Ханнановлар гаиләсе: «Кем ошады, шуны ияртеп кайттым түгел!»
Гаилә төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый. Бер казанга ике тәкә башы сыямы, юкмы? Халык мәкале «сыймый» ди. Ир белән хатын – игезәк җан, дип тә әйтәләр. Бер үк һөнәргә тугры булган ир белән хатын гаиләсендә дә шулай микән? Бүген сезне укытучылар тандемы, укытучылар гаиләсе белән якыннанрак таныштырырга ниятләдек.

Идеаль гаилә – җылы оя
Рамил Ханнанов исеме татар әдәбияты, татар җәмәгатьчелеге арасында шактый мәгълүм. Оста телле язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче буларак галим-голәмәләр арасында да абруй казанган. Ә инде ул Казанның «Адымнар» күптелле мәктәбенең татар теле һәм әдәбиятын укыта башлагач, Рамил чын мөгаллим буларак та ачылып китте. Аның укучылары ел саен халыкара олимпиадаларда беренче урыннар яулый, һәм ул иң күп катнашучылар әзерләүче остаз буларак та абруй казанды. Хатыны Гөлназ – Казанның 155 нче мәктәбе укытучысы, иренең нык терәге, ике баланың сөекле әнисе.
Гаиләдә икең дә укытучы булгач, өйдә тулы тәртип һәм идеаль гаилә кебек тоела. Рамил үзе бу хакта менә нәрсә ди:
– Социаль яктан карасак, гаилә – җәмгыять чылбырының бер боҗрасы ул. Җәмгыятебез шул боҗралардан оеша. Сәламәт гаиләләр саны арткан саен, җәмгыять тә камилрәк, төзегрәк була. Ә шәхси яктан гаилә – һәркем өчен күңел тынычлыгы, иминлек, ныклы терәк бирә торган җылы оя. Бу – идеалда шулай. Кызганыч, бүген гаилә кыйммәтләре, ата-бабадан килгән гореф-гадәт, йолалар күпләр өчен беренчел түгел. Һәммә уңышның нигезендә шулар ятканын аңламаучылар бик нык артты. Әти-әни фатихасын алу, гаилә учагы кабызу, бер-береңне санлап, кадерләп яшәү, балалар тәрбияләү, әби-бабайлар рухын саклау кебек язылмаган кануннар күләгәдә калган заман килде. Идеаль гаилә... Кем өчендер идеаль булган гаилә башкаларга алай ук күренмәскә мөмкин. Һәркем үз каланчасыннан торып бәя бирә. Тулаем алганда, әби-бабаларыбызның борынгыдан килгән йолаларын санлап, киңәш-табыш итеп, заман рухын тоеп яшәргә тырышабыз.

Шигърият эргәсендә танышу
Хатыны Гөлназ белән танышу мизгелләре дә үзенчәлекле булган икән. Яшьләрнең чәче чәчкә бәйләнгәнче, озак кына таныш булып, егет-кыз сыйфатында йөргәннәр. Рамил 11 нче сыйныфта укыганда, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасына килә. Шул көннәрдә сәнгатьле сөйләм конкурсы да оештырыла. Икенче турга узган укучыларны 26 апрельдә Шигърият бәйрәменә чакыралар. Тукай һәйкәле янында «Пар ат» шигырен сөйләгәнен Ханнанов әле бүген дә яхшы хәтерли. Булачак хатыны белән танышу әнә шулай туган тел, гыйлем, шигърият эргәсендә килеп чыккан. «Гөлназ – безнең күрше Яңа Чишмә районыннан. Җәен хатлар алыштык, кабул итү имтиханнарына әзерләндек. Көзгә Казан дәүләт педагогика университетына укырга килдек. Студент еллары аеруча да күңелле узды. Биш ел укып, диплом алганда, безнең никах, туй көннәренең даталары инде билгеләнгән иде. Артык дулкынланып торырга вакыт та булмагандыр инде ул елларда... Казандагы тормыш ритмына җитешергә кирәк иде. Әти дә егерме бердә өйләнгән, мин дә», – дип искә алды ул бәхетле мизгелләрне гаилә башлыгы.
Әти-әни үрнәге
Гаилә тормышын алып барганда, әти-әни үрнәге һәркемгә үзен сиздерә торгандыр ул. Үскән гаилә тәртипләрен, үз гаиләңдә дә куллану, бигрәк тә балалар тәрбияләгәндә уңышлы була.
Рамилләр өчен дә әти-әни – кадерле кешеләр. Алар бүген дә балаларын туган йортка җыеп, туплап тора. «Апа, абый һәм мин – өч бала үстек, – ди мөгаллим егет. – Ул заманда балаларны баштан сыйпап, иркәләп утыру гадәтен мин хәтерләмим. Без һәрчак нинди дә булса эш белән мәшгуль идек. Хезмәт тәрбиясе тырыш, гадел, максатчан, нәтиҗәне алдан күрүчән, үҗәт, төгәл, пөхтә булырга өйрәткән. Хәзер балаларыбызга да шул сыйфатларның әһәмиятен үз мисалыбызда күрсәтергә тырышабыз».
Ир-ат, гаилә корганда, хатын-кызның кайсы якларына игътибар итәргә тиеш соң? Бу сорауга ике бала әтисе болай дип җавап бирде:
– Кәләш сайлаганда, булачак балаларыңның әнисен, гаилә учагын саклаучы хуҗабикәне, әти-әниеңә, туганнарыңа хөрмәт белән караучы хатынны күз уңында тотарга кирәк. Фикер-карашлар уртаклыгы булу да шарт. Һәм иң мөһиме: үз өммәтеңнән, үз милләтеңнән сайлау тиеш. Яшьлектә илтифат бирмәсәң дә, еллар узган саен, асылыңа кайту көчәя бара. Алтын туйга җиткәндә аерылышучылар да күз алдында... Кем ошады, шуны ияртеп кайттым түгел!
Укытучы баласы һәрвакыт күз уңында
Икең дә көннәр буе мәктәптә булгач, үз балаларын тәрбияләргә вакыт каламы икән соң? Быел Ханнановлар гаиләсендә бигрәк тә җаваплылык таләп ителә, чөнки олы баласы – уллары Булат – 11 нче сыйныфны тәмамлый. Җитди һәм максатларны төгәл куеп эшли торган ел. Кызлары Чулпан 6 нчы сыйныфта укый. Алар икесе дә әниләре янында – 155 нче татар гимназиясендә белем ала. Укытучы баласы һәрвакыт күз уңында инде ул. Кайбер метод-алымнарны аларда сынап карарга, аннан соң гына укучылар белән тормышка ашырырга туры килгән чаклар да була икән. Балаларының укучылар белән бер яшьтә булуы эшне күпкә җиңеләйтә. Хәзерге яшүсмерләргә нәрсә ошый-ошамый икәнен алар белән киңәшеп, бер дулкында булырга тырышабыз, ди педагог ата-ана.
Тормыш дәресе
Тукай әйтмешли, Рамил Ханнанов – коеп куйган укытучы гына түгел, ә каләмле язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе дә. Бу һөнәрләр бер-берсен тулыландырамы, әллә киресенчәме?
– Әлбәттә, эшне җиңеләйтә. Мин мәктәпкә шактый тормыш тәҗрибәсе туплап, күп өлкәләрдә төрле типларны, характерларны күреп килдем. Чын кеше булган үрнәк шәхесләрне дә мисалга китерә алам. Әдәбият бит ул – тормыш дәресе. Китаптан шигырь-хикәя укып кына, укучыларың алдында абруй казана алмыйсың. Мин аларны, иң беренче нәүбәттә, олы йөрәкле кешеләр булырга чакырам. Кырыс тормыш шартларында югалып калмаска, гаделлек һәм хәләл юл белән авырлыкларны җиңә белергә, ачуыңны китергән кешедән аңа яхшылык эшләп «үч алырга» өйрәтәм. Үз фикерең булу, максатчанлык, алдан күрүчәнлек, кешеләрнең төрлесе белән аралаша белү, оялмау кебек сыйфатлар тәрбиялим. Аналитик фикер йөртү укучыларга да бик ошый. Дәресләрне алар нәкъ шулай кабул да итәләр. Мәгариф системасындагы «метапредмет» төшенчәсен мин шулай аңлыйм. Әгәр синең дәресең, биргән белемең укучыга тормышта беркайчан да кирәкле булмый икән – нинди педагог инде син?!
Туганнар педсоветы
Зирәк, сабыр холыклы Гөлназ – стажлы педагог. Ул яшь буынга биология һәм география фәннәре укыта. Гөлназның әнисе Хәмидә ханым Хөснуллина да 44 ел гомерен балаларга рус һәм татар телләрен укытуга багышлаган. Шулай ук кызының да укытучысы. Хәмидә Хафиз кызының сеңелләре дә – белемнәре буенча укытучылар. Барысы бергә җыелганда, туганнар гәпләшүе педсоветны хәтерләтә торгандыр.
«Мондый очрашулар вакытында мәктәп турында сөйләшми мөмкин түгел, – ди Гөлназ Ханнанова. – Мәктәп – безнең гаиләнең зур бер өлеше генә түгел, ул – безнең тормыш. Мин Рамилнең мәктәптә нинди икәнлеген белмим. Ә өйдә ул – таләпчән әти, ир. Балалар да, мин дә аның сүзеннән чыкмаска тырышабыз. Миңа ошаган сыйфаты ул – башлаган эшен ахырына хәтле сыйфатлы итеп башкара белү. Нинди өлкәдә булса да. Өй эшләрендә дә, мәктәптә дә, нәшриятта да – башлаган икән, ул аны ахырына җиткезәчәк. Мин үзем өйдә утырырга яратмыйм. Сәяхәт итәргә яратам, урманда, су буйларында йөрим. Ә Рамил ул – өй кешесе. Аңа өйдә рәхәт. Менә шул сыйфаты ошамый инде. Ул минем кебек булса, без инде ярты Җир шарын әйләнгән булыр идек».
Кечкенә балалар үстергәндә, һәр хатын-кыз ярдәмгә мохтаҗ. Әби-бабайлары янәшәдә булса, күпкә җиңелрәк. Ә менә Ханнановларныкы ерактарак булган шул.
– Без балаларны икәү үстердек. Улыбыз әле туган гына чакта, Рамилнең диссертация язган вакыты иде. Ул төн уртасына хәтле яза, ул ятмыйча, малайны да йоклатып булмый. Бергәләшеп яздылар. Кызыбыз туган чор әдәбият дәреслекләре язу вакытына туры килде. Шулай итеп, кыз дәреслекләр «язышты», – ди педагог ана.
Гөлназ каенана белән уртак тел тиз тапкан, аны үз кызлары кебек кабул иткәннәр, хәзер дә якын күрәләр. «Ә тату яшәүнең сере бик гади: аерым тору, ерак яшәү. Икең дә күп күрмәскә, күп ишетмәскә тиеш. Без шулай унтугыз ел яшибез менә», – дип горурлана ул.
«Класс җитәкчең нәрсә карый?»
Гаилә башлыгы буларак, укытучы гаиләсен туплап тору җиңел дә түгелдер. Тырышлык, зыялылык, тапкырлык сыйфатлары да эшкә җигелә…

– Укытучылар гаиләсе буларак, бездә мөстәкыйльлек көчле. Балалар тарафыннан сораулар күбәеп китсә, класс җитәкчең нәрсә карый, дип шаяртып алган чаклар да була. Һәркем үз максатлары белән яши, үз бурычларын үти. Яңа уку елының кыңгыравы гаиләдә һәммәбез өчен бертөрле чыңлый. Барыбызның да эш көне иртәнге сигездә башлана һәм... Хәтта песиебез дә шул режимга күнеккән, бакчадагы яшелчәләр дә 1 сентябрьгә кадәр уңышларын биреп өлгерергә тиеш. Каникул, ял вакытлары да бергә. Авылга кайтырга, башны ял иттереп, бакчада, хуҗалыкта эшләргә яратабыз. Табигать кочагы, физик эш – яңа көч туплау өчен менә дигән мөмкинлек! Шуңа күрә бакча, урманнар, болыннар – безнең стихия, – дип сүзен дәвам итә Рамил.
Мәктәп – көзге
Без еш кына мәктәп – җәмгыять көзгесе, дибез. Катлаулы профессияләрнең берсен сайлаган парлар арган чакта, күңел төшенкелеге булганда нишлиләр икән соң?
– Мәктәптә бернәрсәне дә яшереп булмый. Чыннан да, ул – көзге. Анда бары да күренә. Баланың күзенә бер карау җитә. Алар самими, ак кәгазь кебек чиста күңелле булып килә. Гаиләдәге һәм әйләнә-тирәдәге мохит бу кәгазьне кайсы вакыт начар таплар белән буйый. Укытучының максаты – шулчак балага ярдәм кулы сузып өлгерү. Уяулык, теләктәшлек кебек сыйфатлар безнең һөнәрдә иң кирәклеләре. Ачуланып, җәза биреп, укучы каршында хөрмәтле кеше була алмыйсың. Ә укучылардан һәрчак энергия ташып тора. Яшьлек – матур вакыт! Алардан көч алам. Фикерләшеп, сөйләшеп утырырга яратам. Зур проектларга тотынганда, алар белән киңәшәм. Алар өчен бу бик тә мөһим. Баланың фикере белән исәпләшү, кайчак үзеңнең хаталанганыңны, ә ул хаклы булганны күрсәтеп тору шарт. Шуңадырмы, минем кабинетта гел тормыш кайный. Дәресе бармы-юкмы – укучылар, олимпиада командасы даими минем янда. Укучыларым белән горурланам! Республика дәрәҗәсендә алар белем ягыннан күпләр белән аяк терәп бәхәсләшерлек. Күп эшләтәм, алар да мине күп эшләтә. Нәтиҗәләре дә сөендерә.

«Сиңа татар теле кирәк, дип тәкрарламагыз!»
Рамил Ханнанов – республиканың абруй казанган мөгалимнәр рәтендә. Аның да меңләгән бала арасында төрле хәлләр була торгандыр. «Татар теле миңа кирәкми!» дигән чакларда нарасыйларны дөрес юлга борып җибәрергә ул һәрвакыт җаен да, сүзен дә таба:
– Андыйларга һич кенә дә «сиңа татар теле кирәк» дип тәкрарларга ярамый. Яңа сыйныфлар алганда, әти-әниләр аеруча да борчылучан була. Ачуланыр, икеле куяр, изеп-сытып укытыр инде, дип кайгыралармы шунда?! Аларга алдан ук әйтеп куям: мин татарча яшим, татарча сөйләшәм, балаларыгыз да миңа иярер, борчылмагыз, дим. Мәҗбүриләү юк! Башта борын җыерып утырганнар да әкренләп «җиңелә», миндәге гадилек аларга да күчә. Туган тел һәм әдәбият дөньясы төрле мөмкинлекләр ача башлый. Гадилектә – галилек (бөеклек), дип юкка әйтмәгән бабайлар, – ди ул.
Ханнановлардан коллегаларына киңәшләр:
Катлаулы профессиядә дөрес көч туплау бик кирәк. «Чын күңел биреп эшләсәң, уку елы ахырына бик каты йончыйсың. Хәтта, ат кебек, йөгенү дәрәҗәсенә барып җитәсең. Бу – куркыныч. Көчне туган якларга кайтып та, урманнарда йөреп тә, тыныч кына өйдә ятып та тупларга кирәк!
Кәләш сайлаганда, булачак балаларыңның әнисен, гаилә учагын саклаучы хуҗабикәне, әти-әниеңә, туганнарыңа хөрмәт белән караучы хатынны күз уңында тотарга кирәк. Иң мөһиме: үз өммәтеңнән, үз милләтеңнән сайлау тиеш. Кем ошады, шуны ияртеп кайттым түгел!
Фотолар гаилә архивыннан





Комментарийлар