Авыл мәктәбенең яшәргә хакы бар
Әлфәт Каюм улы МӨГЪТӘСИМОВ,Мамадыш районы Көмеш Күл урта мәктәбенен югары категорияле химия-биология укытучысы. Эш стажы - 36 ел.Эссене, “кызыл диплом” алгач, яңа юллар ачылса да, авылга кайтып, 36 ел...
Мамадыш районы Көмеш Күл урта мәктәбенен югары категорияле химия-биология укытучысы. Эш стажы - 36 ел.
Эссене, “кызыл диплом” алгач, яңа юллар ачылса да, авылга кайтып, 36 ел шунда эшләгән укытучы буларак, үземнән чыгып язу урынлы кебек. Мин яшь чакта гаделлек тантанасына да, матурлык тәрбияләү аша дөньяны яхшыга укытучы үзгәртә алуына да чын күңелдән ышандым. Укытучы һөнәрен сайлап, аңлы рәвештә, бу бик үк отышлы булмаган юлга бастым. Конфуцийны Кытайда Укытучы дип атаганнар. Гайсә, Мөхәммәт пәйгамбәрләр дә, борынгы Греция философлары да - укытучылар. Беркатлыгым белән, бүген гаделлелек тәрбияләү күпкә җиңелрәк дип уйладым. Әмма Сократ кебек - цикута эчү, Гайса кебек тәрегә кадаклану аша узмасам да, үз юлымда бу кадәр авырлык очрар дип көтмәдем. Гомер буе укытучы һөнәренә тугры булып яшәвем заман укытучысы нинди булырга тиешлекне үземчә аңлавыма ачык мисалдыр. Сәләтемә карата бик үк мул булмаган тормышымнан тәм табып яшәү, авырлыкларга бирешми, күбрәк көч белән эшләп, уңышка ирешү, ялгышканда нәтиҗә ясап, аны төзәтү минем тормыш максатым булды. “Иң беренче сүз булган”,- диелгән изге китапта. Сүзнең бөек көче гамәлдән аерылган чорда укытучы җәмгыятьтә үз урынын югалта бара. Шуңа, минемчә, үз өстеңдә эшләү- иң мөһиме. Никадәр күбрәк эшлисең, шул кадәр үзеңә таләп арта. Мактану түгел, тик мин үземне хәзерге заман авыл укытучысы үрнәгенә якынлаштым дип саныйм. Шөкер, “Мамадыш районы географиясе” дигән китабым басылды. Күптөрле һөнәри бәйгеләрдә җиңүче булдым. Гаиләбез белән тулы канлы авыл тормышы белән яшибез. Шуңа да, авыл укытучысы нинди булырга тиеш, авылны ничек саклап калырга була дигән сорауларга да үз фикерем бар. Авылда соңгы 10 елда балалар саны кимү мәктәпләр күпләп юкка чыгуга китерде. Бу шартларда авыл укытучысы нишләргә тиеш? “Авыл бетә!” дип сөрән салыргамы, әллә “Дәүләт белә...” дип, тормыш агымына иярергәме? Мәктәпләрне кушу бу мәсьәләне чишми. Ә бит авыл җирлегендә, ел саен өчәр гаилә коруга ирешкәндә дә, якын елларда мәктәпкә 300 ләп бала киләчәк. Укытучының бу чорда төп вазыйфасы - мәктәпләрне саклап, балалар санын арттыруга юнәлгән эшчәнлек. Анда яшьләрне бары фермер эше генә көтә дигән фикердән арынып, яңа төр һөнәрләр (авыл туризмы, сервиз һ.б.) белән уңышлы шөгыльләнергә дә отышлы дигәнне сеңдерү мөһим. Моның өчен ата-аналар белән бер юнәлештә эшләүгә ирешү авылда эшчән гаиләләрнең яхшы тормышын, табигатькә якынлык, сыйфатлы азык, куркынычсызлык, балалар тәрбияләүдә өстенлекләрне күрсәтү, авыл мәдәниятын үстерү. Бу - авылда “Сабантуй” кебек бәйрәмнәрнен сыйфатын күтәрү, онытылган “Дәрә боткасы” кебекләрен кайтару, “Авыл бизәге” кебек яңаларын булдыру, авылның танылган шәхесләрен зурлау, искә алу кичәләре оештыру; авыл хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Авыл мәктәбенең ел буена сузылган кул хезмәте мәхәббәт тәрбияләми. Бу бары сыйфатсыз, биздергеч хезмәт. Мәктәпне заманча җиһазланган, яңа ысуллар, сортлар сынаучы проектлар үзәгенә әйләндерү; мәктәптә күз буяучылыктан арыну. Бүген укытучыга үз фәненнән тирән белем бирү генә аз. Аның алдында тормышка яраклашкан укучы түгел, ә аны уңайга үзгәртергә сәләтле, иҗади шәхесләр тәрбияләү бурычы тора. Шунда гына матур тормышның кадерен белгән яшьләр авылда яшәр. “Матурлык дөньяны коткарыр!”-ди Достоевский, үзенең “Идиот” әсәрендә идиот Мышкин авызыннан. Шулай да, мин бүген дә аның белән фикердәш һәм “Дөньяны матурлык коткара!” дип ышанып яшим.
Комментарийлар