тулысынча таланты ачыла, күп фәннәрдән яхшы билгеләр генә ала. Яраткан дәресләре татар әдәбияты, җыр һәм рәсем була. Муса туганнары арасыннан бигрәк тә абыйсын хөрмәт итә, аңа охшарга тырыша.

Беренче шигырьләрен Муса 10 яшьләр тирәсендә яза башлый. Кызганыч, бу шигырьләр кыска гомерле була.

 

Сәхнә. Кечкенә Муса белән әнисе.

Кечкенә Муса. Әни, әни, дим. Син кайда соң?

Әни. И улым, кайда булыйм инде мин, өйдә. Нәрсә булды? Нигә шулай кабаланасың?

Муса. Мин дусларыма үзем язган шигырьләрне укырмын дигән идем. Менә  шуларны таба алмыйм.

Әни. Кая куйган идең соң?

Муса. Менә шушында өстәлдә иде алар. Юк бит, кем алды икән?

Әни. И улым, синең шигырьләреңмени алар? Бүген кунаклар килгәч, яңгыр  явып китте. Килгән кунакларның галошлары яңгырда калган. Мин, кирәкмәгән дәфтәр битләре дип, галош эченә салырга бирдем шул.

Муса. И әни, анда минем шигырьләрем язылган иде бит. (Елый башлый.)

Әни. Улым, ярар, шулкадәр борчылма әле. Тагын язарсың. Мин сиңа ничә тапкыр аерым биткә язма, дәфтәргә яз дидем.

Муса. Мин аларны соңыннан күчерермен дигән идем. Абый дәфтәр бирмәде. (Әнисе дәфтәр алып бирә.)

Әни. Улым, менә сиңа яңа дәфтәр. Моннан соң шигырьләреңне шушында туплап бар. Ә миңа үпкәләмә, улым. Мин гаепле синең алда. Гафу ит.

Муса. Ярый, әнием. Мин әле киләчәктә бик күп шигырьләр язармын.

Әни. И улым! Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен иде. Улым, чәем кайнады, ипием пешеп чыкты. Тәмләп чәй эчик икәү. (Чыгып китәләр.)

 

13 яшендә ул комсомол сафларына керә һәм иң актив комсомолларның берсе була. Тиздән Мусаны ВЛКСМ Үзәк комитетының татар-башкорт бюросына сайлыйлар. Бу аңа Мәскәү дәүләт университетына укырга керергә мөмкинчелек бирә. 1927 елда этнология факультетының әдәбият бүлегендә укый. Университетта уку барышында үзенең шигырьләрен яза, аны рус теленә тәрҗемә итә. Аның күп кенә шигырьләре кичәләрдә яңгырый.

–1931 елны  Муса Җәлил университетны бетереп диплом алгач, аны Казанга эшкә җибәрәләр. ВЛКСМ Үзәк комитеты каршында татарча балалар журналы чыга. Аларда ул редактор булып эшли.

– 1939–1941 елларда Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре була һәм Татар опера театрының әдәби бүлеген җитәкли. Шигырь яратучы талантлы язучылар иҗаты белән кызыксынып, аларга ярдәм итеп тора.

– 1936 ел башында Әминә Сайфуллина белән гаилә корып җибәрә. 1937 елның 10 апрелендә кызлары Чулпан туа. Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен санамый китми булмас: «Сәгать», «Күке», «Куян», «Маэмай». Чулпан да әтисе кебек үзенең тормышын әдәбият белән бәйли. (Балалар шигырьләре укыла.)

 

(Сугыш башлануны белдереп, көй уйный башлый.)

– 1941 елның 22 июнен Муса Җәлил Казанда каршылый. Бу көннәрдә Җәлил либреттосы буенча язылган «Алтынчәч» операсының премьерасы куелырга тиеш була, ләкин Муса Җәлил бу премьераны күрә алмый. Ул, шул ук көнне военкоматка барып, үзен сугышка җибәрүләрен сорый һәм 13 июльдә аңа повестка килә. Башта ул Минзәлә шәһәрендә урнашкан политруклар курсында укый. Аннан фронтка китә һәм Волхов фронтына эләгә. Анда ул «Отвага» газетасының редакторы була һәм шул ук вакытта шигырьләр язуын дәвам итә. «Төш», «Яз шатлыгы», «Туганлык», «Сау бул, акыллым» шигырьләре шул елларда язылган.

1942 елның июнь аенда Волхов фронтының Мясной Бор тирәсендә каты сугышлар бара. Муса Җәлил авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә.

 

(Сәхнәгә хәрби киемнән Муса чыга. Тезләнеп «Кичер, илем!» шигырен укый. Аннан өстәл артына барып утыра. Кесәсеннән бик сак кына кәгазьләрен чыгарып, нәрсәдер яза башлый. Бер укучы чыгып, «Ышанма» шигырен укый. Соңгы ике куплетын Муса үзе дәвам итә.  

 Сәхнәдә Муса белән кызы, «Төрмәдә төш» шигыре укыла. Муса өстәл артында уйланып утыра, яза. Башын кулына  куеп, йокыга китә.)

 

Сәхнәдә әнисе һәм Муса.

(Муса камерада төш күрә. Төштә әнисе белән сөйләшә.) 

Муса. Карт анам! Мине тудырганга үкенмисең... әйеме? Әйт, анам! Карт анам, төнлә йомшак түшәгеңдә, матур төшләр күреп ят, анам. Зинһар өчен... Мине уйлаганда, салкын кичтә мичкә карама, мичләр сүнәр; өй караңгы калыр, лампочкалар яндыр, карт анам, синең күңелеңә мин бары тик Якты булып кына кайта алам...

(Алгы планда Мусаның әнисе пәйда була.)

Ана. Улым Муса!

Муса. Әнкәй! (Кочаклашалар.)

Ана. Синме бу, Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй...

Ана. Чәчләрең нигә агарган, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул, әнкәй.  

Ана. Кулыңа ни булды?

Муса. Нишләгән?

Ана. Сул кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшырак ул, әнкәй!  

Ана. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән диләр.

Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.

Ана. Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма!

Муса. Ачуланмыйм, әнкәй...

Ана. Яхшы бул, матур яшә!  Илеңне, телеңне онытма! Иманыңнан яза күрмә! Боларны мин сиңа әйтәм, ә син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтсен!

Муса. Рәхмәт, әнкәй! (Ана әкрен генә югала.) Әнкәй!

(Ананың «Улым!» дигән тавышы ишетелә.)

Алып баручы. Муса Җәлил 1943 елның декабреннән 1944 елның мартына кадәр Каршылык күрсәтү хәрәкәтенең Бельгия сугышчысы Андре Тиммерманс белән Лертерштрасседагы хәрби төрмәнең 382 нче камерасында утыра.

 

Сәхнәдә Андре Тиммерманс белән Муса.

(Сәхнәдә өстәл артына сәкегә охшаган эскәмияләр куела. Анда Андре утыра. Муса өстәл артында. Муса һәм Андре. Андреның кулында Җәлилнең шигырьләр  блокноты.)

Андре. Муса, это так и читается, справа налево?

Муса. Әйе, Андре. Это арабская вязь. Шулай языла һәм укыла.

Андре. Очень интересно. А вот здесь ты уже с латинскими буквами написал. (Укып карый.) «Бүләгем. Дустым Андре Тиммерманска». Это мне?

(Муса «Бүләгем» шигырен алып укый.)

Андре. Я всё понял. Ты писал о нашей дружбе. Рәхмәт. (Кочаклашалар.)

Муса. Андре, менә бу дәфтәрне сакларга сиңа бирәм. Мөмкин булса, әниеңә җибәр аны. Сугыш беткәч, Мәскәүгә алып килерсең. Тут все адреса написаны. (Андре уйлап тора.)

Андре. Хорошо, Муса. Я сделаю, как ты пожелаешь. Я слово тебе даю. (Кочаклашалар.) Может всё обойдётся.

Муса. Нет, Андре, не обойдётся. (Дәфтәрне алып: предатель – Махмут, дип язып куя.) Андре, я знаю, что меня скоро казнят. Мин шигырьләремнең Туган илгә  кайтып җитүләрен телим. Алар аша халкым минем тоткынлыктагы тормышымны белер.

(Андре дәфтәрне алып яшерә. Шулвакыт сәхнә артыннан немец телендә «Муса Гумеров, тиз бул!» дигән тавыш ишетелә. Тавыш берничә тапкыр кабатлана.)

Муса. Менә, Андре, вакыт җитте. («Катыйльгә» шигырен сөйли.)

 

(Андре бик борчылып карап тора. Муса кулын күтәреп, елмаеп: «Андре, сәлам!» –  ди һәм чыгып китә.)

Алып баручы. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. («Татарлар елмаеп үлделәр» җыры яңгырый. Һәр җәлилченең фоторәсеме экранга чыга.)

Алып баручы.  Хөрмәтле милләттәшләр, халкыбызның батыр улларын искә алыйк. (Бер минутлык тынлык.)

Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул Туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде. Муса Җәлилгә Казанда, Оренбургта, Мостафа авылында һәйкәлләр куелды; Казанда, Минзәләдә музейлар ачылды. Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда гәүдәләндерелде. Шагыйрьнең шигырьләре 56 телгә тәрҗемә ителде.

Шагыйрьнең батырлыгы турында төрле милләт кешеләре яза. Муса Җәлил тормышын, иҗатын күп кенә галимнәр, язучылар өйрәнде һәм өйрәнә. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!

(Экранда Муса Җәлилнең һәйкәле. Ике укучы, ике ягыннан тотып, зур  кәрзин белән чәчәкләр чыгарып куялар. Алар артыннан сәхнәнең ике ягына кичәдә катнашучы укучылар чыгып тезелә. Һәм «Җырларым» җырын җырлыйлар.)

 

Алып баручы. Шуның белән герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Киләсе очрашуларга кадәр!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ