Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли җәй: тел, иҗат һәм дуслык мохите

Җәй җитү белән балалар ялы, сәламәтләндерү һәм файдалы ял мәсьәләләре аеруча актуальләшә. Соңгы елларда милли юнәлештәге җәйге лагерьларга кызыксыну да сизелерлек артты. Мондый аланнарда балалар татар телендә аралаша, халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, иҗади мохиттә ял итә. Иң мөһиме, үз тамырларын, милләтен тоеп үсә. Быел Татарстанда нинди милли лагерьлар эшләячәк? Алар нәрсәсе белән үзенчәлекле? Милли мохитне саклау һәм балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина белән сөйләштек.

 

– Гөлия ханым, җәйге ял сезнең өчен дә бик җаваплы чордыр. Әйтегез әле, быел Татарстанда милли юнәлештә нинди җәйге лагерьлар эшләячәк һәм аланнарда күпме бала ял итәр дип көтелә?

– Без 2014 елдан башлап республика лагерьларында җәйге тел сменалары оештырабыз. Быел да балалар өчен бай эчтәлекле сменалар әзерләнде.

Актаныш районында «Бүләк» сменасы узачак. Арча педагогика көллияте базасында «Татарча җәй» проекты кысаларында ике смена – «Дуслык» һәм «Без – Тукай оныклары» эшләячәк. Шулай ук «Сәләт» белән берлектә Алексеевск районында «Болгар – Туган тел» сменасы үтәчәк.

Мамадышта «Нурлы алан», Яр Чаллыда чуваш, мари, мордва укучылары өчен «Дуслык» һәм «Гөлстан» сменалары оештырыла. Яшел Үзән районында исә «Тартария» проекты эшләячәк.

Быел әлеге лагерьларда барлыгы 1630 бала ял итәчәк дип көтелә. Алар – олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә җиңү яулаган иң актив һәм сәләтле укучылар.

 

– Милли лагерьлар башка җәйге ял аланнарыннан нәрсәсе белән аерылып тора? Гадәттә, милли лагерьлар дигәндә, күпләр татар теле мохитен күз алдына китерә. Чыннан да, балалар анда күбрәк татарча аралашамы? Җыр-бию, театр, милли уеннар болар барысы да сакланамы әле?

– Иң төп аерма – тел мохите. Безнең сменаларда татар теленә зур игътибар бирелә. Телне дәресләр аша гына түгел, ә мастер-класслар, иҗади очрашулар, милли уеннар, җыр-биюләр, этноспорт аша өйрәтергә тырышабыз.

Балалар татар телендә аралаша, татар мәдәнияте, тарихы белән якыннан таныша. Шунысы куанычлы: лагерьларга татар телен бөтенләй белмәгән, әмма өйрәнергә теләгән балалар да килә. Әлбәттә инде без аларга каршы килә алмыйбыз. Әгәр дә әти-әнисендә милли үзаң формалашкан һәм аны балаларына җиткерәсе килә икән, әлбәттә, без аларны бик теләп кабул итәбез.

Телне яхшы белүчеләр – бер юнәлештәге төркемнәрдә, башлангыч дәрәҗәдәгеләр икенче төркемдә шөгыльләнә. 18 көн эчендә балалар чын мәгънәсендә татар мохитенә чума.

 

– Лагерьларда татарча аралашу мохите тудыру ни дәрәҗәдә мөмкин? Милли лагерьларда балаларның үзара дуслашуы, татар телендә аралаша башлавы күзәтеләме?

– Әлбәттә. Ел саен килгән балалар үзләре белән энеләрен, сеңелләрен, дусларын алып килә. Балалар лагерьга кадәр үк социаль челтәрләрдә танышып аралаша башлый. Алдан ук без шушы аланга, шушы сменага барабыз дип килешеп куялар.

Татарча белмәгән балалар да мохиткә бик тиз ияләшә. Алар Тукайныңмы, Җәлилнеңме бер булса да шигырен ятлап яисә берәр татарча җыр, милли биюләр өйрәнеп килә. Алар бит Казанны күрергә ашкынып килә.  Узган ел, мәсәлән, Карелиядән килгән игезәк кызларны хәтерлим. Телне начар беләләр, сүз дә юк, әмма Казаннан заказ биреп, милли костюмнар әзерләп килгәннәр, җырлар, шигырьләр өйрәнгәннәр.

Ә монда килгәч, алар тагын да камилләшә. Мондый мохит баланың күңеленә орлык сала. Җәйге ялдан: «Мин татар!» – дип горурланып кайтып китә икән, димәк, безнең хезмәт юкка түгел.

 

Быел программада нинди үзенчәлекле чаралар булачак? Яңа проектлар бармы?

– Һәр лагерьның үз юнәлеше. «Татарча җәй» сменаларында кул эшләре, җыр-бию, татар мәдәнияте һәм тарихына игътибар зур. Арча төбәге үзе дә бай мәдәни мираслы урын бит, күп кенә танылган язучылар, сәнгать әһелләрен биргән. Биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәм башка күптөрле музейлар эшли. «Нурлы алан» сәнгать һәм бию юнәлешен көчәйтә. «Тартария» проект эшчәнлегенә нигезләнгән. «Болгар – Туган тел» сменасында тарих һәм медиа юнәлешләре үсә. Актанышта тел мохите көчле. Биредә барысы да татар телендә генә аралаша. Шуңа да бирегә күбрәк телне яхшы белгән балаларны җыярга тырышабыз. Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан килгән балалар ял итәргә килеп, сентябрьдән укуларын биредә үк – Актаныш сәләтле балалар өчен гимназиясендә дәвам итә.

 

Татарстаннан читтә яшәүче татар балалары өчен мөмкинлекләр нинди? Алар өчен махсус сменалар каралганмы? Башка төбәкләрдән килүче балалар саны артамы?

– Безнең сменаларда Татарстаннан да, Россиянең төрле төбәкләреннән дә балалар катнаша. Аларны беркайчан да аермыйбыз. Киресенчә, бер-берсеннән өйрәнәләр, дуслашалар. Төбәкләрдән килгән балалар татар теленә аеруча зур мәхәббәт белән килә. Кайчак 7–8 нче сыйныф укучылары: «Апа, мин татар телен үлеп яратам», – дип әйтә. Бу сүзләр барыбызга да көч бирә.

Күп балалар лагерьдан соң да аралашуларын дәвам итә. Хәтта үз парларын табып, бергә тормыш коручылар да байтак.

 

Ата-аналар балаларын лагерьга ничек яздыра ала? Юлламалар алу шартлары турында да кыскача аңлатып китсәгез иде.

– Татарстан укучылары мәктәпләре аша мөрәҗәгать итә. Мәгариф бүлекләре гаризаларны министрлыкка юллый.

Төбәкләрдәге балалар өчен без мәгариф министрлыкларына һәм татар оешмаларына рәсми хатлар җибәрәбез.

Кайбер сменаларга конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә. Әйтик, «Тартария» Яшел Үзәннең Дельфин санаториясендә уза. Монда балалар төшке ашка кадәр төрле сәламәтләндерү процедуралары ала, аннан соң үзләренең программалары буенча дәвам итәләр. Анда барырга теләүчеләр, бик күп булу сәбәпле, сайлап алу үтә. Бу сменага эләгү өчен, балалар портфолио, дипломнарын тапшыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бик күп чаралар үткәрелә, шулай ук башка төбәкләрдәге укучыларның да катнашу мөмкинлеге бар. Бары ел дәвамында актив булу мөһим.

 

Тәрбиячеләр һәм вожатыйлар махсус әзерлек үтәме? Шулай ук балаларның иминлеге, сәламәтлеге ничек тәэмин ителә?

– Безнең тел сменаларында күбрәк Арча, Казан педагогика көллиятләре студентлары эшли. Бу аларның үзләренең уку программаларына кертелгән – уку барышында ук алар вожатыйлык буенча махсус курслар үтәләр һәм инде әзерлекле белгечләр булып саналалар. Шулай ук без укытучыларны да җәлеп итәргә тырышабыз: әгәр мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты, музыка яки физкультура укытучылары теләк белдерәләр икән, без аларны лагерьларга чакырабыз. Күпчелек әйдәманнар белән Арча педагогика көллияте тәэмин итә.

Куркынычсызлык – иң мөһим мәсьәлә. Барлык лагерьлар да видеокүзәтү, хәвеф сигналлары белән җиһазландырылган. Сак хезмәтләре эшли, тәүлек буе контроль алып барыла. Килүгә балалар һәм вожатыйлар белән инструктаж үткәрелә.

Миңа калса, мондый лагерьларда тәртип ягы да үзгәрәк. Татар балалары, милли җанлы һәм сәләтле яшьләр җыелган җирдә тәртип бозу очраклары була алмый дип ышанасы килә. Биредә һәр бала үзенең әдәплелеге, дустанә мөгамәләсе һәм бер-берсенә хөрмәте белән аерылып тора. Милли рух, туган телгә мәхәббәт һәм гореф-гадәтләргә тугрылык – менә шушы сыйфатлар лагерь тормышын тагын да күркәмрәк һәм имин итә.

 

Мондый ял форматлары баланың милли үзаңын формалаштыруда нинди роль уйный дип саныйсыз? Киләчәктә яңа форматтагы лагерьлар – медиа, IT, этноспорт юнәлешләре ачылырга мөмкинме?

– Безнең тел сменалары киләчәктә дә дәвам итәр, үсәр һәм яңа сулыш алыр дип ышанабыз. Моның өчен, беренчедән, әти-әниләр һәм балалар тарафыннан ихтыяҗ зур, икенчедән, туган телне саклау һәм үстерү бүгенге көндә аеруча мөһим.

Телне өйрәтү барышында һәрвакыт яңа проектлар туа тора. Мәсәлән, быел Арча педагогика көллиятендә тавыш яздыру студиясе ачылды. Без инде хәзер үк алар белән бергәләп медиа юнәлешен үстерү турында сөйләшүләр алып барабыз. Шулай ук күренекле язучылар, җырчылар белән очрашуларны даими оештырып торабыз. Быел исә Арчада Шаян ТВ белән тагын да тыгызрак эшләүне планлаштырабыз. Медиа дөньясы балалар өчен аеруча кызыклы, мавыктыргыч булыр дип уйлыйбыз. Чөнки заманча технологияләр аша туган телгә мәхәббәт уяту – иң нәтиҗәле юлларның берсе.

 

Милли үзаң, иң беренче чиратта, гаиләдән башлана. Лагерьлар шул хисне көчәйтә, баланы канатландыра. Безнең максат – бала күңеленә татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт орлыгы салу. Әгәр бала икенче елны тагын килергә тели икән, татарча аралаша башлый икән – бу инде зур нәтиҗә.

Гүзәл ЗАКИРОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ