Логотип Магариф уку
Цитата:

Табарли – өр-яңа спорт төре

Бүген Казанда табарли дип аталган яңа спорт төрен тәкъдим иттеләр. Ярышлар комплексының авторлары – әтиле-уллы спортчылар Рәүфәт һәм Айдар Шәймәрдановлар.

Табарли өч өлештән торачак: тартыш, этеш һәм атыш. «Көрәш белән шөгыльләнү өчен баланың 12 яше тулуын көткән бушлыкны тутырачакбыз һәм ул теләсә кайсы спорт өчен әзерлекле булачак, – ди Айдар Шәймәрданов. – Табарли белән шөгыльләнү өчен яшь чикләре юк». 

Тиздән республика районнарында яңа спорт төре буенча ярышлар оештырыла башлаячак. Ничек әзерләнергә? Экипировка каян алырга? Табарли билбавы нигә көрәш сөлгесеннән уңайлы? Өр-яңа спорт төренең барлыкка килүенең тарихи  шаһиты булыйк! Күпсанлы сорауларга тәфсилле җаваплар «Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь санында урын алачак. 

Автор фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ