Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе – тәрбия мәктәбе

Вафина Розалия Гомәр кызы,Лаеш районы Нармонка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыХәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар!Мин бүген сезнең белән «Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесе тәр...

Вафина Розалия Гомәр кызы,

Лаеш районы Нармонка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар!


Мин бүген сезнең белән «Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесе тәрбияләү» дигән темага сөйләшәсем килә. Балада шәхес тәрбияләү – бик катлаулы һәм җитди, туктаусыз бара торган процесс. Ул бала туган мизгелдән башлана һәм кешенең гомер дәвере буйлап дәвам итә. Тәрбиянең иң кирәклесе, башлангычы, төп өлеше балачак чорына, мәктәп чорына туры килә. Ә мәктәптә баланың 11 ел гомере уза. Ләкин тәрбияне мәктәпкә генә кайтарып калып булмый. Тәрбиянең нигезендә рухи, әхлакый, сәламәт, физик яктан үсеш алган шәхес тәрбияләү тора. Бала күңеле язылмаган кәгазь бите кебек. Шул җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек «энҗеләр»ен салу мәктәп, ата-аналар, әйләнә-тирә мохит, җәмгыятебезнең бердәм булып эшләвеннән тора.


Без авыл җирлегендә яшибез. Авыл һәм шәһәр шартларында бала тәрбияләүнең аерма һәм охшаш яклары бармы соң? Шәһәрдә мәдәният учаклары, музейлар, өстәмә белем бирү оешмалары күбрәк. Ә балаларның ничә проценты аларга йөри икән соң? Барлык гаиләләрнең дә мәдәният учакларына йөрергә мөмкинлекләре, шартлары бармы икән соң? Авыл гаиләләре дә хәзерге вакытта шәһәрнең төрле урыннарына йөреп тора. Мәктәп автобусында курчак театрына, циркка, зоопаркка, музейларга сәяхәтләр оештырыла. Каникулларда укучылар белән берлектә Санкт-Петербургка, Мәскәүгә, Болгарга, Свияжскига экскурсияләр оештырылды. Төрле театрлардан, цирклардан артистлар килеп тора. Мәктәптә, авыл җирлегендә, район үзәгендә музейлар эшләп килә. Казанга барганда балалар белән төрле музейларга да керәбез. Мәктәптә барлык бәйрәмнәр дә зур итеп уздырыла. Әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла. Балалар өлкәннәргә, сугыш ветераннарына булышалар. Бәйрәмнәргә чакыралар... Әйе, авыл мәктәбе һәрвакытта да гөрләп тора...


Авыл мәктәбе хәзер шәһәр мәтәбеннән аерылмый: кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган зур уку бүлмәләре, күпчелек классларда проекторлар, интерактив такталар, компьютер бүлмәләре, спорт залы, футбол, хоккей мәйданчыклары, зур китапханә, ашханә, актлар залы. Күптөрле түгәрәкләр эшләп килә.


Авыл мәктәбе язмышы турында сөйләгәндә, без нигездә бөтен авыл язмышына кагылабыз. Авылда мәктәп – гади белем бирү оешмасы гына түгел, ә хөкүмәтнең тормыш тәртибе, мәдәни, рухи үзәге, авыл тормышы үсешенең көчле факторы. Юкка гына халыкта мәктәпсез авылны айсыз мәчет, димиләр. Яхшы мәктәп булса, яхшы авыл да була, димәк, республикабыз да яшәячәк.


Шуның өчен безнең максат – мәктәпне әйләнә-тирә мохитның рухи, иҗтимагый үзәгенә әйләндерү, кече ватаныбызның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен үстерү. Ләкин шул ук вакытта укучыларга көчле, тулы белем бирү. Бу белемнәр аларга алдагы тормышларында дөрес юл табарга булышырга тиеш.


Хәзерге заманда мәгарифтә барган яңалыклар заманча мәктәп моделе төзүне сорый. Ә заманча мәктәп укучыларга белем, күнекмә, осталыклар гына түгел, балаларда үз теләкләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Мәктәпләрдә икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертелде. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кулланып белем бирү – заман таләбе. Моның өчен укытучыга да бик күп белергә, эзләнергә кирәк. Укытучы авылда эшләсә дә, белеме һәм осталыгы буенча шәһәр укытучыларыннан калышмый. Интернет, мультимедиа, видеоаппаратларын иркен куллана, үзбелем дәрәҗәсен күтәрү буенча даими эшли. Укытучы хәзер укучыларга иптәшләрчә карарга өйрәнергә тиеш. Хәзерге заманда балаларга балык тотып бирергә түгел, балык тотарга өйрәтеп «кармак» бүләк итү кирәк.


Мәктәпне тәмамлаучы укучы иҗтимагый яктан актив, җаваплы кеше, заманча тормышка җайлашу өчен өчен, билгеле бер дәрәҗәдә тормыш тәҗрибәсе булган шәхес булып чыгарга тиеш. Авыл җирлегендә бу шартлар үтәлү өчен барлык мөмкинчелекләр дә бар.


Авыл мәктәбенең тәрбия эшчәнлегендә өстенлекләре дә бар.


Укытучылар укучыларны мәктәптә генә түгел, мәктәптән тыш та һәрвакыт күз уңаенда тота. Аларның ни белән шөгыльләнүен, кемнәр белән аралашуын, гаиләсенә мөнәсәбәтен, уй-фикерләрен белеп тора.


Авыл балалары табигатькә, халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына якын тора. Авыл гаиләсендә буыннар бәйләнеше бар.Чөнки балалар әти-әниләре, абый-бабалары белән бергәләп яши. Өлкән буын кешесенең тәрбиясендә үсәләр. Гаиләдә гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Безнең авылда хәзерге вакытта да ел саен «Карга боткасы», Нәүрүз, сабан туе, Сөмбелә бәйрәмнәре уздырыла. Яңгыр булмаган елларны балалар белән бергә «Киләмәт» (яңгыр теләү) уздыралар, боткалар пешерәләр, догалар укыйлар. Әби-бабалары белән ураза тоталар, Коръән сүрәләре тыңлыйлар.


Авыл баласы – табигать баласы. Урман-кырлары, күлләре янәшәдә генә. Дәрестән тыш чараларда туган якның табигате турында бик күп әңгәмәләр үткәрелә. Укучылар һәр язда яшь агачлар утыртуга йөриләр, тирә -якны чистартуда булышалар, экологик рейдлар уздыралар, һәйкәлләрне тәртиптә тоталар, урамнарда чәчәкләр утырталар. Үзләре эшләгән эшкә алар беркайчан да салкын карамаячак. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә.


Авыл укытучысының дәрәҗәсе югары тора. Ул һәрвакытта да авыл халкының киңәшчесе булып торган. Укытучылар авылдагы тормышның үзәгендә кайныйлар. Шуңа күрә укучылар алдында аларның абруе югары.


Авыл мәктәбендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү беренче урында тора. Бала тәҗрибә участогында эшли, совхозда кыр эшләрендә катнаша, өйдә әти-әнисенә булыша. Яшьтән эш сөеп үсүнең бер дә зыяны юк. Балалар мәктәп бакчасында үзләре үстергән чәчәкләрне күреп сокланалар. Бакчада үскән яшелчәләрне кыш буена ашханәдә ашыйлар. Совхоз да мәктәпне тиешле яшелчәләр белән тәэмин итеп тора. Шунлыктан ашханәдә ашау бик арзанга чыга. Ул бит аларның хезмәт җимешләре. Күп мәктәпләрдә һөнәри ориентация буенча эш алып барыла. Һәр укучы үзенә яраклы, һөнәр базарында сорала торган эшне сайларга әзер булырга тиеш.


Физик тәрбия алу өчен дә барлык шартлар бар. Һәр сыйныфта атна саен өчешәр сәгать физкультура дәресе уздырыла; футбол, волейбол, көрәш, дзюдо түгәрәкләре эшләп килә. Башлангыч классларда ФГОС буенча спорт түгәрәкләре эшли. Мәктәптә тренаж бүлмәсе, зур спорт залы, яңа футбол, хоккей мәйданчыклары, спорт инвентарьлары бар. Балалар бик теләп спорт белән шөгыльләнәләр.


Димәк, авылда бала шәхесен тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. Хөкүмәтебез авыл мәктәбенә йөз белән борылсын иде...


Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү – көнүзәк мәсьәлә. Бу – мәктәп бетүгә таба бара, дигән сүз. Яшь белгечләр башка эшкә китәргә мәҗбүр була. Авыл мәктәпләрен гел кыскартып, оптимизацияләп торулары аркасында авыл укытучысы гел кыл өстендә эшли. Иртәгә нәрсә буласын белми, яңа уку елында нәрсә көткәне билгесез. Ә бит барыбыз да беләбез: авылда мәктәп бетсә, авыл да бетә. Яшьләр авылдан күчеп китәчәк. Ә алар китсә, анда кем калыр? Кайда авылыбызның киләчәге? Хөкүмәтебез мәктәпләрне саклар урынына яба да куя. Җитәкчеләр мәктәпләргә оптимизация үткәргәндә, балаларның сәламәтлеге турында уйлыйлармы икән? Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. I сыйныфтан беркемнең дә баласын салкын автобусларга утыртып чыгарасы килми шул... Мәктәп япканда, «алтын таулар» вәгъдә итәләр. Балалар X – XI сыйныфка күрше авылга бармый, ә шәһәргә юл тота. 14 – 15 яшьлек балалар ата-ана канаты астыннан чыгып китеп, шәһәр тормышында үз юлларын табарлармы, начар юлга тайпылмаслармы, адашып калмаслармы? Ник бер дә бала язмышы уйланылмый икән соң? Ә бит авылларда белем дәрәҗәсе дә югары, БДИ ларны да уңышлы биреп баралар. Хөкүмәтебез мәктәпләрне япканчы, аларга булышсын, ярдәм итсен, яшьләргә яшәр өчен шартлар тудырсын иде...


Авылларыбыз төзекләндерелсен, яшьләр авылдан китмәсен, ә кайтсын, авыл мәктәпләре саклансын дигән теләктә калам.


Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, кадерле ата-аналар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ