Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис абыйлы Кызылъяр мәктәбе

Баулы районының Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елы ел саен матур традициядән башлана. Белем дөньясына беренче тапкыр аяк баскан укучы сабый балалар әти-әниләре белән бергә мәктәп тирәсендә миләш куаклары, каен, чыршы агачлары, алмагачлар утырта.

Үсәм дисәң,  диваннан аерыл

«Үсеш ноктасы» илкүләм проекты Кызылъяр мәктәбендә дә заманча мөмкинлекләр ачкан: матди-техник базасы яңартылган, яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Дәрестән тыш балалар шушы проект нигезендә заманча стильдә бизәлгән махсус кабинетларда беренче медицина ярдәмен күрсәтү күнекмәләрен үзләштерә, роботлар җыю белән шөгыльләнә,  квадрокоптерлар белән идарә итәргә өйрәнә, информатикада яңа программалар белән эшли, шахмат уены кагыйдәләре белән таныша. «Кеше нинди дә булса идея белән янса, ул китап белән компьютердан аерылмыйча максатына ирешә. Ә моның өчен балага үз алдына катлаулырак максатлар куярга, диван белән кәнәфидән, уңайлы мохиттән аерылырга һәм тормышында нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк, ди директор Альбина Әминова. Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләүче яшь, креатив, мавыгучан, идеяле, фикерле балалар тәрбияләү дә бит инде безнең төп бурыч. Мәктәпне тәмамлап мөстәкыйль тормыш белән очрашкач, аңа алга атларга җиңелрәк булачак. Быел 11 нче сыйныфтагы 7 укучы арасында өч медалист булуы – безнең өчен зур күрсәткеч».

 

Белешмә:

1930 елда Кызылъярда 7 еллык мәктәп ачыла. 1963 елда беренче мәртәбә 1 нче сыйныф укучылары рус телендә укытыла башлый. 1966 елдан урта гомуми белем бирү мәктәбенә әйләнә. 1965–1966 елларда, мәктәп территориясендә газ бәреп чыгу сәбәпле, укулар аерым биналарда алып барыла. 1966–1980 елларда НГДУ салып биргән вакытлы баракларда укыталар. Ул елларда мәктәптә кабинет системасы кертелә. 30 еллар чамасы тирә-як авыллардан килеп укучылар өчен мәктәп янында интернат эшли. 1980 елда яңа мәктәп төзелә.

   

 

 Бердәнбер һәйкәл

2010 елда туган авылы Кызылъярда ТР халык шагыйре Фәнис Яруллинның музее ачыла. Анда шагыйрьнең шәхси әйберләре, фотосурәтләре, кулъязмалары, хатлары саклана.  Фәнис Яруллин музее шигъри һәм иҗади очрашулар урыны да булып тора.

Сүз уңаеннан, шагыйрь вафатыннан соң, Баулы шәһәрендә (2015) җәмәгатьчелек, районда яшәүчеләр, якташлар җәмгыяте инициативасы белән Фәнис Яруллинга республикада бердәнбер һәйкәл куелды. Авторы – Баулы скульпторы, Шалты авылында туган Рәсим Шәрифуллин. «Фәнис Яруллин тормышы, иҗат юлы – безнең барыбыз өчен дә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү үрнәге. Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә генә түгел, аның кече ватанында да мәңгеләштерүгә лаек», – ди якташы өчен горурлык хисе кичергән мәктәп директоры.

 

ФАКТ:

Өченче ел рәттән Кызылъяр мәктәбендә «Төбәкара Фәнис Яруллин укулары» оештырыла.

 

Балалар экскурсовод ролендә

Кызылъяр мәктәбендә алтмышынчы еллардан бирле тагын бер музей эшләп килә.  Авыл халкының үткән тормышы, традицияләре, шәхесләре белән таныштыра ул. Анда балалар үзләре үк экскурсияләр үткәрә икән.  «Яшь буынга әхлак, патриотик һәм рухи тәрбия бирүдә без коллектив белән үтемле чаралар кулланабыз. Милли мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә музейлардагы хәзинәне: тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материалларны, музей педагогикасын, танылган якташ шәхесләребезнең мирасын куллану – әлеге мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе, – ди Альбина Әминова. – Шулай да ирешелгән нәтиҗәләр белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый. Мәктәптә уку кабинетлары, хезмәт дәресләре өчен остаханәләр, зур чаралар үткәрү өчен актлар залы җитми. Тагы бер зур хыялларымның берсе – мәктәптә бассейн булдыру».

Кызылъяр мәктәбендә рус, азәрбайҗан, украин, үзбәк, грек балалары да белем ала. Алар барысы да татар телендә иркен сөйләшә. Мәктәпнең бу –тагын бер үзенчәлеге.

 

ГМ-инфо

* Мәктәптә 151 бала белем ала, быел беренче сыйныфка 19 бала кабул иткәннәр.

* 16 укытучы хезмәт куя.

* 10,  11 нче сыйныфлар профильле юнәлештә укытыла.

* Укытучыларның 7 се, шул исәптән мәктәп директоры шушы мәктәпне тәмамлаган.

* 2017 елда мәктәпкә Кызылъяр авылында туып үскән язучы Фәнис Яруллин исеме бирелә.

* Кызылъяр мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләр: Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин, язучы-журналист Асия Юнысова, фән докторы Фәнүзә Зыязова, Луганск университетының өлкән фәнни хезмәткәре Мәхмүт Зиязетдинов һ.б.

Фотолар мәктәп архивыннан

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ