Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү
Гыйльметдинова Әнисә Касыйм кызы,Тукай районы укыту-методик тәэмин итү бүлегенең башлангыч белем бирү методистыХөрмәтле әти-әниләр!Һәрберебез белә, хәзерге көн кадагындагы иң актуаль сорауларның берсе...
Гыйльметдинова Әнисә Касыйм кызы,
Тукай районы укыту-методик тәэмин итү бүлегенең башлангыч белем бирү методисты
Хөрмәтле әти-әниләр!
Һәрберебез белә, хәзерге көн кадагындагы иң актуаль сорауларның берсе – бала тәрбияләү. Балаларны тәрбияләү генә түгел, ә чын шәхес итеп үстерергә омтылу. Каюм Насыйри бик дөрес сүзләр язып калдырган: “Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл”. Бала тәрбияләүнең максаты бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен күреп, аларны хәрәкәткә китерү, баланы физик яктан гыны да түгел, ә рухи яктан да әзерләү, хәзерге җәмгыять шартларында әхлакый шәхес буларак гамәлләр кылучы зат итеп тәрбияләүдән тора. Бу эштән мәктәп тә читтә кала алмый.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Мәктәп ата-аналар белән берлектә эшләгән очракта гына, хәзерге җәмгыятьтә чын шәхес булып калу өчен, балага барлык кешелек сыйфатларын үзләштерүдә ярдәм күрсәтә ала. Баланы шәхес итеп формалаштыру бик җитди һәм катлаулы процесс булганга, мәктәп һәм ата-аналарның бер теләктә булулары бу максатка ирешүдә бик күп мөмкинчелекләр ача.
Мәктәп бу уңайдан нәрсәләр эшли дигәндә, баалаларның иң күңелле чорлары – мәктәп еллары булуын истә тотып эш итәбез. Башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә яңа дуслар, яңа “ачышлар ясау”, уку һәм физик хезмәтне өйрәнү, дөньяны танып белү җәлеп итә. Без, укытучылар, шушы форсаттан файдаланып калырга тиешбез.
Авыл мәктәбе шартларында да бала шәхесен тәрбияләү өчен барлык мөмкинчелекләр дә тудырылган.
Бала тормышына коллектив бик зур йогынты ясый. Балалар бакчасыннан – башлангыч сыйныфка нәниләр формалашкан коллектив буларак килеп керәләр. Мәктәпкә кадәр үк мондый тәрбия алу балага үзен коллективта тота белергә, каршы торырга, буйсынырга, җитәкчелек итәргә мөмкинчелекләр ача. Нәтиҗәдә без балаларда гражданлык, кешелеклелек, җаваплылык, гаделлек кебек әһәмиятле сыйфатларны дәвамлы формалаштырабыз. Моңа балаларның бер авылда, бергә уйнап үсүләре, әти-әниләрнең бер-берсе белән тыгыз элемтәдә булулары, бер үк балалар бакчасына йөрүләре дә йогынты ясый.
Бала шәхесе рухи һәм физик яктан нык булырга тиеш. Мәтәпләрдә балаларрың сәләтен ачу, үстерү өчен бик күп көч куела. Сәләтле балалар белән дә эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу эш белем бирү, спорт, сәнгать юнәлешләрендә алып барыла.
Спорт – балаларның иң яраткан шөгыле. Спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинчелекләр дә тудырылган: мәктәпнең спорт заллары һәркөн ачык, спорт инвентарьлары, маталар, туплар, теннис өстәлләре җитәрлек, тимераякта шуу өчен яңа кортлар ясалды. Бик күп спорт түгәрәкләре эшләп килә.
Хәзерге заман укучылардан иҗади эшли белүне таләп итә. Яшь буын иҗат итәргә өйрәнергә тиеш. Бу сыйфат яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылганда гына формалаша. Авыл мәктәпләрендә тәҗрибәле, яңалыкны тиз кабул итә торган, камиллеккә омтылучы иҗади шәхесләр – укытучылар эшли. Укытучының иҗади шәхес, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия, компьютер һәм видеотехника белән дус булуы, сәламәт яшәү рәвешен алып баруы, баланы да иҗади, сәнгать ягыннан үстерегә мөмкинчелекләр бирә.
Баланың укытучыга ачыктан-ачык сорау бирүе, ирекле рәвештә фикерне җиткерүе, аның белән кара-каршы сөйләшә алуы белем алуны нәтиҗәле итә. Авыл мәктәбе сыйныфларында бала саны бик күп булмаганга күрә, укытучының һәр укучының мөмкинлекләрен белеп, аның белән шәхси эш алып барырга уңай шартлар бар.
Болар барысы да баланы иҗади, белем, спорт, сәнгать ягыннан үстерергә, игелекле, гадел, намуслы, тәрбияле яки чын шәхес итеп формалаштыру өчен мөмкинчелекләр ача.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Мәктәпнең генә тырышлык куюы бик аз әле! Бала гаилә йогынтысын тоеп, әти-әни үрнәгендә үсә. Гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып барса, сәнгать, спорт белән кызыксынса, балага яңа мәгълүмат алуда, иҗади хезмәттә булышлык күрсәтсә, ике яклап та (мәктәп һәм гаилә бердәмлегендә) йогынты ясала. Шулай булган очракта гына яшь буынның шәхес булып формалашуында өмет бик зур. Укытучы һәм ата-аналар тәрбияләү процессын заман таләпләренә туры килерлек итеп оештырганда гына яңа шәхес формалаштыра алабыз.
Комментарийлар