Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы булуым белән горурланам

Венера Илгизәр кызы ШАКИРОВА,Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 30 ел.Һәрбер кеше, озак еллар үтсә дә, мәктәп елларын сагынып искә ала. Һәм, ә...

Венера Илгизәр кызы ШАКИРОВА,
Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 30 ел.

Һәрбер кеше, озак еллар үтсә дә, мәктәп елларын сагынып искә ала. Һәм, әлбәттә, мәктәп турындагы уйлар, һичшиксез, безнең укытучыларыбыз белән тыгыз бәйләнгән.  "Укытучы" дигән горур исем гасырлардан гасырларга килә. Әлеге һөнәр елдан ел камилләшә генә бара. Бүгенге көн укытучысының белемнәре узган гасыр укытучысыныкы белән чагыштырырлык та түгел. Безнең тормышка килеп кергән яңа технологияләр, укыту ысуллары - болар барысы да бүгенге көн укытучысын тасвирлый.


Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга, кешеләргә тәэсир итү көченә ия булырга кирәк. Әмма шул ук вакытта укытучыларда үзгәрми кала торган сыйфатлар бар. Ул - балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату, һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Замана белән бергә тәрбия бирү алымнары да алышына тора, әмма җәмгыять барыбер, иң беренче чиратта, тәрбияле, итәгатьле, гадел, сөйкемле кешеләргә мохтаҗ.


“Көз килүнең беренче билгесе нәрсә? Ул-авылга яңа укытучы килү. Яңа укытучы, гадәттә, авылга 15 август көнне килә.Чемоданын директорның капка төбендәге эскәмиясенә куя да, өенә кереп китә. Бераздан директор белән бергәләп, алар мәктәп бинасын карап кайталар. “Минем белән дә нәкъ шушы “тарих” кабатланды. 30 ел элек Әйшияз авылына  килеп төшкән яшь укытучы кыз бүген дә шул авылда яшәп , игелекле хезмәтен куя.Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, үзенең һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә тиеш. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Мин 30 ел буена нәкъ менә шундый законнар буенча яшим һәм эшлим. Авылым Әйшиязда  менә шул сыйфатларым өчен хөрмәт итәләр дә инде. Биредә минем укучыларым яшәмәгән бер генә йортны да таба алмыйсың.


Яңа заман авыл укытучысы һәм яшь вакыттагы авыл укытучысы... Аерма бардыр дип уйламыйм мин. Кайсы заманда гына яшәсәң дә, укытучы гел бар яктан да үрнәк булырга тиештер.Авыл укытучысы “кругом килгән“  икәнлеген тоеп яшәргә тиеш. Аның кем икәнлеген капка төбеннән үк белсеннәр.  Авыл укытучысы үзе өчен генә түгел, ә гаиләсе өчен дә җаваплы. Үз балаларыңны югары дәрәҗәдә тәрбияли алмасаң, башка укучыларга кемне өлге итеп күрсәтәсең?! Үз гаиләңдә тәртип булмаса, кайсы ата-ана белән ачыктан-ачык сөйләшәсең?! Үзең олыларга ихтирам күрсәтмәсәң, кемгә “акыл сата ”аласың?! Авыл җирендә яңалыкны синнән лә алда белүчеләр бар бит. Авыл укытучысы элек тә, хәзер дә авыл халкының карап торган ышанычлы кешесе, агарту эшләрен алып баручы.  Үз эшен, үз һөнәрен яхшы белү, мәгълүматлы булу да – замана авылукытучысына мөһим таләпләр. Бүгенге көн белгече иң авыр хәлләрдән, иң  катлаулы вакыйгалардан чыгу юлын табарга сәләтле булсын. Иң мөһиме – авырмасын, авыл укытучысының авырып өйдә ятарга һич кенә дә вакыты юк. Эшләре “тавык чүпләп бетермәслек”. Иртүк торуга сыер саварга... Менә шушуы урында ООО Агрофирма “Уңыш” директорының сүзләре искә төшә. “Укытучы кеше сыер асрарга тиеш түгел. Хайван яныннан чык та мәктәпкә кит, имеш.” Аның бу сүзләре  нәрсә аңлатканны һәммәбез дә аңлый һәм дә килешә. Ләкин, нишлисең бит! Гаилә мәшәкатьләре, үзеңнең яраткан эшең, “күмәк хуҗалык” ка ярдәм итү – болар барысы да авыл укытучысының тырышып, намус белән башкарган хезмәтләре. Шулай да зарланмыйбыз.Таң аткач яки кояш батканда ишегалдына чыгып табигать хозурлыгына сокланып, ел фасылларының алмашынуын күзәтеп авылда яшәү үзе нинди зур бәхет! Шуның өчен илһамланып хезмәт итә дә инде авыл укытучысы.


Замана авыл укытучысы бүгенге үтә мәгълүматлы, баш-аягы белән компьютерга чумган укучысын авызына каратырдай белемле, кызыклы, зыялы булырга тиеш. Шул ук вакытта балаларны аңлый белә торган, укучысына гына түгел, аның әти-әнисенә дә киңәшче булырдай олы йөрәкле, сабыр, түзем. Кыскасы, чын мөгаллим – галим дә, тәрбияче дә, психолог та... Җәмгыять тә, дәүләт тә киләчәк мәктәпләрдә икәнен аңласа иде... Әйе, яңа заман авыл укытучысы һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллекккә омтылып яши. Укучыларыгыз сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендерсен. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телим!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ