Авыл мәктәпләрен ябу – татар милләтен югалту ул
Гөлүсә Рафил кызы КӘБИРОВА, Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыУкытучы һөнәре элек-электән мөһим булып саналган. Аңа булган хөрмәт берва...
Гөлүсә Рафил кызы КӘБИРОВА,
Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы һөнәре элек-электән мөһим булып саналган. Аңа булган хөрмәт бервакытта да кимемәгән. Авылның нинди генә катлам кешесе аңа рухи ярдәм сорап килмәгән?! Һәрберсенең моң-зарларын тыңлап, аңлап, кыйбласын күрсәтеп җавап биргән мөгаллимәгә дәрәҗә генә түгел, ихтирам да көчәя барган. Һәрдаим үз белем-күнекмәләрен күтәрү өстенә, авыл халкы алдында, киң җәмәгатьчелек каршында да чыгышлар ясау, халыкны агарту – боларның барысы да укытучы җилкәсенә төшә. Әйе, үз заманында абруе зур булган аның.
XXI гасыр – мәгълүмати-коммуникация технологияләре (ИКТ) заманы. Хәзер авыл укытучыларына да, шәһәр укытучыларына да заман агышына иярергә туры килә. Кешелек дөньясының бөтен рухи һәм физик эшчәнлеге шушы “тар монитор” кысаларына керергә мәҗбүр була. Аның да уй-фикерләре шунда чагылыш таба. Җанлы сөйләмгә “урын калмаган” кебек тоела...
Ике чор арасында урнашкан киртә киләчәккә адым ясарга комачауламасмы? Бер яктан аңлашыла да, һәр кеше шул чор идеясе белән барырга, яңа идеяләр һ.б. алып килергә тиеш. Әмма уңайлы техникага кызыгып, көндәлек эштә аларны кирәгеннән артык кулланып, матур, аһәңле сөйләм теленең дә юкка чыгуы бар бит. Мондый проблемалар борчуга сала, әлбәттә.
Хәзерге заман укучылары электрон китапларны үз итә. Үзенә тиешле мәгълүматны ул шуннан туплый. Минемчә, матбугатның, китапларның электрон версиясен генә түгел, ә “җанлы” өлешен дә сакларга кирәктер. Авторларның үз укучысы белән бердәнбер өзелмәслек сихри күпере салына бит. Шул күпердән күпме рухи һәм мәгълүмати чыганак юл ала. Күзебезнең ачылган урыны нәкъ шул газета-журналларга кайтып кала. Хәзерге заман укытучысы дәресләргә әзерләнгәндә интернет-ресурслардан гына түгел, ә мәгълүмати чаралардан да оста файдаланырга тиеш .
Уку-укыту елына алынган методик тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык педагогикасына нигезләнеп, укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү”. Бу – биш елга алынган тема, дөрестән дә, ул иҗади яктан килергә ярдәм итә. Уй-фикерләрне туплап, авторның әйтәсе килгән фикерен, андагы проблемаларны, идеяне аерып чыгарырга булыша. Альберт Яхинның бу өлкәдә эшләгән һәм практикада кулланылган хезмәтләрен әйтү бик мөһим, дип саныйм. Ул бу адымны шушы чорга кадәр, ягъни ФДББС “аяк басканчы” ясаган иде. Шундый зур күләмле романнарны һәм дә башка чәчмә әсәрләрне үзенең алым һәм ысуллары ярдәмендә анализларга өйрәтә. Намус, вөҗдан, шәфкатьлелек кебек төшенчәләрне ассызыклый. Гади генә нәтиҗәләр ясау да акыл даирәсен киңәйтә, тормышка нигезләнеп нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Баланың тормышка карата күзаллавын булдыра. Һәр әсәрнең эчтәлеге өлешләрнең үзара бәйләнешләрендә генә ачыла бара, шуңа күрә дә әсәрнең эчтәлеген ачу үзеннән-үзе иҗади эшкә әверелүен күзәтәбез.
Чыннан да, аның методикасына нигезләнеп укыту күп вакыт таләп итсә дә, баланың үз фикерен булдыру ягыннан гаять әһәмиятле. Бу да – үзенә күрә ачыш. Укытучылар А.Яхин методикасын өлешчә генә булса да файдаланып эшләсәләр, һичшиксез, мөстәкыйль уйлап, фикерен әйтә белүче шәхес тәрбияләячәкләр.
ФДББСның мәгариф системасына килеп керүнең уңай һәм тискәре яклары да күзәтелә. ФДББСка нигезләнгән дәреснең уңай ягы шунда ки, укучылар төркемнәрдә эшләп, мөстәкыйль рәвештә уй-фикерләрен белдерә алалар. Димәк, йомшак укучының да белемгә тартылу сәләте сизелә, ә тискәре ягы дип, бәяләү системасының ахыргача эшләнеп бетмәвен саныйм. Минемчә, бәяләүне укытучы үзе генә куярга тиеш.
Педагог – компетент шәхес, дибез. Мөгаллимнең һөнәри компетентлык моделе мәгариф системасының барлык өлкәләрендә дә белемне чагылдырырга тиеш.Ул үзенең укучысына, ата-анага карата, әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә яхшы мөгалләмәдә булырга тиеш. Аны түбәндәге формулага салып булыр иде: педагог= компетент шәхес+мәгълүмати чыганак. Әйе, хәзерге заман укытучысы бернәрсәгә дә битараф калмыйча, һәрвакыт ярдәм кулын сузучы шәхес булып формалашырга тиеш. Мәгълүмати чыганаклар үсә барган саен, укытучыларга яңа таләпләр арта бара. Укытучы үз һөнәрен һәм балаларны яраткан очракта гына фәнгә кызыксыну һәм мәхәббәт уята ала. Укучылар белән берлектә эзләнү-тикшеренү эшләре аша иҗади проектлар төзү, викториналар, презентацияләр, әдәби кичәләр һ.б. уздыру уңай тәэсир калдыра. 2015–2016 уку елында укучылар белән Гомәр Саттаровның эшчәнлегенә һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашу, III республикакүләм эзләнү-тикшеренү проектында “Чишмә – изге урын” темасына сочинение язу, ”Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнгән иң яхшы иҗади эш” конкурсында катнашу, Афзал Шамов иҗатына багышланган конференциядә рефератлар яклау, Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби викторинада көч сынашу, Муса Җәлил иҗатына багышланган “Җәлилчеләр” дип исемләнгән презентация әзерләү, “Чит илдәге милләттәшләребез” темасына ачык дәресләр, танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар, музейларга экскурсияләр һәм башка бик күп эш төрләре башкарыла. Шулай итеп укучыларны сүзләр дөньясына алып кереп, ана телебезнең нинди бай хәзинә икәнен җиткерә алабыз. Менә шунда инде алар, чагыштырып, анализ ясап, кешелек кыйммәтләрен аерып чыгаралар. Бу аларга рухи һәм физик яктан камил шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Конкурсларда катнашу, чыгышлар ясау – барысы да тагын бер кат укучыны да, укытучыны да ныгыта. Укытучы үз эшчәнлегендә нинди генә алымнардан, ысуллардан файдаланса да, ул укучыда үз максатына барып ирешердәй шәхесне күз алдында тотарга тиеш. Шунда ул үз нәтиҗәсен күрә, файдалы якларын билгели. Әдәби әсәрләр аша бәхет сүзенең тулы мәгънәсен интернет челтәрләргә таянып кына түгел, азмы-күпме үз тәҗрибәсенә таянып, әдәби китаплар аша билгели алса, укытучы өчен бу зур бәхет була. Авторларның китаплары белән күперне ныгыта алсак, “шаблон” фикерләр күңелгә килеп безне йөдәтмәс. Матур фикерләр күңел бишегендә тибрәнеп, үз юлын алыр.
Ә зуррак авыллардагы мәктәпләрне саклап калу – мәгариф системасының зур бурычы, дип уйлыйм, чөнки монда милләт язмышы да хәл ителә. Мәктәпләрне ябу бер хәл, ә милләтнең үз илендә югалуы борчуга сала. Моның уңай хәл ителүен укытучылар гына түгел, авыл кешеләре дә көтә, чөнки бөтен нәрсә бер-берсенә эзлекле рәвештә бәйләнгән.
Комментарийлар