Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аккош, Чуртан һәм Кысла» (И.Крыловның шул исемдәге мәсәлен Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә уку)

Ләйсән Мингалиева, Казандагы 129 нчы рус-татар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидатыМаксат:− укучыларның әдәбият белеме (мәсәл жанры, аллегория, персонаж терми...

Ләйсән Мингалиева, Казандагы 129 нчы рус-татар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты


Максат:
− укучыларның әдәбият белеме (мәсәл жанры, аллегория, персонаж терминнары һ.б.) буенча белемнәрен тирәнәйтү;
− балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү, метапредмет күнекмәләр булдыру;
− укучыларга әхлакый тәрбия бирү, күмәк хезмәттәшлек итә белү сыйфатлары тәрбияләүгә уңай шартлар тудыру.


Материал: Әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек.
2 нче кисәк. / Г.М.Сафиуллина һ.б. − Казан: «Мәгариф-Вакыт» н., 2013.


Өстәмә материал: Ф.Урманче, К.Миң­нуллин. Татар халык авыз иҗаты. Казан: Мәгариф, 2005.


Җиһазлау: И.Крылов, Г.Тукай, Г.Шамуков портретлары, А.Яхин методикасы буенча терәк таблица, әдәби анализ терминнары язылган күрсәтмәләр, Сингапур белем бирү структурасы буенча кисмә карточкалар (ФРЕЙЕР моделе), презентация материалы, экран, магнитофон.


Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү.
Дәреснең методологик нигезе: иҗади уку методы; А.Яхин методикасы буенча эзләнүле анализ, әңгәмә; Сингапур белем бирү струкуралары (ТИК-ТЭК-ТОЙ, ФРЕЙЕР моделе, ЭЙ АР ГАЙД (өлешчә).
Укыту методлары һәм алымнары: аңлату, әңгәмә, сайлап уку, эзләнү, фронталь эш, такта янында һәм урында мөстәкыйль эшләү.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
− Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез-­саумысыз!)
− Кәефләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек! Татар телен, ана телен өйрәнергә дип килдек!)
− Сезнең яныгызга керергә җыенганда, миңа хат ташучы бер хат китерде. Менә ул. Әйдәгез, шуны ачып укыйк әле! 2 нче слайд
Исәнмесез, дуслар! Без − Алмаз, Булат, Самат − 3 нче сыйныфта укыйбыз. Укытучы апа безгә «Казанның иң күренек­ле урыннары» темасына күмәк проект эшләргә кушты. Алмаз: «Театрлар турында языйк», − ди. Булат музейлар ха­кында язмакчы була, ә Саматка зоопарк те­масы күбрәк ошый. Вакыт уза! Бер фи­кергә килә алмыйбыз! Командабызның күмәк проект эше уңышлы чыксын өчен, безгә нәрсәдер җитми. Зинһар, киңәш бирегез!
− Укучылар, малайларга ярдәм итеп карыйк. Алдыгызда кәгазь битләре ята. Аларга дүрт өлешкә бүленгән схема язылган. 3 нче слайд
Һәр өлешкә җавап язарга кирәк. Уртада ромб эчендә төп сорау куелган: Күмәк эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен, нәрсә мөһим? Кәгазь кырыйларында сүзләр бирелгән. Аларны, игътибар белән укып, дүрт шакмакка бүлеп язарга тиешсез. Һәр шакмакның үз сыйфат төшенчәләре бар: 1 нче шакмак − иң мөһим шартлар һәм характер сыйфатлары; 2 нче шакмак − бик үк мөһим булмаган шартлар һәм характер сыйфатлары; 3 нче шакмак − кирәк булмаган шартлар һәм характер сыйфатлары; 4 нче шакмак − күмәк эшкә зыян китерә торган шартлар һәм характер сыйфатлары. (ФРЕЙЕР моделе)
Сүзләр: белем (знание), күмәклек (коллективизм), җаваплылык (ответственность), сабырлык (терпимость), түземлелек (выносливость), тырышу (старание), киребеткәнлек (делать назло все наоборот), үзсүзлелек (упертость), кеше сүзен тыңламаучанлык (не соглашаться с мнением других) һ.б.
− Сезгә ике минут вакыт бирәм, шул сүзләрне дүрт шакмакка бүлеп языгыз һәм өстәл читенә куегыз, дәрес азагында ул безгә кирәк булачак. (Балалар эшләгәндә, җиңел музыка куела.)
II. Актуальләштерү
− Без укыган хаттагы күмәк эшне башкарганда килеп туган авырлыклар проблемасы моннан ике гасыр элек тә актуаль булган. Шул турыда без бөек рус язучысы Иван Андреевич Крыловның «Аккош, Чуртан һәм Кысла» әсәрен укыгач белербез. Кем соң ул И.Крылов? Сезгә, өй эше итеп, автор турында кыскача мәгълүмат әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез, мәгълүматны тыңлап үтик. (Бер укучы сөйли.) 4 нче слайд
− Сез И.Крыловның «Лебедь, Щука и Рак» әсәрен кайсы сыйныфта укыган идегез? (Җаваплар.) Рәсемгә карагыз әле. Анда нәрсәләр сурәтләнгән? (Әсәрнең персонажлары.) 5 нче слайд
− Рус әсәре татар укучысына да аңлаешлы булсын өчен, аның эчтәлеген Г.Тукай татар теленә үз сүзләре белән тәрҗемә итеп язган булган. Без инде Г.Тукайның кем икәнен беләбез, шулай да, кыскача гына аның турында да сөйләп үтик әле. (Укучы сөйли.) 6 нчы слайд
− Хәзер дәреслекләрнең 32 нче битен ачабыз һәм Г.Тукай тәрҗемәсе белән танышабыз. Игътибар белән тыңлагыз һәм карап барыгыз. (Укытучы укый.)
− Әсәрнең эчтәлеген исегезгә төшердегезме, балалар? Ә менә СССРның халык артисты Г.Шамуков мәсәлне шигъри формада тәрҗемә иткән. Шамуков турында кыскача сөйләп бирегез әле. (Бер укучы сөйли.) 7 нче слайд
− Сез әлеге шәхес турында өлкәнрәк сыйныфларда тирәнтен өйрәнерсез.
III. Яңа материал буенча эш
1. Әсәрнең жанрын билгеләү.
− Хәзер без Г.Шамуков тәрҗемәсендәге «Аккош, Чуртан һәм Кысла» әсәре белән танышырбыз. Чиратлап, икешәр юл укыйбыз.
− Әйдәгез, әсәрнең жанрын билгелик. (Мәсәл.) Рус әдәбиятыннан өйрән­гәнне искә төшерегез: мәсәлнең русчага тәрҗемәсе ничек була? (Басня.) Сезнеңчә, нәрсә соң ул мәсәл? Экранда язылганнар арасыннан дөрес билгеләмәне табыгыз. 8 нче слайд
♦ кызыклы хәл турында әсәр
♦ хайваннар турында кызыклы хикәя
♦ гыйбрәтле, акыл өйрәтүле кечкенә хикәя
(Дөрес билгеләмәне хор белән укыйлар.)
− Башка әсәрләрдән аермалы буларак, мәсәлгә нинди билгеләр хас?
(Тактада, ике баганада эленеп торган карточкаларны бер-берсе белән кушып, мәсәл жанрының моделен төзү.)
Әкияттәге кебек         тормышта булган тискәре сыйфатларны читләтеп күрсәтү өчен җәнлекләр катнаша
Шигырьдәге кебек    рифмасы бар, тезмә формада языла
Мәкальдәге кебек      әхлакый нәтиҗә, үгет-нәсыйхәт (мораль) бар
(Бергә укыйлар.)
• Физминут (оча торган предметларны әйткәндә, очу хәрәкәтләре ясала)
Очты-очты, аккошлар очты (чуртаннар очты, кыслалар очты, чыпчыклар очты, балыклар очты, авыр йөкләр очты һ.б.)
2. Мәсәлгә анализ ясау (А.Яхин методикасы кулланыла).
− Хәзер мәсәлне өлешләргә бүлеп карыйк.
1 нче өлеш (9 нчы слайд): Аккош, Чуртан һәм Кысла арбага җигеләләр. Ничек итеп? (Йөк тартырга сүз берләшеп.)
− Күмәк эш башлар өчен шул гына җи­тәме? (Укучылар җавап бирәләр. Җавап бирә алмаган очракта, өстәмә сораулар куела.)
− Аларның планнары булганмы?
− Йөкне кая илтергә кирәклеге турында сөйләшеп куйдылармы?
− Эшнең килеп чыкмаячагы бу өлештә үк беленәме?
2 нче өлеш (10 нчы слайд). Йөкне тарту (хор белән уку).
− Йөкне тарту ничек башкарылган? (Һәркайсы үз ягына тарткан.) 11−13 нче слайдлар
− Бу персонажларны берләштерә торган уртак сыйфат бармы? (Алар барысы да суда йөзә белә.)
− Геройлар бер фикергә килгән очракта, йөк урыныннан кузгала алыр идеме? (Юк, чөнки алар йөк тарта ала торган хайваннар түгел, ул эшкә алынырга тиеш тә түгелләр иде.)
− Димәк, йөккә җигелгән геройлар дөрес сайланганмы? (Юк, авыр йөкне атлар, яисә көчле хайваннар гына тарта ала.)
3 нче өлеш (14 нче слайд): Йөк бүген дә шул урында.
− Вакыйгаларны, гомумиләштереп, ике өлешкә калдырыйк:
1) йөк тартырга җигелү һәм тарту;
2) йөк урыныннан кузгалмый.
− Темасын билгелибез. Әсәр нәрсә турында? (Йөк тарту турында.)
− Идеясен билгелибез. Мәсәлдә ул мораль дип атала:
− Ни өчен йөк урыныннан кузгалмаган?
− Персонажларга кайсы сыйфат җитми?
− Ни өчен алар төрлесе-төрле якка тарт­кан?
(Күмәк эш нәтиҗәле булып чыксын өчен, бердәмлек кирәк.)
Проблемасы: бердәмлек җитмәү, эш­ләү планы булмау.
− Мондый проблема И.Крыловның тагын кайсы мәсәлендә чагылыш тапкан иде? («Квартет» мәсәлендә.)
15 нче слайд
3. Гамәли бирем.
− Бердәмлек, дуслык, күмәк эш темасы халык авыз иҗатында, аерым алганда, мәкальләрдә дә еш очрый. Әйдәгез, без дә күмәк эш башкарып алыйк әле. Мин һәр төркемгә мәкальләрнең бер өлеше язылган берничә бит кәгазь таратам. Сез шулардан мәкаль төзергә һәм без өйрәнә торган мәсәлгә туры киләме, юкмы икәнлеген әйтергә тиеш буласыз. (Вакыт бирелә.)
IV. Ныгыту. ТИК-ТЭК-ТОЙ
− Әсәрнең эчтәлеге буенча бер уен уйнап алыйк.
Тактага шакмаклар ясалган. Сез, бе­рәм-берәм чыгып, шул шакмакларга тексттан берәр сүз язарга тиеш буласыз. (Бирем башкарыла.) Шул сүзләр белән, текстка нигезләнеп, җөмләләр төзегез. (3 җөмлә төзиләр).
V. Йомгаклау. Рефлексия
− Сез дәрес башында «Күмәк эш нә­тиҗәле килеп чыксын өчен, нәрсә мөһим?» дигән сорауга җаваплар язган идегез. 16 нчы слайд ЭЙ АР ГАЙД
− Әгәр дәрес ахырына фикерегез үзгәргән булса, җавапны үзгәртә аласыз. (30 секунд вакыт бирелә.) Карандаш яки икенче төрле ручка белән дә язарга ярый.
− Тикшерәбез. Балалар, И.Крыловның Г.Шамуков тәрҗемәсендәге «Аккош, Чуртан һәм Кысла» мәсәлен өйрәнгәннән соң, күмәк эшкә карата фикерләрегез үзгәрдеме? Кемнеке үзгәрде? Кул күтәрегез.
− Нәтиҗә чыгарабыз: Киңәшле күмәк эшнең генә нәтиҗәсе уңай була. 17 нче слайд
Билгеләр кую.
Өйгә эш:
1) Малайларга киңәш биреп, үз исемегездән хат языгыз.
2) Дәреслекнең 32−34 нче битләрендәге текстны сәнгатьле укырга өйрәнегез. 18 нче слайд
Дәрескә презентация үрнәге белән журнал сайтында http://magarif-uku.ru/teachers-room/akkosh-churtan-hem-kysla/ адресы буенча танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ