Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәпләрен саклап каласы иде!

Роза Тәлгәт кызы ХӘЙРЕТДИНОВА, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 20 ел.Миңа сорау бирсәләр:- Бәхет ни ул? – дисәләр,Бәхет шул...

Роза Тәлгәт кызы ХӘЙРЕТДИНОВА, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 20 ел.


Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? – дисәләр,
Бәхет шул – укучыларың
КЕШЕ булып үссәләр.

Клара Булатованың әлеге шигыре, мөгаен, үз хезмәтенә бирелгән, аны яратып башкарган һәр укытучының тормыш девизы, эшендә ярдәм итүче юллардыр. Бигрәк тә без, укучыларыбызны туганнан алып күз алдында үстерүче, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәч, язмышыннан хәбәрдар булып яшәүче, кирәк булса, киңәшен бирүче кешеләр – авыл укытучылары өчен. Уйлап карыйк әле, нинди соң без, хәзерге заман авыл укытучылары? Безгә нинди сыйфатлар хас?


Беренчедән, кояшның тәүге нурлары белән уянып, табигатьнең һәр фасылын күзәтүче, аның гүзәллегенә сокланучы хисчән кешеләр без. Иң чиста һаваны сулап, иң саф чишмә суын эчеп сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар да без. Иртәнге сәгать 7дә мин эшкә ашыгам. Авылның икенче башында урнашкан мәктәбемә барып җиткәнче, күпме авылдашымның хәлен белергә, аларның сәламен алырга өлгерергә кирәк бит. Безнең яшәү рәвешебез: эшебез, шәхси тормышыбыз, гаилә һәм балаларыбыз – бөтенесе авыл кешеләренә ачык. Бертөрле сөйләшеп, икенче төрле яшәү мөмкин түгел авылда. Шуңа күрә һәр сүзең, һәр гамәлең өчен зур җаваплылык тоеп, барысын да җиренә җиткереп уйлап яшисең. Без үзебезнең тормыш үрнәгендә үк укучыларга гына түгел, авылдашларга да тәрбия бирүче хөрмәтле кешеләр.


Икенчедән, без – үз фәнен яхшы белүче, яратучы, аны укучыларга җиткерүче фидакарь хезмәт кешеләре. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, Интернет челтәреннән генә риза булмыйча, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына тугры калып, республика, район газеталарының һәр саны белән танышып, яңалыклардан хәбәрдар булып баручылар. Бүгенге яңа технологияләр, мәгълүмат ташып торган заманда укучының һәр соравына җавап табар өчен, компьютер технологияләрен аннан яхшырак үзләштерер өчен күпме тырыш булырга кирәк безгә. Шул тырышлык нәтиҗәсендә зур шәһәрләрдән читтә яшәсәк тә, бөтен халкы саф татар телендә генә сөйләшкән авылда белем бирсәк тә, укучыларны төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына тиешенчә әзерлибез. Нәтиҗәләр куанычлы булгач, алга таба тагын да илһамланып эшлисең.


Өченчедән, авыл мәктәбе – укучының икенче өе, гаиләсе. Үз балаң белән уртак тел табарга, анда уңай сыйфатлар тәрбияләргә ничек тырышасың, һәр укучы белән дә шулай ук. Ана телендә, гореф- гадәтләргә нигезләнеп бирелгән тәрбия үтемле дә, гомерле дә була. Тәрбияле бала белемгә дә омтыла. Бүгенге балалар бик тиз ярсып китә, үзен генә хөрмәт итә, күп вакыт үзен ялгыз хис итә, ләкин ул барыбер бала булып кала. Шул баланың күңеленә ачкыч табып, яхшы белән начарны аерырга өйрәтү - безнең зур бурыч.


Авыл укучылары яшүсмерлек чорын, рухи яктан ныгу чорын үз гаиләсе, үз укытучылары, үз мәктәбендә үтә, монда начар гадәтләргә урын калмый. “Мәктәп, бала, гаилә” чылбырында укучы үзен әһәмиятле шәхес итеп кабул итә, үзендә җаваплылык хисе тәрбияли. Белемле, рухи яктан сәламәт, нык булган авыл укучылары зур шәһәрләрдә дә югалып калмый, югары уку йортларында белем ала, тормышта үз урынын таба.


Бүгенге көндә авыл мәктәпләрен берләштерү, матди-техник базалар ныгыту юнәлешендә эш алып барыла. Бу уңай күренеш булса да, кечкенә авыл мәктәпләренә югалу куркынычы яный. Милли, әхлакый тәрбиянең үзәге булган авыл мәктәпләрен саклап каласы иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ