Логотип Магариф уку
Цитата:

“Уенчык”та Аждаханлы Яңа ел кичәсе

Исәнме, Аждахан! Әйе, мин язмамны шулайрак башларга уйладым әле... Чөнки киләсе ел Аждаһа елы булачак, Аждахан киләчәк. Аждаһа яшерен, потенциаль, тыелгысыз табигатьне һәм суның яшәү көчен символлаштыра...

Исәнме, Аждахан! Әйе, мин язмамны шулайрак башларга уйладым әле... Чөнки киләсе ел Аждаһа елы булачак, Аждахан киләчәк. Аждаһа яшерен, потенциаль, тыелгысыз табигатьне һәм суның яшәү көчен символлаштыра.  

 

Менә без Казандагы 183 нче “Уенчык” балалар бакчасында шаулап, гөрләп Яңа ел бәйрәме үткәрдек. Нәни дусларыбыз Аждахан елын каршы алу һәм  Кыш бабайны зур өметләр белән көттеләр. Иң элек Кыш бабайга хатлар яздылар, хат ташучы Печкин һәм мәче Матроскин  хатларны Кыш бабайга алып киттеләр. Хатларда нинди генә теләк, могзизалар хакында язылмады. Бакчабызда, әлбәттә, әлегә балалар яза алмый, алар үзләренең теләкләрен рәсемнәр аша чагылдырдылар. Аннан һәр төркемдә Кыш бабайга шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләү башланды. Бәйрәм чарасын музыка җитәкчесе Алсу Рәфхәт кызы һәм Гөлнара Моратҗан кызы белән берлектә өлкән  тәрбиячеләр, тәрбиячеләр оештырды. Геройлар да билгеләнде, алар: Убырлы карчык, Шүрәле, Су анасы, Кар кызы, Җен һ.б. Хәтта кече тәрбиячеләребез дә читтә калмады, алар да үз рольләрен бик җаваплы башкарды. Күренекле артистыбыз – Роза Геннадий кызы.

 

Алар үзләре белән барысын да әкият иленә алып кереп киттеләр, могҗизага төрделәр. Менә, ниһаять, Яңа ел маҗаралары! Барлык балалар да Кыш бабай күчтәнәчен алды. Уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм балаларның шат авазлары белән яңгырап торды. Уеннарда әти-әниләрнең дә катнашуы – балалар өчен зур шатлык. Бәйрәмдә катнашкан нәни геройлар үзләрен чын артистлар итеп кабул итте. Аларның шатлыклары белән заллар тулды.

 

Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә котлау сүзләрен мөдиребез Гөлназ Зәкәрия кызы, өлкән тәрбиячеләр Рузилә Вагыйз кызы, Ләйсән Шәфигулла кызы җиткерде. Балаларның җырлары һәм шигырьләре татар САФ балалар радиосында да яңгырап тора. Их, бу Яңа ел! Үзендә нинди өметләр, могҗизалар баглый. Һәр кеше яңа өметләр белән яна. Барлык могҗизалар, теләкләр дә тормышка ашсын иде... Балаларыбызның якты киләчәге бары матур мизгелләрдән генә башлансын, илләребез тыныч, аяз булсын, балалар сау-сәламәт булсын.  Яңа еллар котлы булсын! Балалар бит – безнең якты киләчәк, яңа өметләр, яңа буын...

 

Аждаһа елында барчагызга да якты киләчәк, яңа өметләр насыйп булсын, дусларым!


Яңа ел бит ул – могҗиза, Яңа ел – тылсым.
Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын!
Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен.
Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен!


Материал, фото: Рузилә АБДУЛЛИНА, Казандагы 183 нче балалалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ