Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл һәм Зөлфәт Закировлар: «Тәртип үзеңнән башлана»

Артистны сәхнәдә, кинода «уйный» дип әйтү дөрес тә түгел, мөгаен. Актёр өчен һәр образы – үзе бер тормыш ул. Ә ролең каһарман дәрәҗәсендәге шәхес булса? Героеның кичерешләре өйгә дә «ияреп кайта», якыннарының яшәеше белән дә үрелергә мөмкин. Янәшәңдә шул мизгелләрне бергәләп үтәрлек кешең бар икән, артист өчен шул инде ул гаилә бәхете. Айгөл һәм Зөлфәт Закировлар белән әңгәмәбездә иҗат газаплары, гаилә кыйммәтләре үзеннән-үзе үрелеп барды.

Юл арасыннан укырга өйрән

Тинчурин театры яңа бинада, яңа баш режиссёр Айдар Җаббаров белән «Яңа сулыш» дигән шигарь астында эшкә тотынды бу сезонда. Бу сулышны һәр актёр тоемлады, күрәмсең. Зөлфәт тә әнә, үзе мөгаллим, режиссёрлык тәҗрибәсе булса да, әле актёрлык профессиясеннән туймадым, ачылып бетмәдем, ди. Нәрсә эшләгәнемне аңлыйм икән, персонажым минем тәнем, уй-кичерешләрем белән аңлашып яши икән, рәхәтләнеп чыгарам рольне, ди. «Минем урыным – сәхнәдә». Үзгәрешләрдән соң әнә шулай хис итә ул үзен. Театрга ял итәргә, сөенергә, уйланырга барабыз бит. Яхшы спектакль кешене өч көн тотарга тиеш. Кайтуга онытасың икән, дөрес түгел инде ул, ди артист.

Хатыны Айгөлнең дә үзе белән бер дулкында булуына бәхетле ир: «Ул тамашачы күзлегеннән генә карамый, психолог һәм театр тәнкыйтьчесенә әйләнде инде хәзер. Образны тапкан идек бит инде, ник килеп чыкмый соң бу, дип интеккән чакларда, әйдә, сүтеп җыябыз, ди. Әсәрне укый. Юл арасындагы фикерне укып, тоемлап алу сәләте көчле.

Премьера ошаса, кайтып, пьесасын укый. Әсәрне ул тоемлаганча куйдылармы икән, ди. Кайвакыт шулкадәр кереп китәсең спектакльгә, хәләлең белән аралар суынып китә ала. Андый чакта Айгөл тормышка кайтара: «Мин сине сизмим, тоймыйм. Син миңа кирәк».

Китап уку – иң яраткан шөгыле Айгөлнең: «Параллель рәвештә өч китап укый алам. Өйдә, машинада, сумкада гел китап йөртәм. Зөлфәт профессиясенә кагылышлыны укыса, мин төрлесен укыйм. Китап укуда 20 минут дигән кагыйдә бар. 20 минут укы да ябып куй. Нәрсәнеңдер мәгънәсенә төшенергә теләгәндә – бигрәк тә. Укуның сыйфаты артуын күрерсез».

 Төрле роль төрлечә бирелә. Образдан чыга алмый газапланган чаклар да була. Андый чакта да хатыны терәк. Ә «Ашина»да уйнаганда, улы Айзат белән ике ел бер сәхнәдә булу көч бирә Зөлфәткә.

«Кара урман» фильмына аерым тукталмый булдыра алмыйбыз.

Башка рольгә чакырылып, Муса роленә эләгү үзе бер могҗизага тиң була. Фильмны төшерү Белоруссиядә 21 көн дәвам итә.

– Радик Кудояровның иң элек үзенә таләпчәнлегенә, җәлилчеләр темасын шулкадәр йөрәге аша үткәрүенә, һәр детальнең эзләнеп, документларны өйрәнеп, нигезләнеп сурәтләнүенә соклануымның чиге булмады, – ди Зөлфәт. – Узган ел фильмның презентациясе узганнан соң, тәнкыйтьләүчеләрнең компетенциясе бөтенләй булмавына кәефе кырылды. Җәлилның тышкы кыяфәте «артык ябык», янәсе. Аның белән аралашкан Варлам Шаламов истәлекләрен укырга киңәш итәм. Татар дустының ябыклыгы, нәзек бармаклары турында аерым искәртә ул. Нинди «Гумеров» турында сүз бара, дип аңламаучылар булды. Мәктәптә әдәбият китапларында Муса Җәлил дигәч, җәя эчендә Гомәрев фамилиясе дә күрсәтелә иде бит.

Җәлилне өйрәнеп, аның шәхесе бөеклегенә таң калдым. Берничә тел белгән. Шулкадәр киң карашлы, белемле булган. «Фауст»ны алман телендә яттан белүе үзе генә дә ни дәрәҗәдәге белем турында сөйли.

Шундый зур шәхесне уйнау минем өчен дәрәҗә дә, җаваплылык та булды. Саннар тылсымы – аерым бер мистик тема. Гильотинага бару сәхнәсен төшергәч, режиссёр шаккатырды: «Нәкъ менә Җәлилнең гильотинага атлаган вакыты белән тәңгәл килде».

 

 Сайла, егет!

Сөйләшүебез Закировларның гаиләсенә күчә. Зөлфәт – Казан егете. «Әтием 15 ел Камал театрында хезмәт итте. Сәхнә монтажчысы булып башлап җибәрә, аннары мебель цехына күчә, соңрак администратор була. Мин шул театрда үстем инде. БДИ кергән вакытлар, ни икәнен белмибез, мин мәктәптән таярга булдым. Музыка мәктәбендә укып, баян, фортепианоны үзләштергәч, театр училищесын сайлавым гаҗәп түгел инде. Хәер, әтием, артист кына була күрмәсен, ди иде»,  – дип елмая Зөлфәт.  

Айгөл дә Казанныкы. Медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлаган табибә. Бүген исә косметолог булып эшли.

Ике тукталыш аша гына яшәгән яшь йөрәкләргә Мөслимдә танышу насыйп була. 2011 елда Альбина һәм Илфак Хафизовлар туена икесе ике яктан кунак итеп чакырыла алар. Зөлфәт үзе генә түгел, гомумән, йөргән кызы белән бара. Тик менә Казан кунакларын Мөслимгә алып кайтачак автобуска кереп утыргач, янәшә утыргычтагы Айгөлгә күз төшә бит! Медицина өлкәсен сайлаган кыз театр дөньясында да яхшы йөзә икән, ә Зөлфәтнең әнисе табибә булгач, егеткә ул өлкә чит түгел. Казан–Мөслим арасын бер сәгатьтәй узганнарын сизми дә кала алар. Туйда да урыннары гел янәшә туры килә. Егет чын-чынлап ике кыз арасында кала. Иң кызыгы: пары булып килгән кыз бер сүз әйтми, ә Айгөлнең холкы ут: «Ике арада йөрисе булма, сайла, егет!»

Җавапны Зөлфәт Казанга килеп, берничә көн үткәч кенә шалтыратып әйтә... «Теге кызны сайладым», – ди. «Ярар, әйбәт булган», – ди Айгөл, исе китмичә генә. Аның битараф реакциясе егетне кыздырып җибәрә. Йөргән кызы белән мөнәсәбәтләренә нокта куя да Айгөл янына оча. Уртак хыяллар бөреләнсә дә, бер-берсен 3 ел сыный әле алар.

 

«Син өйләнергә җыенасыңмы ул?»

Танышуларына бер ел узгач, сөйгәненең туган көнендә сюрприз ясап, эшенә килә, балдаклар, җырлар белән Айгөлгә тәкъдим ясый ул. Романтика инде! Өздереп «әйе» дими, елмаеп, баш кагып кына куя кыз. Шулай матур хыяллар, планнар корып йөреп торалар. Ә туй көне һич уйламаганда билгеләнә. Декабрь аенда училищеда дәресләре вакытында Айгөл Зөлфәткә шалтырата.

– Сәлам, ничек хәлләр?

– Әйбәт. Менә училищеда.

– Карале, син миңа өйләнергә җыенасыңдыр бит инде ул?

– ???...

– Фотограф белешеп утырам. Киләсе җәйгә көнен билгеләргә кирәк.

Шуннан ЗАГСка гариза тапшырыла, тамада, залларны белешү китә. Әти-әниләре аптырап кала. «Борчылмагыз, – ди яшьләр. – Бар йоланы шартына китерәбез». Икесенең дә максат бер: җәйгә кадәр күпме акча туплый алалар, шул акчага туй ясыйлар. Әти-әнидән бер сум да сорау юк.

Август аенда гөрләтеп туй итәләр, әти-әниләре кунак булып килеп, рәхәтләнеп ял итеп, балалары өчен сөенеп кайтып китә.

«Өйләнешүгә үз тормышыңны корырга кирәк дигән фикер яклы без. Әти-әнигә салынып яшәү дөрес түгел. Идеаль шартлар булмаячак, – ди алар. –  Хәзер яшьләр арасында бәлки аерылышырбыз дигән уй белән гаилә корып җибәрүчеләр дә байтак. Уртак нәрсә булдырырга куркалар. Икең бергә тапкан кадерле бит инде ул. Очрашып йөри башлауга ук бер хыял берләштерде – үз йортың белән яшәү! Безнең әти-әниләр буыны авылдан шәһәргә качкан, без исә, киресенчә, шәһәрдән авылга качарга хыялландык. Усадта ике бүлмәле фатирда тора идек. Кайтышлый, балалар йокыга китә. Ә без шуннан файдаланып, якын-тирәне айкыйбыз, йорт алыр урын эзлибез. Шулай хыялга якынайганбыз. Бер тапкыр, көндез сайтлардан табып куйган белдерүдәге өйләрне спектакльдән соң төнлә фонарьлар белән барып карадык».

– Үз капка төбеңдә бергәләп кар көрәү – үзе бер романтика, – ди Зөлфәт. – Яңа ел корпоративы көнне дә Айгөлгә шалтыраттым, кар көрәргә чыкма, көтеп тор, дип. Бәйрәмдә әз генә утырдым да кайтып киттем. Балалар ишегалдында уйныйлар рәхәтләнеп, ауныйлар. Әкренләп теплица барлыкка килде. Бераздан түтәлләр. Үзебез үстергәнне ашап үсә балалар. Өстәвенә бөтен эш алар белән бергәләп башкарыла бит. Кояш карауга бакчачы күңеле җилкенә башлый бит, безнең дә шулайрак.

 

Тәртип үзеңнән башлана

Закировлар өч бала тәрбияли: Айзиләгә – 10, Айзатка – 7, Аязга 4 яшь.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа. Ул – дөрес әйбер. Ана капиталы алам, дип бала алып кайту дөрес түгел. Аллаһ баланы акчага бирми, ниятең башка булу кирәк, – дип елмая әниләре. – Беренче бала тууга сөйләшеп куйдык: син – сүгәсең, мин синең яклы. Икең ике төрле сөйләргә ярамый. Хәзер алар өчәү бит, берәрсен әрләсәк, өчәү якынаеп, бер-берсен яклыйлар, дуслашалар.

Бер-бер артлы өч декретта педагогиканы өйрәнә Айгөл. Монтессори системасын ошата: «Үзебезчә әйткәндә, баланы көндәлек тормышка әзерләүне аңлата инде. Хезмәт, режим, тәртип – тәрбия шуннан башлана».

Кеше гомер буе үз-үзен тәрбияләргә тиеш. Тәртип үзеңнән башлана. Үрнәк бул. Үзеңдә булмаган тәртипне ничек башкалардан таләп итеп булсын.

Беренче бала белән бакча, мәктәп алмаштыру кебек сынауларны шактый узарга туры килә. «Бакчага йөрмәдем, дәү әни-дәү әти белән үстем. 159 нчы милиция лицеенда укыдым. Татар теле укытучым Гөлфәния Мирсәет кызы бик көчле иде, бөтен олимпиадаларга, бәйгеләргә йөртте, телгә мәхәббәт уятты. Җәйләр авылда уза иде, аның да йогынтысы булгандыр, – дип искә ала Айгөл. – Тормыш агышында бакча, мәктәп мохите булмаса, өйдә генә саклап калу мөмкин түгел. Шуңа күрә олы кызыбызны 18 нче татар гимназиясенә күчердек, уртанчы улыбыз да быел 1 нче класска шунда китте. Тел мәсьәләсенең үзгәрүен сизәбез.

Элек укытучы сүзе тәрбияче сүзенә тәңгәл иде. Бер чорда белем бирү хезмәт күрсәтүгә әйләнеп калды да, менә шуннан тәрбиясе төшеп калды инде. Укытып кына кеше ясап булмый, тәрбия гаиләдә башланып, мәктәптә дәвам итәргә тиеш. Укытучы турында балалар каршында сөйләшү тыела бездә. Мөгаллим абруе – беренче урында».

 Тәрбия җитмәү белем алуга, эшкә урнашуга да турыдан-туры йогынты ясый дип саный Айгөл. «Кайбер коллегаларым зумерлар белән эшли алмыйбыз диләр хәтта. Эшкә урнашалар да, «Не по вайбу» дип, китеп баралар. Режим да булмасын, акчасы да күп булсын. Бар күңелеңне салып, җиренә җиткереп эшләү дигән кыйммәтләр югала бара. Ә медицинада, театрда башкача мөмкинме? Үзем дә укыта башладым, косметологлар әзерлим. Кайбер укучыларыма, бу бит кеше организмы, матурлыгы, сәламәтлеге, дим. Әлеге профессиягә нигә киләсең, дим. Аларның төп максат – акча эшләү».

 

Тормыш дәресләре

– Балаларга мөстәкыйльлек сеңдерәсе иде. Тәрбия белән гиперкайгырту – икесе ике нәрсә, – дип сүз ала әтиләре. – Беренче сыйныфта малайлар бәргәләшеп алганнар. Әти-әниләргә ничектер билгеле булып, сөйләшүгә чакырдылар. Дүрт бакчадан дүрт лидер бер сыйныфка эләккән. Әйткәләшкәннәр – малайлар чикләрен билгели, бу – нормаль хәл. Өйгә кайтып зарланучы юк, үзара әйткәләшкәннәр дә килешкәннәр. Ә без монда әти-әниләр нәрсә хәл итеп утырабыз соң, дибез. Ул кайчан ир булырга, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, аралашырга өйрәнергә тиеш соң? Баз казыйм шулай. Балчык эше – авыр эш, өстәвенә кечкенәсе булышыйм дип, аяк астында чуалып йөри. Читкә китеп уйна әле, болай да кыен, дим. Шулчак Айгөл килеп әйтте, ялкаулыкка нигез салдың бит, ди. Эшлим дигән баланың теләген сүндердең, ди. Бер-беребезне дә тәрбияләргә онытмыйбыз, – дип көлә ул.

 

Тормыш аларны киләчәктә каты итеп сабак бирмәсен өчен, без йомшак итеп өйрәтергә тиеш. Булышырга теләдеме, хупла. Син дигәнчә үк булдыра алмадымы, сабыр ит. Эшли-эшли шомарыр. Теләген сүндермә.

 

Әгәр бер өйдә яшисең икән, һәркемнең үз бурычлары булырга тиеш. 10 яшьтә булса да, Айзилә инде еш кына идән дә юа, бүлмәсен җыештырып чыгара. Әнисе кайтышка бәрәңгесен әрчеп куя, йомырка тәбәсе белән сыйлый ала.

Берьюлы, әнисе йөз кат кисәтсә дә, яхшыга кия торган ак колготкие белән «горка»дан шуган. Ачуланмый әнисе. Җылы су белән сабын бирә. Тырыша-тырыша үзе юганнан соң, икенче юлы ак колготки белән анда менмәячәк инде ул. Тормыш дәресләре шулай үзләштерелә.

– Балалар безнең тормышыбызга кыска вакытка гына килә, – ди әти-әниләре. – 18 яшькә булдыра алган кадәр олы тормышка әзерлекле кеше тәрбиялисебез килә. Балаларны бездән башка яшәргә өйрәтәбез. Гаиләләре булгач, үзләре мөстәкыйль рәвештә тормыш итсеннәр, югалып калмасыннар.

Безнең әти-әниләр дә безгә кысылмады беркайчан. Әйткәләшкән чак булса да, балалар, үзегезнең тормышыгыз, үзегез беләсездер, дип кенә куялар иде.

Дәү әтием дә, әтием дә: «Улым, ничә еллар узгач, оныкларың булгач, артка борылып карагач, менә шунда күрерсең буразналарың нинди булганын», – дип әйтәләр иде. Без аңлату аша өйрәтергә тырышабыз.

 

Ир белән хатын

Әти белән әнинең дә вазифалары бүленгән. Кухняда – матриархат. Ремонт вакытында да төсләр, обоилар, плитка, пәрдә – болары Зөлфәткә кагылмый. Аның төп бурычы – акча алып кайту, куркынычсызлыкны тәэмин итү. Электр, газ һ.б. – барысы да сәгать кебек эшләсен дигән тәртип.

 

ВРЕЗКА Ир белән хатын – бер-берсенә иң якын кешеләр. Туган да, сөяркә дә, дус та.

– Балачак имгәнүләре дип сөйләргә ярата хәзер психологлар. Юк алар!  Кеше үзен бала позициясенә куйганга шулай, – ди Айгөл. – Гаилә корып чыгып киттеңме, үз тормышың өчен җаваплылыкны кулыңа ал. Бетте. Шул гына. Әйтик, безнең әти-әниләр буыны ничек яратсалар да, бер-берсенә дә, безгә дә хисләрен күрсәтми иде. Моның өчен әти-әниләребезгә, үпкәләп, шуны балаларыбызга чыгарыйкмыни? Зөлфәткә мин башкача яшисем килә, дидем. Бала каршында кочаклашырга, үбешергә мөмкинбез. Әти-әнинең бер-берсен яратуы гаеп түгел.

– Хатын-кыздан бик күп әйбер тора. Хатын-кызга мәхәббәт бирә икән ир-ат, хатыны икеләтә мәхәббәт итеп кайтарачак. Акчаны күп бирәчәк икән, ул аңа икеләтә кайтачак. Хатын-кызның өйдәге күренми торган мең эшен дә күрә белергә кирәк. Минем мондый позициямне белгәч, «подкаблучник» диючеләр дә булды. Һәркем үзе корган модель буенча яши, – ди Зөлфәт. Айгөлнең дә ир-ат белән мөнәсәбәтләр турында үзгә фикере бар: «Зөлфәтнең студентлары белән дә сөйләшеп утырабыз шулай. Кеше мөнәсәбәтләренә кызыкмагыз, дим. Ир-ат ул «Лего» конструкторы кебек. Аны менә мин шулай җыйдым. Башка хатын-кыз үзенчә итеп җыячак. Ә 30 яшьтән соң инде ир-ат конструктор булудан туктый. Мөнәсәбәтләрне яшь вакытта корырга кирәк. Сөйләшергә кирәк. Ир белән хатын, әти һәм әни кебек түгел, хатын-кыз һәм ир-ат буларак утырып сөйләшергә кирәк. Шул чакта гына үсеш була».  

Татьяна Тихонова фотолары

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ