Авыл укытучысы
Әлфир Фанзур улы ФЛУНОВ, Актаныш районы Качкын төп мәктәбенең тарих, җәмгыть белеме, физика укытучысы. Эш стажы – 22 ел. Кеше – үз эшенең остасы, аны башкаларга үрнәк итеп башкарып күрсәтә алучы һәм ү...
Әлфир Фанзур улы ФЛУНОВ, Актаныш районы Качкын төп мәктәбенең тарих, җәмгыть белеме, физика укытучысы. Эш стажы – 22 ел.
Кеше – үз эшенең остасы, аны башкаларга үрнәк итеп башкарып күрсәтә алучы һәм үзеннән соң эшенең дәвамчысы булуын теләгән биосоциаль зат. Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр баруына карамастан, авыл укытучысы – зур хәрефләр белән язылырга тулы хокуклы әйдаман.
Авыл укытучысы – үзе яратып үзләштергән фәне белән беррәттән берничә фәнне дә үзләштереп, аны махсус мәктәпләрдә укытучы дәрәҗәсендә укучыларга белем бирергә тиешле күп кырлы иҗат вәкиле.
Төрле фәннәрне укыту, бер яктан караганда, сиңа ниндидер бер өстенлек бирә. Чөнки син иптәшләрең, авыл кешеләре, бигрәк тә укучыларың каршында оятка калмас өчен, ял вакытыңны читкә калдырып, тикшереләсе сәламәтлегеңне арткы рәткә куеп, укытырга тиешле фәннәреңнең нигезләрен эзлисең. Мин дә шушы гомер эш дәверемдә дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына ярамавын да, балаларны яратып, якын итеп эшләсәң, алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем...
Бүген мин классик методика белән яңа укыту технологияләрен (иҗади үсеш технологиясе, уен, ИКТ, хезмәттәшлек, аралашу һ.б.) чагыштырып шундый ачышлар ясадым. Укытуда яңа технологияләр кулланып эшләү шәхесне хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыра,аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә әзерләүне күздә тота, балаларның фикерләү сәләтләрен үстерә һәм иҗади эшкә юнәлтә.
Бүгенге көн укыту нигезе булып күп кырлы, үзлегеннән мөстәкыйль эшли белүче, алга бурыч-максат билгели һәм аны тормышка ашыру юлларын алдан күзаллый торган шәхес тәрбияләү – мәктәпнең төп эш юнәлеше. Нинди тирәлектә укуына карамастан, укучы үз ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерерлек белем, күнекмә һәм тәрбия алырга хокуклы. Күп төрле фәннәр, дәрес материалын аңлату өчен кирәкле материаллар белән тиешенчә тәэмин ителмәгән программаларның елдан ел катлаулана бару шартларында, алда әйтеп үтелгән бурыч-максатны ничек тормышка ашырырга?
Балага белем-тәрбия бирүдә һәр милләтнең үз педагогик тәрбия ысул-алымнары бар. Менә шуларны эшкә җигеп тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. Чөнки һәр эш-гамәл гади нигезләмәләрнең тиешле төзелешләре белән генә бер-берсеннән аерыла. Сәйләннәрне бер-берсенә ничек чиратлаштыру алымын өйрәтсәк, аның белән башка төр иҗатны укучы үзе эшли белә башлый. Дәрес материалын аңлатканда А.Эйнштейнның: “Все должно быть изложено так просто, как только возможно, но не проще” дигән гыйбарәсе дәрес бирү алымымда төп маяк булып тора. Бүгенге көн баласы – дәүләтебезнең икътисадый-социаль үсешендә билгеле бер буын чылбыры. Балага белем-тәрбияне нигездә иҗтимагый оешмалар алып барды һәм әле дә дәвам итә. Халык үзенең яшәеше дәверендә бүгенге көн казанышларына ирешкән икән, димәк бу халык үз мәсләген белә. Мәктәптә уку-укытуның максаты белемле кешеләр генә түгел, ә бәлки акыллы шәхесләр тәрбияләү, үстерү.
АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ. Аның һәр адымы, эш-мәнфәгатьләре күз алдында. Ул авылның көзгесе булырга тиеш. Укучылар һәм авыл халкы аңа бәя бирәләр һәм ул бәя синең эш барышыңда алгы сызыкта бара.
Комментарийлар