Финнардан үрнәк алып
Лениногорск районы социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен файдалы ял оештырганнар.
«Исток – Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Лениногорск районы Урдала авылында «Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен фин йөреше» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Чарада өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән социаль ярдәм алучылар белән бергә авылның башка өлкән яшьтәге хатын-кызлары да катнашты. Салкын булуга карамастан, алар рәхәтләнеп йөреп керделәр. Мондый дәресләр физик сәламәтлекне һәм психоэмоциональ халәтне саклауның уңай ысулы. Министрлыктан алынган хәбәргә караганда, мондый чаралар «Татарстанда кыш» проекты кысаларында оештырыла.





Комментарийлар