Авыл мәктәбендә укытучы белән укучы арасында мөнәсәбәтләр дә ихласрак
Чувашиядә урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен II Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары узды.
Чувашиядә урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен II Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары узды. Җиңүчеләр арасында Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы Алмаз Җиһаншин да бар. Мәктәптә ул 15 ел хезмәт итә. Төгәл фәннәрне туган телдә укыту кыенмы? Ни өчен яшьләр мәктәпкә эшкә урнашмый? Әлеге сорауларга җаваплар – әңгәмәбездә.
– Сезне чираттагы зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сез Сәләт берләшмәсе белән моңа кадәр таныш идегезме?
– Рәхмәт! Әйе, мин Сәләт берләшмәсе турында элек тә белә идем, аның эшчәнлеген күзәтеп бардым. Аеруча яшьләр белән эшләү алымнары, иҗади мохит тудыру ысуллары һәрвакыт кызыксыну уятты. Әмма бу бәйгедә катнашу – минем өчен яңа һәм бик кыйммәтле тәҗрибә булды. Үземне сынап карыйсы, тәҗрибә уртаклашасы һәм яңа белемнәр алырга теләдем. Мондый мәйданчыклар укытучылар өчен бик кирәк, чөнки син үз эшеңә читтән карарга өйрәнәсең.
– Конкурс-семинарга әзерлек ничек узды? Кайсы этаплар аеруча катлаулы булды?
– Әзерлек җитди барды: дәрес эшкәртмәләрен камилләштерү, чыгышларны уйлау, материалны системага салу кирәк булды. Иң катлаулысы – вакытны дөрес бүлү һәм идеяләр арасыннан иң үтемлеләрен сайлап алу иде. Ә иң мавыктыргычы – практик өлеш: дәрес күрсәтү, аудитория белән эшләү, аралашу булды. Кайчак бер генә фикер дә синең эшчәнлекне үзгәртергә мөмкин. Мин тәнкыйтьне бик теләп тыңлыйм.
– Сезнеңчә, фәннәрне заманча укытуда иң мөһиме нәрсә? Фәннәрне татар телендә укуга карата мөнәсәбәт нинди?
– Минемчә, заманча укытуда иң мөһиме – укучыны кызыксындыру һәм аны пассив тыңлаучы түгел, ә актив катнашучы итү. Укучы дәрестә «яшәргә» тиеш. Технологияләр – бары тик корал гына, ә төп рольне укытучы, аның энергиясе һәм дөрес сайланган методика уйный. Татар телендә укуга мөнәсәбәт төрле, әлбәттә, әмма уңай динамика күзәтелә. Әгәр дәрес кызыклы, тормыш белән бәйле һәм заманча форматта булса, укучылар да, әти-әниләр дә моны уңай кабул итә. Хәзерге заман мәктәбендә татар телендә укытуның уникальлеге – ул милли мәдәниятне, фикерләү рәвешен һәм кыйммәтләрне саклау һәм тапшыруда. Татар телендә укыту – ул бары тик тел генә түгел, ул шәхес тәрбияләү, тамырларны онытмау, үзеңнең кем икәнеңне аңлау. Кайчак татар теле «кирәксез» яки «имтиханнар биргәндә комачаулый» дигән фикерләр белән очрашырга туры килә. Әмма практика күрсәткәнчә, тел белү киресенчә фикерләүне үстерә, башка фәннәрне дә яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Укучылар туган телдә сөйләшә башлагач, бу карашлар үзгәрә. Һәм иң мөһиме, алар имтиханнарны да уңышлы тапшырып баралар.
– Татар телен яшьләргә кызыклы итү өчен нинди технологияләр кулланасыз?
– Мин интерактив платформалар, видеоматериаллар, презентацияләр, онлайн-тестлар, уен элементлары кулланам. Шулай ук ясалма фәһем мөмкинлекләрен дә актив кертәм – ул дәресләрне тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итә.
Укытучыларга миннән төп 5 киңәш:
- Дәресне «уен» форматына якынайту – укучы катнаша башлый.
- Реаль тормыш белән бәйләү – «ни өчен миңа бу кирәк?» соравына җавап бирү.
- Укучыга сайлау мөмкинлеге бирү – мотивация арта.
- Активлыкны төрләндерү – бертөрлелектән качу.
- Кыска форматлы, динамик биремнәр куллану.
– Яшь укытучыларга яки конкурсларда катнашырга теләүчеләргә киңәшләрегез?
– Иң мөһиме, курыкмаска һәм үзеңә ышанырга. Тәҗрибә булмаса да, теләк булса – нәтиҗә була. Һәр чыгыш ул – үсеш адымы. Шулай ук һәрвакыт өйрәнергә, яңалыкка ачык булырга, хаталардан курыкмаска кирәк. Үз эшеңне ярату – иң зур мотивация. Бәйгеләрдә катнашуны авыр сынау дип түгел, ә үзеңне үстерү, яңа кешеләр белән танышу, илһам алу мәйданчыгы итеп кабул итәргә киңәш итәр идем.
– Хәзер яшьләр шәһәр җиренә тартыла. Ә сез авылда калгансыз, ни өчен?
– Мин үзем авылда туып үстем, шуңа күрә авыл һәрвакыт якын булды. Авыл мәктәбендә эшләүнең үз романтикасы һәм җаваплылыгы бар дип саныйм. Биредә син балаларга белем генә бирмисең, ә аларның киләчәген формалаштыруда да катнашасың. Авыл балалары бик сәләтле, тырыш, аларга дөрес юнәлеш һәм мөмкинлек кенә кирәк.
Минем өчен туган җирдә файдалы булу мөһим. «Кайда тудың, шунда кирәк булдың», – дип тә юкка әйтмиләр. Авыл мәктәбендә укытучы белән укучы арасында мөнәсәбәтләр дә ихласрак. Монда һәр баланы яхшырак беләсең, аның уңышларын да, кызыксынуларын да күрәсең.
– Гаиләгездә тагын укытучылар бармы? Ни өчен мәгариф өлкәсендә эшләргә булдыгыз?
– Гаиләмдә мин үзем генә укытучы. Әмма мәктәп елларыннан ук физика, информатика белән кызыксындым. Соңрак бу кызыксыну һөнәргә әверелде.
Минемчә, укытучы һөнәре ул – белем бирү генә түгел, ә балаларда кызыксыну уяту, аларны эзләнергә өйрәтү дә. Бүген технологияләр бик тиз үсә, ләкин мин һәрвакыт: «Технологияләр – бары тик корал гына, төп рольне укытучы, аның энергиясе һәм дөрес сайланган методика уйный», – дим. Шуңа күрә дәресләрдә балалар белән күбрәк аралашырга, аңлатып күрсәтүгә, практик эшләргә зур игътибар бирәм. Укучыда фәнгә кызыксыну уята алу – иң мөһим нәтиҗәләрнең берседер.
– Физика, информатиканы татар телендә укытасызмы? Туган телдә төгәллек таләп итә торган фәннәрне өйрәнүдә кыенлыклар бармы?
– Әйе, нигездә дәресләремне татар телендә үткәрәм. Минемчә, балага катлаулы теманы туган телдә аңлату күпкә нәтиҗәлерәк. Әлбәттә, төгәл фәннәрдә махсус терминнар күп, кайбер төшенчәләрне русча яки инглизчә әйтергә дә туры килә. Әмма бу кыенлык тудырмый. Киресенчә, укучыларда берничә телдә фәнни фикерләү формалаша. Иң мөһиме – теманың аңлашылуы. Әгәр материал дөрес һәм кызыклы итеп бирелә икән, туган тел фәнне өйрәнүгә комачауламый. Дәресләрдә заманча технологияләрне дә актив кулланам, ләкин аларны белем бирүне нәтиҗәлерәк итүче ярдәмче чаралар гына. Балалар белән сөйләшергә, фикер алышырга кирәк. Укытучы өчен иң зур шатлык – укучыларының уңышларын күрү. Кемдер техник юнәлешне сайлый, кемдер олимпиадаларда катнаша, кемдер үз көченә ышана башлый. Шундый нәтиҗәләр укытучы хезмәтенең әһәмиятен тагын да ныграк тоярга ярдәм итә.
Илгизә Галиуллина





Комментарийлар