Авыл укытучысы – авыл халкының көзгесе
Галия Нәкыйф кызы Гәрәпова,Спас районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Никольск урта гомуми белем бирү мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 28 ел. Сентябрь... Мин с...
Спас районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Никольск урта гомуми белем бирү мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 28 ел.
Сентябрь... Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам... Рус авылы, рус телендә белем бирә торган мәктәбем... Ничә ел рус балаларына татар теленә карата кызыксыну уяту өчен, татар халкының тарихына хөрмәт тәрбияләүгә күпме көч куелган. Ике яклап тезелеп киткән ак каеннарым бүген дә мине каршы ала. Саумы, каеннарым? Мин кабат сезнең яннан узып эшкә ашыгам. Мин эшли башлаганда мәктәп паркында ак каеннар, яшел чыршылар әле яңа гына утыртылган иде. Дәрескә рус балалары түгел, хәтта татар балалары да теләп йөрмәгән вакытларда минем күңелемнең ярсуын, еларга җитешсәм дә, бирешмичә, яңа чаралар эзләп, бөтен ихтыяҗ көчемне туплап, тагын күтәренке кәеф белән сыйныфка килеп керүләремне, яшь агачлар дәшмичә күзәтеп, барысын да сизеп, минем ниятләремне хуплап торалар кебек иде. Хәзер инде каеннар да, чыршылар да үсеп, тамырларын тирән җибәреп, көчле җилләргә каршы торырлык булып торалар. Шул агачларга караганда гына эш елларым турында уйланам... Ничә ел узган?! Әйе, хәзер мин дә тәҗрибәле укытучы, мин алып барган фәнем дә мәктәптә абруйлы.
Менә мәктәбем ишеге. Бүген каен яфраклары коела башлаган. Әнә берсе, бөтерелеп, агач төбенә төшеп ятты, ә икенчесен шаян көз җиле ераккарак алып китте.
Минем укучыларым да, шул каен яфраклары кебек, төрлесе төрле якка таралачак. Каен агачы – мәктәп, ә яфраклар – укучыларым. Язмыш җиле аларны төрле җирләргә алып китәчәк. Ә ничек итеп бу олы җиһанда үз урыныңны табарга? Каен агачы һәрбер яфрагы белән үзенчә сөйләшә, үзенчә иркәли кебек тоела миңа. Агачтан аерылып очканда калтырана яфрак, җилгә каршы торырга тырышкандай була. Ә җил үзенекен эшли.
Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Берсе күзләрен яшерә – дәрескә әзер түгел, икенчесе туры карый – өметле укучы, өченчесе мәктәп киеменнән түгел, димәк, әбисендә кунган – әти-әнисе читкә китеп эшли. Авылда авыл хуҗалыгы таркалгач, һәркемгә дә эш юк шул.
Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә иде, дәрестә сөйлим, шигырләрне яттан укыйм, җырлар да тыңлыйбыз. Мин – артист, ә укучыларым – тамашачылар. Тырышам, ә нәтиҗә канәгатьләндерми: рус укучылары татарча иркен сөйләшеп китмиләр. Ни өчен?
Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.
Уйлана торгач, мин татар телен коммуникатив укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнеп укыта башладым, Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә, программасына күчәргә булдым. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саади.
Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен. Яңа заман таләпләре буенча укытучы яңа информацион технологияләр кулланып эшли, ләкин авылдагы тормыш элеккечә күзгә-күз аралашу, бер зур гаилә булып яшәү белән һаман да аерылып тора. Авыл укытучысы – авыл халкының көзгесе ул. Укытучы авылда тәрбияче дә, оештыручы да, киңәшче дә, алып баручы да. Авылда аның киеме дә, үзен тотышы да үрнәк алырлык булып торырга тиеш.
Киләчәктә кем булыр минем укучыларым?! Татар теленә хөрмәт белән карап, аңа кулланыш табырлармы, толерант шәхесләр була алырлармы? Ак каенның бу яфраклары да беркөнне коелып оча башлар бит?! Әмма кая гына очсалар да, нык булырлар кебек.
Мин иртән эшкә барганда, каршыма очраган эшлекле кешеләр арасыннан үз укучыларымны танысам иде, алар минем белән шулай ук татарча исәнләшеп узсыннар. Ә миңа көн саен шул каеннарым янына ашыгырга язсын, яңа күренгән яфраклар белән серләшеп, уртак тел табып яшәсәм иде.
Комментарийлар