Авылның иң тәүге «ЭкоЙорт»ы
Менделеевск районы Ижевка авылында ачылган яшьләр креатив цехының даны инде республикага таралырга өлгерде. Җитәкчеләре – 5 бала тәрбияләп үстергән Тафеевлар – үзләре дә бик иҗади гаилә.
Кайту
Чаллыда аны укучы балалар һәм студентларның хезмәт биржасын оештырган һәм 50 меңнән артык яшүсмерне эшле, ашлы иткән; студент отрядлары хәрәкәтен торгызып җибәргән кеше буларак белгән булсалар, коронавирустан соң Оксана Тафееваның яшәү рәвеше кискен борылыш ясый. Ни өчен дигәндә, ире Сергей Михайлович белән Менделеевск районының Ижевка авылына кайтып төпләнәләр дә, балалар, яшүсмерләр өчен үзәк ачып, иҗат юнәлешендә эш башлыйлар. Ә нигә нәкъ менә балалар өчен дип артык төпченер урын да юк сыман. Чөнки үзләре дә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кристина, Никита, Андрей инде, кем әйтмешли, үсеп буй җиткергән егет-кызлар булсалар да (иң зурысына 30, аннан соңгыларына 23–24 яшь), төпчекләре игезәкләр Иван белән Богдан әлегә 13 яшьлек үсмерләр генә.
Бушап калган бина җанлана
Яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән үзәкнең исемен дә әллә каян эзләмиләр. Ижевка булгач, «ЕЖИ»га тукталалар. Шулай итеп, «ЕЖИ яшьләр креатив цехы» булып китә ул. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев ярдәме белән балаларны бер түбә астына тупларлык бина да табыла. Бушап калган балалар бакчасы янә хәрәкәткә килә.
Тафеевлардагы тәҗрибә, үҗәтлек, фантазиягә хәзер инде сокланырга гына кала. Әлегә алар ике төп проектка өстенлек бирә. Беренчесе – һөнәрчелек бизнес проекты. Ул хезмәт тәрбиясе, гаилә кыйммәтләре, милли-мәдәни традицияләргә нигезләнеп яшьләрне тормышка әзерләүне, аларның иҗади активлыкларын үстерү, әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияләү кебек бурычлар куя үз алдына.
Икенчел калдыкларны эшкә җигү
Икенче юнәлешне «ЭкоДом Стекляшка» дип атаганнар, ягъни экологик юнәлеш пыяла, керамика, көзге, фаянс савыт-саба ватыклары кебек икенчел чимал калдыкларын җыеп, шуларны эшкәртеп «эшкә җигү» – әйберләр ясау. Моның өчен әледән-әле җәмәгать урыннарын чистарту буенча төрле акцияләр уздырыла, «ЭкоЙорт» янына пыяла җыю өчен контейнерлар урнаштырыла. Юып чистарткан пыяланы ватып, инструментлар ярдәмендә ваклап, махсус мичтә бер-берсенә ябышмаслык итеп эреткәннән соң, аның әле һәр ягы шома булып калуы да мөһим, юкса киселүең дә бар. Андый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, «пешкән» пыяла кисәкләренең һәрберсен берәмтекләп тикшергәннән соң гына, ул нәрсәдер ясау өчен чимал буларак хезмәт итә башлый.
– Соңгы вакытта республиканың архитектура объектларын чагылдырган калыплар белән дә эшли башладык. Быелгы Питрау бәйрәмендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та шундый калыпларның берсенә үзенең матур теләкләрен җиткереп, пыяладан беренче «ташны» салып китте, – ди Оксана.
Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының август саныннан укырга мөмкин
Автор фотосы
Комментарийлар