Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак нигезе балалар бакчасында салына

«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Белгечләр әйтүенчә, бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор җиде яшькә кадәр. Телне өйрәнү, сәләтләрне үстерү өчен дә бу – иң кулай вакыт. Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – безне балалар бакчасында ук сала башларга тиешбез. Иң беренче эш гаиләдә башланса, тәрбиячеләр аны дәвам итә һәм тагын да үстерергә бурычлы. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесенең төп киңәшчесе Чулпан Галәвиева белән нәкъ менә мәктәпкәчә тәрбия һәм шушы өлкәгә кагылышлы сораулар буенча сөйләштек.

Чулпан Хәйдәровна, бүген Татарстанда мәктәпкәчә тәрбия системасының торышын ничек бәялисез? Безнең республикада балаларга тәрбия бирү системасының төп өстенлекләре нинди?

– Татарстанда мәктәпкәчә тәрбия системасы даими үсештә. Бүгенге көндә республикада 1894 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 185 882 бала тәрбияләнә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – барлык яшьтәге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге – 100 процент тәшкил итә.

Балалар бакчаларында урыннар җитәрлек, шул ук вакытта яңалары да төзелә.

Педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Заманча технологияләр куллану, милли компонент белән федераль стандартларны берләштерү  системаның төп өстенлекләре булып тора. Шулай ук балаларның психологик иминлеге һәм шәхес буларак формалашуы һәрвакыт игътибар үзәгендә.

 

Бүген инде авыллар һәм шәһәрләр арасында аерма сизмибез дә кебек. Шулай да мәктәпкәчә тәрбия бирүдә мөмкинлекләр аермасы сакланамы? Авыл җирләрендә кечкенә комплектлы бакчаларны саклау яки үстерү буенча нинди алымнар кулланыла?

– Аерма сизелерлек кимеде: авыл бакчалары да заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. 2025 елда гына да республикада 980 урынлык 5 яңа балалар бакчасы төзелде. Азкомплектлы бакчалар саклана, ә балалар саны кимегән очракта мәктәпкәчә төркемнәр ачыла. Бу авылларда да мәктәпкәчә белем бирүнең тотрыклылыгын тәэмин итә.

 

Соңгы елларда бу өлкәдә нинди төп үзгәрешләр булды?

– Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе – 2023 елдан барлык бакчаларның бердәм федераль белем бирү программасына күчүе. Бу тәрбия эшен бер системага салды.

Шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» проекты кысаларында 500 пилот бакча эшли.

Педагоглар өчен даими укыту программалары гамәлгә ашырыла. Махсус курслар, тренинглар һәм мастер-класслар ешрак үткәрелә. Алар яңа методикаларны, психологияне һәм инклюзив белем бирүне өйрәнәләр.

Балалар бакчаларында куркынычсызлык чаралары көчәйтелде, медицина хезмәте яхшырды  һәм һәр баланың сәламәтлек халәтенә аерым игътибар бирелә башлады.

 

– Онлайн ресурслар һәм платформалар тәрбия процессына нинди үзгәрешләр кертә? Инновацион бакчалар яки проектлар турында мисаллар китерә аласызмы?

– Бүген бакчаларда «цифрлы мохит» булдырылды: электрон журналлар, интерактив такталар, онлайн платформалар кулланыла. Бу ата-аналар белән элемтәне ныгыта. Онлайн ресурслар һәм компьютер платформалары бүгенге көндә мәктәпкәчә тәрбия процессына зур үзгәрешләр кертә. Алар педагогларның эшчәнлеген җиңеләйтә, балаларның үз-үзләрен ачу мөмкинлекләрен киңәйтә һәм ата-аналар белән бәйләнешне ныгыта.

Татарстанда эшләп килгән «Акыллы бакча» кебек проектлар аеруча кызыклы. Биредә балалар робототехника белән таныша, VR-технологияләр ярдәмендә виртуаль сәяхәтләр кыла. Яңа технологияләр балаларга уйлау, логика һәм иҗади сәләтләрне үстерү өчен яңа форматтагы уеннар тәкъдим итә. Алар традицион уеннарны тулыландыра, ә аларны алыштырмый.

Шулай ук Казандагы кайбер балалар бакчаларында татар теле өлкәсендә махсус интерактив уеннар һәм мультимедиа материаллар кертелде, бу балаларның телне үзләштерүен җиңеләйтә һәм кызыксыну тудыра. Моннан тыш, балаларның физик активлыгын, ашавын һәм халәтен автоматик рәвештә күзәтү системалары кулланыла.

 

– Күп ата-аналарны борчыган мәсьәлә – балалар бакчаларына чират. Бүген бу проблема ни дәрәҗәдә кискен?

– Татарстан Республикасында барлык яшьтәге балалар өчен дә мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге 100 процентны тәшкил итә. Быел Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә яңа уку елына мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлау гадәттәгечә 1 апрельдән башланып китте. Республиканың башка районнарында һәм шәһәрләрендә балаларны балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү 1 июньнән башланачак.

 Әгәр ата-ана балалары урын яки үз яшь категорияләре төркемнәре булмау сәбәпле балалар бакчасына эләкмәвен күрсә, баланы урнаштыруның альтернатив, ягъни башка вариантларын карар өчен, үзләре яшәгән район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Балалар чиратка басуның датасы, яше һәм ташламалар булу-булмавы буенча электрон чиратта теркәлә. Балалар бакчаларын комплектлаштырганда беренче чиратта юлламалар закон хокукына ия булучы гражданнарга бирелә (инвалид балалар; гаиләдә ата-ананың берсе I яки II төркем инвалид булса; күпбалалы гаилә балалары; полиция, прокурор, судья, хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм Чернобыль һәлакәтендә катнашкан гражданнарның балалары). Ташламалары булган балаларның чираттан тыш, беренче чираттагы һәм өстенлекле урнаштыру очраклары бар.

 

Ата-аналар белән хезмәттәшлек ничек оештырыла? Аларның педагогик культурасын күтәрү өчен нинди проектлар гамәлгә ашырыла?

– Татарстанда ата-аналар белән хезмәттәшлек ике яктан да актив, ачык һәм дуслык нигезендә корыла. Бүгенге көндә бу процесс бары тик рәсми чаралар белән генә чикләнми, ә гаилә һәм бакча арасындагы тулы канлы диалогка әверелде. Электрон платформалар, ата-аналар комитетлары, ачык ишек көннәре актив кулланыла.

2023 елдан Россиядә гаиләләрне хуплауга, ата-аналарның компетентлыгын күтәрүгә һәм гаилә белән белем бирү учреждениеләре арасындагы бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән, ата-аналар эшчәнлегенә кагылышлы берничә проект гамәлгә ашырыла.Төп проектларның берсе – «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) белемле итү программасы».

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның психологик иминлеге мәсьәләсенә нинди игътибар бирелә? Баланың шәхес буларак үсешенә юнәлтелгән алымнарны гамәлгә кертүдә нинди кыенлыклар бар?

– Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның психологик иминлеге Татарстандагы белем бирү системасының иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Һәр бакчада психолог эшли, балаларның эмоциональ халәте күзәтелә. Төп юнәлешләр – имин мохит булдыру, конфликтларны дөрес чишү, ата-аналар белән эш.

Кыенлыклар да бар: традицион карашлар, кадрлар әзерлеге, индивидуаль якын килүнең катлаулылыгы. Кайбер ата-аналар һәм хәтта педагоглар һаман да баланың үз фикерен белдерүен, инициативасын чикләргә кирәк дип уйлыйлар. «Беренче урында белем, ә икенче урында шәхес» дигән карашлар кайвакыт калыптан чыгуны кыенлаштыра. Шулай ук зур төркемнәрдә һәр баланың шәхси үзенчәлекләренә, кызыксынуларына һәм тизлегенә карап эшләү педагогтан югары осталыкны һәм вакытны таләп итә. Шәхес үсешенә юнәлтелгән заманча методикаларны (мәсәлән, проектлар эшчәнлеге, ирекле сайлау) тулысынча үзләштерү өчен педагогларга даими өстәмә белем бирү кирәк. Бу процесс вакыт таләп итә. Кайбер очракларда интерактив уеннар яки иҗади материаллар җитмәве дә кыенлык тудыра ала, гәрчә бу проблема соңгы елларда кискен кимеде. Әмма бу юнәлештә системалы эш алып барыла.

 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар тудыруда нинди яңалыклар бар?

– Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гади балалар белән бергә үсүенә, үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итүенә зур игътибар бирелә. Бүген инфраструктура яңартылды, сенсор бүлмәләр булдырылды, махсус белгечләр эшли. Иң мөһим казаныш – гади балаларның һәм аларның ата-аналарының аерым балаларга карата мөнәсәбәте үзгәрде. Алар аерымлыкны түгел, ә аермалыкны кабул итәргә, ярдәм итәргә өйрәнәләр.

Әмма проблемалар да җитәрлек, инклюзив эшчәнлек өчен махсус әзерлекле, югары квалификацияле педагоглар һәм ярдәмчеләр (ассистентлар) җитмәве сизелә. Бу белгечләрне әзерләү һәм аларны саклап калу – зур мәсьәлә. Кайбер гади балаларның ата-аналары инклюзив төркемнәрдә үз балаларының үсеше тоткарлануыннан курка, бу кайвакыт конфликтларга китерә ала. Безнең төп максат – һәр бала өчен тигез мөмкинлекләр, бәхетле һәм үз-үзенә ышанучы шәхес булып үсүенә шартлар тудыру.

 

Чулпан Хәйдәровна, татар телендә мәктәпкәчә тәрбия бирү мөмкинлекләре турында да сөйләп китсәгез иде. Милли мәдәният, традицияләрне тәрбия процессына кертүнең әһәмияте нидә?

– Татарстан Республикасында 707 татар телендә белем һәм тәрбия бирү мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшләп килә, шулай ук 633 балалар бакчасында 1331 татар төркеме бар. Балаларның татар телендә аралашуы проблемасы турында сөйләгәндә, гадәттә, бу республиканың эре шәһәрләре өчен хас. Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчаларына татар телен белүче балалар гына тупланмый. Бу электрон комплектлау белән дә бәйле. Татар телен белмәгәнлектән, баланы балалар бакчасына урнаштырудан баш тарта алмыйбыз.

Безнең алда татар телен белмәүче балаларны ана телендә аралашуга өйрәтү бурычы тора. Шуңа күрә республиканың балалар бакчалары даими рәвештә әлеге мәсьәлә буенча эшли. Педагоглар балалар белән дәресләр үткәрә, шулай ук тел өйрәтү уен формасында һәм режим моментларда алып барыла. Эшчәнлекнең төп максаты – информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру.

Телне өйрәнүдә гаиләдәге тәрбия дә зур роль уйный. Әгәр бала гаиләдә сөйләшми икән, аның балалар бакчасында белем алу мөмкинлеге бар. Еш кына ата-аналар белән берлектә төрле чаралар үткәрелә, балалар белән спектакльләр куела, бәйрәмнәр уза. Тәрбиячеләр балаларга татар халык уеннарын, йолаларын, әкиятләрен һәм җырларын үзләштерү аша телне табигый юл белән өйрәтәләр. Бу балаларның сөйләм телен үстерүгә һәм милли үзаң формалашуына зур йогынты ясый.

 

Алдагы елларда мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә? 5–10 елдан бу өлкәне ничек күзалларга телисез?

– Минемчә, киләчәктә балалар бакчасы бары тик балаларны карау урыны гына түгел, ә гаилә һәм җәмгыять үзәгенә әвереләчәк. Балалар милли нигездә тәрбияләнеп, глобаль дөньяга әзер булачак. Эмоциональ интеллект үсеше беренче урынга чыгачак. Ата-аналар бакча эшендә тулы хокуклы партнёр булып калачак. Бакчада гаиләләр өчен кичке курслар, тренинглар, мәдәни чаралар үткәреләчәк. Мәктәпкәчә белем бирүдә иң зур урын балаларның эмоциональ интеллектын, эмпатиясен һәм җәмәгатьчелек сыйфатларын тәрбияләүгә бирелер дип уйлыйм. Технологияләр кеше мөнәсәбәтләрен алыштырмас, ә киресенчә, аларны ныгытырга ярдәм итәр.

Балаларның үсешен, сәламәтлеген һәм белем алу нәтиҗәләрен саклаучы ясалма интеллект системалары кулланылыр, һәр бала өчен аерым үсеш программасы төзелер, экобакчалар: табигать белән тыгыз бәйләнештә булган, экологик чиста материаллардан төзелгән, үсемлекләр үстерү һәм хайваннар белән аралашу мөмкинлеге булган яшел бакчалар күбәер дип көтелә. Алдагы елларда мәктәпкәчә белем бирүдә иң зур урын балаларның эмоциональ интеллектын, эмпатиясен һәм җәмәгатьчелек сыйфатларын тәрбияләүгә бирелер дип уйлыйм. Технологияләр кеше мөнәсәбәтләрен алыштырмас, ә киресенчә, аларны ныгытырга ярдәм итәр.

ВРУБКА: Мәктәпкәчә тәрбия – кешенең бөтен гомеренә йогынты ясаучы нигез. Татарстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу өлкәдә системалы эш, инновацияләр һәм милли кыйммәтләрне берләштерү баланың гармонияле үсешен тәэмин итә.  

 

 

 

Баласын балалар бакчасына әзерләүче ата-аналарга киңәшләр:  

Көн тәртибен алдан үзгәртү. Бакчага барып керүгә кадәр 1–2 айдан башлап, баланың йокы һәм ашау вакытын бакча режимына туры китерегез. Бу баланың биологик ритмын бозудан саклар һәм яңа көн тәртибенә тизрәк өйрәнергә ярдәм итәр.

Үз-үзен карау күнекмәләрен үстерү. Баланы үзе кием-салым кияргә, ботинкаларын бәйләргә, савыт-саба белән эш итәргә, өстәлгә утырырга һәм кирәк булганда кычкырып ярдәм сорарга өйрәтү мөһим. Бу аның бакчадагы иреклелеген арттыра һәм үз-үзенә ышаныч бирә.

Бакча турында уңай фикер тудыру. Баланы бакча турында куркыныч хикәяләр белән түгел, ә уңай, кызыклы мәгълүмат белән таныштырыгыз. Аңа анда яңа дуслар табачагын, уеннарны һәм яңа нәрсәләр өйрәнәчәген аңлатыгыз. «Әгәр ошамаса кайтырсың» дип куркытудан сакланыгыз.

Адаптацияне акрынайтып башлау. Беренче көннәрдә баланы бакчада озак тотмагыз, 1–2 сәгатькә генә калдырып, аннары вакытны акрынлап арттырыгыз. Бу баланың стрессын киметә.

Тәрбияче белән тыгыз элемтә урнаштыру. Тәрбияче белән ачык һәм ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырыгыз. Баланың гадәтләре, яраткан уеннары һәм куркынычлары турында сөйләгез.

Иң мөһиме: баланың хисләренә игътибар итү кирәк. Адаптация чорында ул елап, баш тартырга мөмкин – бу табигый хәл. Сабырлык күрсәтегез һәм баланың яңа дөньяга җайлашуына ярдәм итегез.

 

ТЕКСТ 2

Татарстан Республикасы  ата-аналарны белемле итү буенча пилот мәйданчык булып тора, анда 52 балалар бакчасы катнаша. Республикада ата-аналарның педагогик белемен арттыруга юнәлтелгән күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла:

«Акыллы гаилә» проекты. Бу программа кысаларында ата-аналар өчен махсус лекцияләр, тренинглар һәм мастер-класслар үткәрелә. Аларда баланың психологиясе, тәрбия методлары, конфликтларны чишү һәм гаиләдәге сәламәт мөнәсәбәтләр турында сөйләшәләр.

Гаилә университеты. Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә «Гаилә университеты» эшли, анда ата-аналарга балалар үсеше турында фәнни нигезләнгән белем бирелә.

Татар телендәге чаралар. Милли үзенчәлекләрне саклау максатыннан, ата-аналар өчен татар телендәге лекцияләр, китап тәкъдимнәре һәм милли уеннарны өйрәнү курслары оештырыла.

Чат-ботлар һәм киңәшләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда ата-аналарга көндәлек киңәшләр бирүче чат-ботларны үстерә.

Бу проектларның максаты – ата-аналарны балаларының иң якын һәм аңлаучы педагоглары итеп тәрбияләү. Гаилә һәм бакча бердәм булганда, баланың үсешендә иң югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

 

Фото: шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ