Һәр бизәге – язмыш
Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда өр-яңа проектка алынганнар: татар намазлыкларын барлыйлар. Милли ядкәр генә түгел, гаилә тарихлары, язмышлар да барлана. Шул уңайдан музей белән берлектә журнал битләрендә яңа сәхифә ачып җибәрдек. Күргәзмәгә тупланган намазлыклар белән укучыларыбызны да таныштырып барачакбыз.
Раилә Хәялиева
Музейда
Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда ислам дөньясына багышланган бик үзенчәлекле экспонатлар тупланган. Музей җитәкчесе Илнур Низамиев даими экспозиция белән таныштыра. Ахыргы витрина янына тукталабыз. «Менә бу – татар намазлыгы, – ди җитәкче, таслап төрелгән чигүле тукымага күрсәтеп. – Татар намазлыгы – тукымадан тегелгән, гыйбадәт кылу өчен кулланыла торган чигүле кечкенә келәм. Аның кабатланмас үзенчәлеге: бизәлешендә кыр һәм бакча чәчәкләре, җиләк, башак өстенлек итә һәм купшы төсләр палитрасы кулланыла. Намазлыкның урта өлеше арка рәвешендә билгеләнә һәм ул буш кала. Арка үзе мәчеттәге михраб итеп тә, оҗмах капкасы итеп тә күзаллана, ә аның өч ягына купшы чәчәк таҗлары (оҗмах бакчасы) чигелә, шома, тамбурлы чигү ысуллары кулланыла».
Чигүле татар намазлыгы?! Нишләп бу хакта элек бер дә уйланылмаган соң? Төрек, гарәп илләреннән кергән чуар келәм – намазлыклар куллану гадәте тормышка җәлт кенә үтеп кергән дә кабул ителгән, ә үзебезнең намазлыклар? Үзебезнең намазлыклар музейларда әнә... Рәсемнәре китапларда, журналларда... Ә бит ул намазлыкларны, кире кайтарып, дөньяга күрсәтергә, хәтерне яңартырга вакыт җиткәндер!
Менә шулай итеп Ислам мәдәнияте музеенда өр-яңа «Татар намазлыгы» дип аталган проект туды. Һәм без, музей хезмәткәрләре, күргәзмә өчен халыктан экспонатлар – әби-бабайларыбыз истәлеге булып сакланган татар намазлыкларын җыю һәм намазлыклар белән бергә гаилә тарихлары, чигүче әниләр, дәү әниләрнең язмышларын барлау эшенә керештек.
Сезнең белән бүген беренче тарихыбызны бүлешәсебез килә. Шул уңайдан Нурлат районы Кәкре Атау авылына юл тотабыз.
Шәмсегаян апа
Бу авылда бик матур бер гаилә яши. Гаиләдәге иң олы кеше – Шәмсегаян апа.Ул гомеренең 43 елын мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган. Унынчы классны тәмамлагач ук, мәктәпкә килә, читтән торып укырга керә дә балалар янында гомерен уздыра. Тормыш иптәше Фоат абый белән, гаилә корып, ике бала үстерәләр. Уллары Фаилнең дә тормыш юлы мәктәп белән бәйле, киленнәре Нурания дә укучыларга белем бирә. Ә иң гаҗәбе – аларның өенә килеп керүгә, үзеңне музейда сыман хис итәсең: һәр җирдә чигүле бизәкләр, япмалар, киндер сөлгеләр, намазлыклар.
Өйнең алгы ягына аяк атлауга күзгә ташланганы – чигелгән шәҗәрәләр. Берсе, инде чигелеп агач рамнарга урнаштырылганы – Фоат абый ягыныкы, икенчесен Шәмсегаян апа үзенең алты буын бабасын барлап чигеп куйган. Ә менә монысы – Шәмсегаян апаның әнисе Миңнебәяннең сәҗдәләрен хәтерләүче йөз еллык кадерле намазлык.
Ак җирлеккә якты төсләр белән чигелгән бу намазлыкның аерым зур тарихы, үз язмышы бар. Ул чигүченең йокысыз төннәрен, ачы язмышын үзенә сеңдергән.
– Минем ике яктан да әбиләрем Би Күле кызлары була. Әниемнең әнисе Бибиҗамал әбием, Сибгатулла исемле егеткә кияүгә чыгып, кыз бала таба. Балага яшь ярым булганда, Сибгатулла бабамны Беренче бөтендөнья сугышына алып китәләр, – дип, сүзен ерак тарихтан башлады гаиләнең генә түгел, Кәкре Атау авылының Ак әбисе һәм чигүчесе булган Шәмсегаян апа. – Бабамнан ике еллап хәбәр килмәгәч, әбием баласын алып, үзенең әти-әнисе янына кайтып китә. Би Күле авылы – кыр ягы, анда элек куак-фәлән булмаган, чәй суын да чакрым ярымнан көянтә-чиләк белән ташыганнар. Урманнар үсмәгәч, тирес белән саламны бутап «утын» ясаганнар Би Күледә. Кышкы салкын бер иртәдә Бибиҗамал әбием, салам алып кереп, мич яга да үзе сарыклар карарга чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң ачыргаланып бала кычкырган тавышка өйгә йөгереп керә. Йоклатып калдырган нәни кызы туңып уянып, мич алдына килеп баскан да киеменә ут капкан икән. Утны тиз генә сүндерә алмыйлар... Ире сугышта югалган, баласы кабердә... Әбием үзенең ачы хәсрәтен энеләренең кечкенә балаларын тәрбияләргә булышып басарга тели. Төннәрен менә шушы намазлыкны чигә... Ә бабам әсирлеккә төшкән була, немец алпавытында бакчачы булып эшли. Немец алпавыты аны үз җирендә мулла итеп билгели! Бабай җиде елдан соң гына авылга кайтып төшә. Алпавыт бабамны шундый яратып, хөрмәт итеп калган, күрәсең, хәтта рәхмәт йөзеннән кызыл бәрхет шкатулкага Коръән салып, үзенчә премия дә биреп җибәрә. Бабай кайтуга әбине барып ала. Никах укытып яңадан кушылалар. Ачлык еллары сынавын бергә узалар. 14 балалары була. Әмма шулар арасыннан ике балалары гына олы яшькә кадәр үсеп җитә. Бу намазлык белән әни соңгы көннәренә кадәр намаз укыды. Аннан миңа бүләк итеп калдырды. Минем өчен әнием, әбием куллары кагылган бик кадерле ядкәр ул. Бу намазлыкның күчермәсен алып, нәкъ әбиемнеке төсле тагын бер намазлык чигеп куйдым. Нәсел төсе итеп саклансын, дим, минем кул җылым киләчәк буыннарга да барып җитсен. Шөкер, нәселебезнең динле булуына сөенеп туя алмыйм. Намазлыклар киләчәктә дә буш тормас, Аллаһ боерса.
Уймак
– Бу җиз уймакны мин кияүгә чыкканда газиз әнием: «Балам, бу –әниемнең уймагы. Мин истәлек итеп сиңа бирәм, сакла, югалтма!» – дип, бирнә сандыгына салган иде, – дип, гел үзе белән йөрткән җиз уймагын күрсәтә Шәмсегаян апа. – Әниемнең бу уймак киеп эшләгәнен әле дә хәтерлим. Тугыз баласы, авыру кайнанасы, башка авылга йөреп, җаваплы эштә эшләүче әтиебезгә тәрбия кылырга да өлгергән, үзенең сугу станогында палас суккан, кичләрен гел кул эше белән уздырган ул. Кыз чагында булачак ире – әтиебез Хәбибуллага атап чиккән аяк чолгауларын, кызыл башлы сөлгеләрне, үзе эшләгән чыбылдыкны үрнәк итеп күрсәтеп, безне дә кечкенәдән чигәргә өйрәтте.
Француз яулык
Француз яулык Шәмсегаян апаның 1888 елда туган Бибизөһрә әбисе истәлеге икән. Бибизөһрәнең Хәбибулла исемле улы 17 яшендә Бөек Ватан сугышына алына. Өч елдан соң илгә җиңү килә. Сугыш кырлары узып кайткан 20 яшьлек егетне, яшең җитте дип, яңадан армиягә алалар. Бер елдан соң ялга кайткан егетне, күзләрем сукырая, миңа иптәш кирәк дип, әнисе ахирәтенең кызына өйләндерә. Яшьләр бары өч көн бергә яшәп кала. Киткәндә Хәбибулла хатынына тамчылы алкалар, ә әнисенә менә шушы француз яулыкны бүләк итеп калдыра. Сукырая барган кайнанасын карап, иренең армиядән кайтканын көткән килен – Шәмсегаян апаның әнисе Миңнебәян була инде.
Шәмсегаян апа әле дә кичләрен кул эшләре белән утыра, якты төсләр сайлап чигү чигә, киләчәк буынга истәлекләрем калсын дип тырыша. Ә бармагында һаман шул җиз уймагы ялтырый! Тамчылы алкалар, көмеш йөзек, әбиләренең истәлеге итеп сакланган йөз еллык күлмәкләр, киндер сөлгеләр, чигүле аяк чолгаулары – болар барысы да аш бүлмәсендә торган серле бирнә сандыгында саклана.
Кулъяулык
Шәмсегаян апаның укытучы булып эшләп йөргән чаклары әле. Бервакыт ата-аналар җыелышында әниләр, нишләп безнең кызлар хезмәт дәресендә чүкеч белән эшләргә өйрәнә, дип тавыш күтәрә. Әнә Шәмсегаян кул эшенә өйрәтсен, диләр. Мәктәп җитәкчелеге бу сүз белән тиз килешә, Шәмсегаян апа чигү түгәрәге алып бара башлый. Укучы кызлар гына түгел, кичке түгәрәккә әниләр дә, колхоз эшеннән ашыгып кайткан авыл апалары да килә башлый. Бергәләп чигү чигәргә өйрәнү генә түгел, эч серләрен дә бушаталар, бер-берсенә рухи терәк тә булалар. Ул чакларда мәктәпләр ягып җылытыла әле. Идәннәр салкын, кичкә бүлмәләр суына. Салкынны да бергә җиңәләр: бергәләр йон эрләргә, шул йон җебеннән аркаҗылысы, оекбаш, башлыклар бәйләргә өйрәнәләр. «Әле хәзер дә әнә шул укучыларымнан энә тотарга өйрәткән өчен рәхмәтләр алып торам», – ди кул остасы булган укытучы.
Шәмсегаян апа, алтмыш яшен тутырганчы, мәктәптә эшли. Мавыгып, яратып укыта ул. Улы Фаилнең, оныгы Фидаилнең класс җитәкчесе була. Башта әти-әниләренә, аннан аларның ул-кызларына белем бирә. Укытучылык чорында бер матур гадәт кертә: чыгарылыш класс укытучыларына да, мәктәпне тәмамлаган укучыларына да кулъяулык чигеп бүләк итә. Авылның һәр йортында диярлек Шәмсегаян апаның кулъяулыклары саклана.
Ә намазлык әнә өй түрендә. Нәселнең кадерле ядкәре киләчәк буынны кайгырта.
Журнал укучы дусларыбыз! Татар намазлыклары җыю дәвам итә. Бәлкем сезнең гаиләдә дә әби-бабайлардан калган намазлыклар сакланадыр. Әйдәгез, татар намазлыгын дөньяга күрсәтик әле.
Күргәзмә тәмамланганнан соң, намазлыклар хуҗаларына кайтарыла.
Намазлыкларны тапшыру өчен безнең белән элемтә:
+7 (843) 567-81-52, +7 937 589-67-62.
Фото – авторныкы.





Комментарийлар