Спас ярминкәсе
Спас ярминкәсе быел ул тагын да колачлырак булып, 339 мең кешене җәлеп итте. Килгән-киткән Алабуга тоташ ярминкәдән генә тора икән дисә дә гаҗәп түгел.
Безнең белешмә:
2008 елда Алабугада узган Спас ярминкәсенә Россиянең 37 шәһәреннән 160 кулланма-гамәли сәнгать осталары килгән булса, быел анда Россия һәм Белоруссиядән 800 дән артык оста катнашты.
ГМ-инфо
Спас ярминкәсе Спас соборы территориясендә уза торган Бөтенроссия Чаң кагу фестиваленең кыңгырау чыңы астында үтә. 17 ел дәвамында фестивальдә 900 чаң кагучы катнашкан.
Ике куян койрыгы
Алабугага аяк баскан һәр кеше биредәге гаять бай матди һәм рухи тарихи-мәдәни мирас белән күзгә-күз очрашмый калмый. Пейзажчы рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева кебек күп кенә мәшһүрләрнең баскан эзләрен саклаган калага хәзер инде, ике куянның койрыгын бергә эләктерергә омтылып, Спас ярминкәсе узган көннәргә туры китереп килергә тырышалар.
Спас ярминкәсенә күпчелек кеше кибет товары түгел, ә беренче чиратта һөнәрчеләр кулы белән эшләнгән эксклюзив, уникаль эшләнмәләр алу нияте белән киләдер. Быел алар Ленин мәйданы, Гассар урамы, Казан урамнарында сату итте. Каюлы күн, агач эшләнмәләр белән беррәттән керамика, киез һәм аеруча текстильнең күп булуы күзгә ташланды. Чигүле сөлгеләр, агач савыт-саба, кәрзиннәр... Кыскасы, җаның ни тели – бар да бар. Һәр останың, билгеле, ясаганы матур да, файдалы – функциональ дә булсын дип тырышуы.
Үзенчәлекле осталар
Белоруссиядән килгән Жанна Карачева да үзенең чигүле текстилен мактый-мактый тәкъдим итә: табигый тукымадан, тузмый да, уңмый да, утырмый да! Спас ярминкәсенә инде алтынчы тапкыр килүе икән. Тольяттидан килгән агач эше остасы Антон Наумов янында да сатып алучылар өзелеп тормый, һәр эшләнмәне тотып-тотып карыйлар. Хуҗабикәләргә гомер буе хезмәт итәрлек куна такталар, башка кирәк-яраклар. Агач белән эпоксид сумаланы да бик отышлы кулланган оста. Быел гына 10 нчы сыйныфны тәмамлаган Алабуга кызы Алсу Зарипованың исә ярминкәдә тәүге тапкыр гына катнашуы булса да, гамәл белән гыйлемне беренче тапкыр гына сынавы түгел икән. Технология буенча узган Бөтенроссия олимпиадаларында мамыктан ясалган чыршы уенчыклары проекты белән катнашып, призлы урын яулаган булган. Ярминкәгә дә мамыктан ясалган уенчыкларын алып чыккан. «Сәнгать мәктәбен тәмамладым. Рәсемнәр ясыйм, челтәр үрәм, һәрвакыт нәрсәдер эшлисе килеп кенә тора», – ди кыз. Әнисе – Алабуганың 2 нче мәктәбендә рус теле укытучы булып эшләүче Гөлнара ханым да – кыз бала кечкенәдән кул эше тотарга тиеш дип саный. Үзе дә балаларын кечкенәдән үз куллары белән теккән кием-салымнан йөрткән ул. Галина Сазонованың (Уфа) агач тышлыклы фолиантлары яныннан да битараф кына үтмисең. Җитмәсә, үзе дә бик кызык кеше булып чыкты: профессиональ психолог булу өстенә отставкадагы прокуратура полковнигы да икән. Гаҗәп бит! Осталар арасында кемнәрне генә очратмыйсың!
«Казарла» ярышы
Быел тагын бер үзенчәлек: ярминкә кысаларында казак тарихы, мәдәнияте белән бәйле спорт төре – «Казарла» шашка белән чабу буенча I Бөтенроссия ачык ярышлары үтте. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ярославль, Киров, Саратов, Ижау шәһәрләреннән килгән 20 хатын-кыз көч сынашты анда. Ир-егетләргә биргесез, курку белмәс кызлар арасында Алабугадан уктан ату буенча спорт мастерына кандидат, ат спорты буенча разрядлы спортчы Эльвира Зарифуллинаның да булуы шәһәр халкының кызыксынуын тагын да арттыргандыр. Махсус киемнәрдәге ул кызларны күргәч, ирексездән рәссам Булат Гыйльвановның Болгарның яугир кызларына багышланган «Алтынчәч һәм кырык кыз» сериясендә гәүдәләнгән кызлар күз алдына килә. Аерма шунда гына: боларның кулында шашка, сурәттәгеләрдә – җәя. Гүзәл затның яугир булуы – сирәк күренеш, әмма булмастай эш түгел. Мисал эзләп ерак барасы түгел, бу җәһәттән Россиядә беренче хатын-кыз офицер, «җайдак-язучы» буларак мәгълүм Надежда Дурованы искә алу да җитәдер. Җитмәсә әле үзе Алабугада яшәгән! Ачык ярышларда Татарстанны «Феникс» шашка белән чабу һәм фланкировка клубыннан биш спортчы тәкъдим итте. Шунысын да әйтик: Татарстанда спортның бу төре белән 2017 елдан бирле шөгыльләнәләр.
Спас алмалары бәхет китерә
Билгеле инде Спас ярминкәсе белән генә түгел, августның спасларга бай чагы: Бал (Мәк) спасы, Алма спасы, Чикләвек спасы... Мәдәниятебезнең бер өлеше буларак билгеләп уза торган әлеге бәйрәмнәрне халык күңел ачып, көзге муллыкка сөенеп, сыйланып, гаилә белән туганлык җепләрен ныгытып, дин кушканны үтәп уздыра. Әлбәттә инде, ырым-шырымсыз гына да үтми алар. Шул көнне өшкертелгән балны, алманы авыз итсәң, ул сиңа бәхет, сәламәтлек һәм акча китерәчәк, салкыннар башланганчы иммунитетны ныгытачак дигән ышанулар бар. Чикләвек спасы исә чикләвек, гөмбә, җиләк-җимеш ише урман нигъмәтләренә юлны ача. Бер сүз белән әйткәндә, бу чорда һәркем рухи яктан чистарына, җанына тынычлык, тәненә сихәт таба. Спас ярминкәсе дә искәрмә түгел.
Автор фотолары
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Каһарманнар күңел түрендә
Казандагы 113 нче татар-рус мәктәбе ишегалдында Россия Герое Марат Әхмәтшинга куелган бюст ерактан ук үзенә тартып тора. Бу татар каһарманы ни өчен шушы мәйданда урын алган, аның мәктәп белән нинди бәйләнеше бар? Мәктәпкә беренче тапкыр килгән бала һәм ата-аналар күңелендә шундый сорау туа торгандыр. Шушы ук герой исемен йөрткән белем йорты Лаеш районы Атабай авылында да бар бит әле. Бер каһарманга шундый олы хөрмәт ни өчен бирелә икән дип тә уйлап куясың.
– Бу мәктәпкә 2016 елда җитәкче итеп билгеләнгәч тә, элеккеге укучыбыз Марат Әхмәтшинның Сирия Гарәп Республикасында Россия гаскәрләренең чикләнгән контенгенты составында хезмәт итүе һәм шунда батырларча һәлак булуы, аңа Россия Герое исеме бирелү хакында ишеттем, – диде 113 нче мәктәп директоры Эльвира Юнысова. – Тарихчы булмасам да, халкыбыз һәм каһарманнар язмышына беркайчан да битараф булмадым. Укучыбызның тормыш юлы белән дә ныграк кызыксына башладым: кайсы укытучылар белем-тәрбия биргән, әти-әниләре исән-саулармы? Герой егетебезнең исемен ничек мәңгеләштерә алабыз? Шул уңайдан без Маратның гаиләсе белән дә якыннан таныштык, әлегәчә аралашып торабыз.
– Элегрәк Ватан иминлеген саклап чит җирләрдә башын салган ир-егетләребез күп булды. Аларның кылган батырлыклары хакында еллар узгач кына әйтергә, язарга рөхсәт ителде. Бу очракта Сезгә каршылыклар булмадымы?
– Әйе, совет солдатлары Корея, Вьетнам һәм Африка илләрендә хезмәт иткән, Әфганстандагы хәлләр турында да баштагы чорда әйтергә ярамады. Ләкин Сириягә хәрби яктан ярдәм күрсәтү дөнья күләмендә билгеле хәл иде. Анда барган хәрби конфликтлар, уңышлар һәм югалтулар хакында хәбәрләр халыкка рәсми рәвештә җиткерелеп киленде. Сириядәге борынгы Пальмираны саклау белән бәйле сугыш хәрәкәтләренең никадәр аяусыз булуы турында да телевизор экраннары аша күреп, ишетеп тордык. Кызганыч ки, капитан Марат Әхмәтшинга да нәкь шунда хезмәт итәргә туры килә. Россия хәрбиләре бу илгә рәсми хакимият чакыруы буенча ике арада барган низагка чик кую, анда тынычлык урнаштыру өчен хәрбиләргә ярдәм итү, аларны өйрәтү максатыннан барды. Сирия артиллеристлары белән бер сафта булган Марат Радик улы да үз алдында нинди максат-бурычлар торганын яхшы аңлый. «Ватан алдында биргән хәрби антына ул соңгы сулышына кадәр тугры калды», – диелә аны иң югары бүләккә тәкъдим иткән рапортта.
Безгә аның күп санда дошманны һәм хәрби техникаларын юк итүе, үз гаубицасы янында кулына граната тоткан һәм авыр яралы хәлендә табылуы гына билгеле. Ул күрсәткән батырлык турында вакытлар узу белән, әдәби-документаль әсәрләр дә дөнья күрми калмас. Халкыбыз үзенең батыр улын белергә тиеш. Сирия җирендә андый батырларыбыз күп булды. Үз чиратыбызда без каһарман укучыбызның исемен мәңгеләштерү һәм яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләү эшен һәрдаим алып барабыз.
– «Аларга герой исеме бирелү мәңгеләштерү түгелме соң, шул гына җитмәгәнме?» – дип әйтүчеләр бар. Бу – кайберәүләр тарафыннан бөтен батырларга карата әйтелгән сүзләр. Сезнеңчә ничек ?
– Монысы – иң югары фидакярлек үрнәге күрсәткәннәр исемен мәңгеләштерү юлында ясалган беренче зур адым. Геройның шәхес буларак кем булуы кызыксындырмыймы аларны? Без Маратның мәктәп елларын һәм аннан соңгы тормыш юлын өйрәнүне әлегә кадәр дәвам итәбез. Ул, 1980 елның 27 июнендә туган һәм 36 яшенә җитәргә санаулы көннәр калгач, 3 июньдә һәлак булган. 20 көннән соң капитан Марат Әхмәтшинга Россия Президенты указы белән Россия Герое исеме бирелде. Шул хәбәрне ишетү белән мәктәптә чын мәгънәсендә эзтабарлык хәрәкәте җанланып, яңа баскычка күтәрелде. Элек укучылар әфганчылар, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, гражданнар сугышындагы батырлар белән кызыксынган булса, хәзер аңа шушы мәктәптән чыккан бүгенге заман герое Марат та килеп кушылды. Ул кайда, нинди гаиләдә туып үскән, кайда хәрби белем алган, кайларда эшләгән, бу юлга үзен ничек әзерләгән, шәхес буларак ничек формалашкан, гаиләсе, балалары кемнәр? Без әлеге сорауларга җавапны башлангыч сыйныф балалары да яхшы белсен өчен тырышабыз. Мәктәпкә үз героебыз Марат Әхмәтшин исемен бирүләрен сорап, Казан хакимиятенә мөрәҗәгать иттек, чөнки ун ел дәвамында ул биредә укыган. Бернинди каршылыксыз, ярты ел эчендә бу мәсьәлә хәл ителде. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә, тантаналы шартларда мәктәп диварына аның исеме язылган элмә такта куйдык, эчке мәйданчыкта каһарман почмагы булдырдык, анда укучы героебызның портреты, шәхси әйберләре һәм истәлек дәфтәре куелды. Һәр атна башында биредә Россия һәм Татарстан гимны яңгырый, әләмнәр күтәрелә һәм мөһим чаралар үтә. Патриотик тәрбия максатларында файдалану өчен мәктәптә «Татарстан генераллары һәм адмираллары» дигән уникаль музей оештырдык. Анда республикабыздан чыккан, укыган, яшәгән хәрбиләр хакында бай мәгълүмат тупланган. Гомүмән, мәктәпкә герой исеме бирелү аны бөтен яклап үгәртте, аның тышкы һәм эчке йөзе дә үзгәрде.
Телдән-телгә күчкән хатирәләр
– 113 нче мәктәп, чыннан да, соңгы биш елда үз базасында патриотик чаралар оештыруы һәм республика күләмендә үткәрелә торганнарында актив катнашуы белән аерылып тора. «Геройлар мәктәбе» дип исемләнгән регионара проектлар конкурсы Сезнең башлангыч белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында уздырылып килә. Куйган максатка ирешеләме?
– Бу конкурста, чыннан да, Россиядәге һәм республикабыздагы геройлар исемен йөрткән мәктәпләрнең укучылары катнаша. Аның даирәсе дә киң, секцияләр һәм темалар да төрле: укучылар «Герой булып тумыйлар – герой булалар», «Ватанның данлыклы уллары», «Россиядә патриотизм: кичә һәм бүген» «Минем герой – укытучы», «Туган як тарихы» юнәлешендә язылган проектлары белән чыгышлар ясый. Үзебезнең укучылар да матур нәтиҗәләргә ирешәләр, читтәгеләр дә көчле. Яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә мондый фән юнәлешендәге тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булу үзенең кирәклеген ел да дәлилләп килә. Укучыларыбыз «Россия патриотлары үстерәбез» Бөтенроссия конкурсының республика этабында ел да җиңүче һәм дипломат булалар. Егетләр белән бергә кызларыбыз да мәктәпне тәмамлаганда, Кирәк икән алар Ватанны сакларга да әзер дип әйтә алам. Алар биредән төпле белем, тәрбия алып, физик һәм рухи яктан чыныгу алып чыгалар. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган урта мәктәп буларак, бездә укыту базасы нык, укытучы кадрлар югары әзерлеккә ия.
Балалар ТРның атказанган физик культура мөгаллиме, Татарстанның халык укытучысы Александр Рыжковны үз әтиләре кебек күрә. Ул – балаларны физкультура һәм спорт белән мавыгып үсүләренә, республика һәм Россия күләмендә уза торган ярышларга әзерләп, аларның уңышлы чыгыш ясауларына көчле энергия биреп торучы остаз. Ярышларда алган медальләр белән укучыларның күкрәкләре, кубоклардан стендлар тулып тора. Мәктәптәге спорт-патриотик юнәлештә эш алып баручы «Калкан» исемле клубыбыз да сау-сәламәт, рухи яктан нык буын тәрбияләүдә булыша. Бездә 800 дән артык бала укый, һәркемнең күңеленә хуш килгән фәне, шөгыле бар, һәркайсы үз сәләтен ныграк ачсын, киләчәктә талантлы шәхес буларак формалашсын өчен, бездә барлык шартлар бар. Киләчәктә хокук саклау органнарында эшләргә теләүчеләргә махсус программа буенча белем бирәбез. Моннан тыш, балаларның 417 се социаль-педагогик юнәлештә өстәмә белем ала. Эстрада, театр сәнгате, җыр-бию белән мавыгучыларның булуы да күңелле. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучыларыбыз ясаган чыгышлар, аларның хәрби смотр һәм хорда ясаган чыгышлары сокландыра. Балаларда туган җиргә, Ватанга, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә карата мәрхәмәтлелек сыйфатлары әнә шулар аша формалаша. Укучыларыбыз герой исемен йөрткән мәктәпкә тап төшермиләр, лаеклы алмаш үсә, иң куандырганы шул.
Әтисе эзеннән
Мәктәп бусагасын атлап чыгуга, Маратның әтисе Радик Вагыйзь улы белән элемтәгә кердем, улы турында аның да фикерләрен ишетәсем килде.
– Быел кышны Атабайда уздырдык, улымны гел зиярәт кылдык, догадан калдырганыбыз юк. Улыбызның исеме 113 нче мәктәпкә бирелгәннән соң, Казаннан кайтып кергәнебез булмады, әле дә төрле очрашуларга, чараларга чакыралар. Улыбыз Марат – өченче буын хәрби иде. Мин аның үзем кебек хәрби очучы булуын теләдем. Ләкин ул Казан команда-инженерлык артиллерия училищесында (аннан соң аны хәрби артиллерия университеты итеп үзгәрттеләр) укуны кирәк санады. Аның теләгенә каршы төшмәдек. Ул Кавказдагы кайнар нокталарда тынычлык урташтыручы хәрбиләр сафында булды. Хәрби частьларын таркатканнан соң, Казандагы автотранспорт предприятиесендә инженер булып эшләп алды. Әмма үзенең тормышын яшьли сайлаган хезмәтеннән башка күз алдына китермәде шул, 5 елдан соң кабат хәрби хезмәткә әйләнеп кайтты. Антына тугры калды. Һәлак булганнан соң, үзебезгә якынрак булуын теләп, Атабай авылына кайтарып җирләдек, – диде ул.
Марат Атабайны бик тә үз иткән, каникулларны гел шунда үткәргән, хуҗалык эшләрендә булышкан. Авыл халкы аны яратып өлгергән булган. Шуңа да Атабайдагы мәктәпкә Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен бирү, аңа һәйкәл куйдырту тәкъдимен авыл халкы бердәм хуплап алган. Хәзер республикабызда бер үк герой исемен йөртүче ике белем бирү йорты бар.
– Монысы да – безнең гаилә өчен зур горурлык, улыбыз бервакытта да йөзгә кызыллык китермәде. Хатыным Римма белән Камчаткада хезмәт иткәндә туган бала иде ул. Хәзер оныгыбыз Әмир әтисе юлыннан барырга тели, Суворов училищесы курсанты, оныкчабыз Зәринә юрист булырга җыена. Улыбызның төпчек баласы Ралинә 5 нче сыйныфта укый. Алар да әтиләренең Ватан алдындагы изге бурычны үтәп һәлак булуын яхшы аңлыйлар. Элек тә без ватанпәрвәрлек рухында тәрбия алдык, киләчәктә дә безгә лаеклы алмаш булыр, дип ышанам, – дип сүзен тәмамлады геройның әтисе.
Чыннан да, батырлар эшен дәвам итәрлек яшь буын үсә. Казандагы 113 нче татар-рус мәктәбендә Марат хөрмәтенә аталган, «Герой партасы» бар. Анда укуда һәм җәмәгать эшләрендә иң матур нәтиҗәләргә ирешкән балалар утыра.
Фотолар мәктәп архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар