Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бала тууы» сервисын 7 мең кеше кулланган

Казандагы демографик вазгыятьне яхшырту һәм гаилә институтын популярлаштыру өчен бүген нәрсә эшләнә? Бу сорауга «Татар-информ» брифинглар залында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина җавап бирде.

Спикер сүзен яшь ата-аналарның «Бала тууы» суперсервистан актив файдалануларыннан башлады. Әлеге электрон платформа ярдәмендә баланың туу турында таныклыгын автомат рәвештә, ЗАГСка бармыйча алырга була.  Узган ел бу сервистан 7 меңнән артык кеше файдаланган.
«2023 елда Казан ЗАГС идарәсе тарафыннан 19,3 мең бала тууы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда 610 балага күбрәк», – дип сөйләде спикер. 

Бүгенге көндә Казан Идел буе федераль округында теркәлгән бала тудыру актлары саны буенча лидер булып калуын да ассызыклады Елена Николаевна. «Без берничә ел дәвамында Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидерлык баскычында торабыз. Яшьләргә бүген бик зур игътибар бирелә. Яңа перинаталь үзәкләр, балалар бакчалары, дәүләт ярдәме чаралары, инфраструктураны үстерү кебек күрсәткечләр шуның турыда сөйли», — диде ул матбугат конференциясендә.

 

Материал, фото: Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ