Сезгә, ата-аналар!
Ата-аналар җыелышында ясалган доклад тексты.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен һәм четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата да, бер генә ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять авыр эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр.
Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә, андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әйләнә. Болары – бәхетле гаиләләр. Гаиләнең бәхетле булуы исә ир белән хатынның үз кулында. Бәхетле гаиләләрнең балалары да әйбәт һәм тәрбияле булып үсә. Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы-хәсрәт китерә. “Бәхетле гаиләләр барысы да бер-берсенә охшаш, бәхетсез гаиләләр исә һәркайсы үзенчә бәхетсез була”, – дигән Лев Толстой.
Моның билгеле бер сәбәпләре дә бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, мәктәп эше, укытучы эше дип саныйлар. Элек безнең бабаларыбыз һәм аларның бабалары, баланы мәктәпкә илтеп:
– Менә, хәлфә, малайны китердем. Ите сиңа, сөяге миңа, – дип кайтып китә торган булганнар. Бу заманнар күптән узды инде. Иске мәктәп белән бергә аның иске традицияләре дә юкка чыкты.
Без хәзер бөтенләй башка заманда яшибез. Ләкин авыл мәктәбендәге тәрбия мәсьәләсе ничек үзгәрде? Авыл мәктәбендәге тәрбия нәрсә белән аерыла?
Иң беренче тәрбия чарасы – ул хезмәт. Хезмәткә өйрәнеп үскән балалар гадәттә яхшы укыйлар. “Үзем рәхәт күрми үстем, баламны яшьтән үк эшләтмим әле”, – дигән ата-ана ялгыша. Гаиләдә бала тәрбияләүнең нигезенә нәкъ менә эшнең “иң мөкатдәс нәрсә” булуы салынырга тиеш. Шулай ук балада җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Аның нигезендә ике нәрсә бар: аның беренчесе балага йомыш кушу, яшьтән үк аңа көче җитәрлек эшләр йөкләү, икенчесе аларның үтәлешен тикшерү. Кече яшьтән үк баланың вазифалары булырга тиеш. Эшне үтәгәч, аңа бәя бирелә, әйбәт башкарылган эш өчен мактау сүзләре әйтелә, төгәл башкарылмаса, кимчелеге күрсәтелә. Башкарылган эшнең нәтиҗәсен бергәләп тикшерү балага үз хезмәтенә сынап-тикшереп карарга өйрәтә.
Без һәрберебез үзебезнең балаларны алиһә итеп күрәбез. Аларга сүз дә әйттерәсебез килми, кемнеңдер аны ачулануын да теләмибез. Игътибар белән карасак, безнең арада төрле гаиләләр бар. Кайберләре “нәрсәнедер күреп җиткермәдек”, ә кайберләре “бу балага яхшы тәрбия бирә алмадык” дип уфтаналар. Сәбәп нәрсәдә соң? Бер сүз белән генә әйтүе дә кыен. Бер үк гаилә. Бер үк ата-анадан туган балалар. Бер үк шартларда бертөсле тәрбия алып үсәләр. Ә нәтиҗәсе капма-каршы. Ни өчен? Тирәнтенрәк уйласаң, гаҗәпләнерлек урын да юк шикелле.
Һәр бала үзенә бер индивидуум. Безнең өчен ул бала булса да, аның табигате, үз акылы, үз уй-фикере була. Үсә төшкәч, аның үз карашы барлыкка килә.
Моның да әһәмияте зур: бала кемгә күбрәк колак сала? Иптәшләренәме, әллә туганнарынамы? Әтисе сүзенәме, әллә әнисенекенәме? Баланың урам иптәшләре яки күршеләр йогынтысына бирелүе мөмкин. Урамны әйтеп тә тормастан, күршеләрнең дә төрлесе була.
Ә без, ата-аналар, үз балаларыбызның барысына да тигез карыйбыз. Үзебез рәтле булгач, аларның да рәтле булачагына ышанабыз. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Дөрес. Бала, нигездә, яхшы гаиләләрдә яхшы кеше булып үсә. Әмма бер үк агачның алмалары төрлечә өлгерүен дә онытмаска кирәк.
Шулай ук без еш кына бала тәрбияләүнең катлаулы процесс булуын онытабыз, бу өлкәдә белемебезне арттырмыйбыз, аз укыйбыз. “Баланы тәрбия итүнең үзенчәлеге шунда: ул барлык кешеләргә дә диярлек таныш һәм ләззәтле, ә кайберәүләргә хәтта бик җиңел булып тоела”, – дигән бөек рус педагогы К.Д.Ушинский. Бу шулай тоела гына.
Авыл җирендә яшәүче укучылар гаиләдә күбесе әби-бабай белән дә тәрбияләнә. Билгеле, бу бөтенләй башка тәрбия һәм бик зур әһәмияткә ия. Бабаларыбызның “Оясында ни күрсә, очканында шул була” дигән акыллы сүзләрен бер генә минутка да онытырга ярамый.
Шулай ук ата-ана белән мәктәп дуслыгы да тәрбиядә зур урын алып тора. Баланы тырыш булырга, басылып эшли, яхшы укый, вакытында уйный белергә мәктәп белән гаилә бергә өйрәтә. Мәктәп белән, балаңның класс җитәкчесе, шул классның укытучылары белән тыгыз элемтәдә тору ата-анага алдагы бурычларны дөрес билгеләргә дә, баланың тәрбиядәге йомшак урыннарын белеп, вакытында ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирә.
Кирәк чакта баланы мактый да белергә кирәк. Бу очракта башкарылган эшнең уңай нәтиҗәсе генә түгел, бәлки баланың аны ни дәрәҗәдә аңлап эшләве дә, моның өчен күп көч куюы да исәпкә алынырга тиеш. Үзен яхшы тотканы, башкарылган эшне җиренә җиткереп башкарганы өчен, баланы бөтен гаилә алдында мактау отышлы. Ул чакта улыгыз яки кызыгыз кылган эш-гамәлнең әһәмияте тагын да артыр һәм башка балаларга да үрнәк булыр. Баланы күркәм гадәтләргә рухландыруда аңа күрсәткән ышаныч гаять зур роль уйный. Моның белән без бала күңелендә иң матур хисләр уятабыз, аны мөстәкыйльлеккә, тормышта үз урынын табарга өйрәтәбез.
Хөрмәтле әти-әниләр !
Сүземне тәмамлап, сезгә бала тәрбияләүдә зурдан-зур уңышлар, бетмәс сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык телим.
Сафина Гөлсинә Кадыйр кызы,
Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы
Комментарийлар
0
0
Авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә. Сезнең чыгышыгыз бик актуаль. Автор: Фатих
0
0
0
0
Сезнең язманы үзем дә кулланырга уйлап торам әле. Бик ошады, кирәкле тема алгансыз Рәхмәт, уңышлар сезгә! Автор: Марина Сергеева
0
0
0
0
Хөрмәтле Гөлсинә апа! Сезнең чыгышыгыз миңа бик ошады. Сезгә авыл укытучы конкурсында җиңүләр теләп калам! Автор: Индира
0
0
0
0
Әлеге язмада балага белем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе үзенчәлекләре ачык чагылдырылгын. Гөлсинә Кадыровна әзерләгән материал миңа бик ошады. Автор: Лера
0
0
0
0
Гөлсинә Кадыровна! Бик кирәкле теманы яктырткансыз. Зур уңышлар сезгә. Автор: Наиля Габдулкадировна
0
0