“Авыл укытучысы” исемен горурланып йөртәмен
Рамил Хафиз улы СӨЛӘЙМАНОВ,Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 23 ел. Парадокс: үзең хөрмәт иткән хезмәтең, авыл укытучысы һәм а...
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 23 ел.
Парадокс: үзең хөрмәт иткән хезмәтең, авыл укытучысы һәм аның проблемалары турында язып булмый. Авыр языла. Нигә икән дип уйланам да... мөгаен, күңелләрдәге хисләрне сүзләргә күчереп бетерә алмаганнандыр дип нәтиҗә ясап куям. Чиксез тапкыр мактап язылган укытучы хезмәте, идеаль укытучы шәхесе турында җылы итеп җиткерә алмаудан курку хисләре җанга тынгылык бирми. Икенче яктан бик тә шатланам: региональ дәрәҗәдә махсус авыл укытучылары өчен бәйге игълан итү – шәһәр һәм авыл укытучысының эшләү системасында аерма барлыгын тану ул. Мәсьәләнең эчтәлеген тирәнрәк уйлап карасаң, шәһәр һәм авыл мәктәпләре тормышы, укыту-тәрбия процессы арасыда аерымлыклар бик күп.
Беренчедән, авыл – ул, кечкенә генә бер дәүләт, анда һәрбер кеше санаулы, һәрберсенең үз урыны, үз тарихы, үз язмышы. Бигрәк тә “укытучы” статусын йөрткән кеше тормышы игътибар үзәгендә. Авыл сиңа үзеңне шәһәрдәге сыман ирекле тотарга мөмкинлек бирми. Син дә һәрбер баланың тормышын, әти-әнисен беләсең, алар белән туганлык яки күзгә күренмәгән жирсү җөпләр белән бәйләнәсең. Укучының уңышлары өчен шатланасың, борчулары өчен борчыласың, баланың киләчәге өчен кайгырасың һәм БДИ да алган түбән билгеләр өчен авыл халкы, әти-әнисе, балалары каршында имтихан тотасың.
Икенчедән, авыл мәктәпләренең укыту базасы кала мәктәпләреннән күпкә калыша. Компьютерлаштыру дәрәҗәсе, методик күрсәтмә материаллар, фәннәр буенча белгеч укытучылар аз. Бу исә авыл укытучыларының укыту мөмкинлекләрен чикли.
Өченчедән, авыл мәктәп укытучысы “буридан ишәге” хәлендә яши. “Кайчан оптимальләштерәләр, кыскарталар!” – дип, иртәгесе көн өчен куркып яши. Яраткан эшен һәм хезмәт хакын югалтмас өчен, авыл укытучы үзе дә теләмәс “комформист” тәртибенә күчәргә мәҗбүр. Мондый тәртип хәлендә яшәгән авыл укытучысының сәләмәтлегенә һәм “конкурент сәләтле бала тәрбияләү” лозунгына куркыныч яный.
Дүртенчедән, авыл мәктәбендә укучылар саны чикләнгән булу сәбәпле, профильле укытуны оештыру, сәләтле балаларны олимпиадаларга, ярыш-бәйгеләргә сайлап алу мөмкинлеге чикләнгән. Шулай ук, фән олимпиадаларына, конкурсларга укучыларны алып бару үзе бер фажига – үз акчаңа транспорт яллап, бәла-казасыз әйләнеп кайтсаң, шатланып туя алмыйсың.
Бишенчедән, алтынчыдан, жиденчедән..., аермалар бик күп язып бетерәсе түгел. Язып чыксаң да дәүләт стандартлары, укыту программалары, имтихан биремнәре, таләпләр авыл мәктәбе өчен дә, шәһәр мәктәбе өчен дә бер. ”Син нинди шартларда эшлисең?” - дип беркем дә сорамый, нәтиҗәләрең генә укытучының квалификация категориясенә туры килсен. Аңа ничек ирешәсең – ул инде һәрбер укытучының үз алымы. Хәер, монда да ышаныч калмады: бер укучың очраклы рәвештә БДИда “икеле” билгесе алып бирсә, укытучы конкурс-проектларда катнаша алмый яки квалификация үсешенә киртә була.
Үземнең эш тәҗрибәмне язуны кирәк дип санамыйм, чөнки “Мәгариф” журналы битләрендә даими рәвештә басылып килделәр һәм алар белән журнал битләрендә танышырга мөмкин. Горурланып язар өчен мактаулы исемнәрем дә юк. Дәүләт бүләкләре алу өчен, миңа әле чират җитми. Шулай да үз тырышлыгым белән 2009 елда – ПНПО, 2012 елда - “Лучщий учитель” проектларында җиңүчеләр рәтенә кердем һәм горур “Авыл укытучысы” исемен йөртәмен.
Авыл мәктәбендә эшләүче укытучыны мин бәхетле кеше дип саныйм: аны яраткан, хөрмәт иткән укучылары, һәрвакытта ярдәмгә килүче авылдашлары, ял-сихәт, матурлык алырга – авыл табигате, балыклы күлләре, жиләкле болын-урманнары, күңелен бушатырга – туган-тумачасы, көчен түгәргә, бил бөгәргә - үз хуҗалыгы: терлекләре, кош-кортлары, бакчасы бар. Шушы бәхет мизгелләре бәлән мәктәп, авыл мәдәнияты, гаилә тормышы бергә үрелеп бара.
Мәктәп эшләгәндә – авыл яши, авыл яшәгәндә - илнең киләчәге бар. Укытучы яшәгәндә һәм эшләгәндә җәмгыять тәрбиясе ышанычлы кулларда!
Комментарийлар
0
0
Колхоз идарәсендә экономист булып эшләүче ханым "кисү" сүзен күрә алмас дәрәҗәгә ирешкән. Эшчеләр атлаган саен хезмәт хакын кисүдә гаепләп тәңкәсен корытканнар. Шулай бервакыт урамда шушы ханымны очратып, шаярып кына: "Нихәл апа! Кисәбезме?" - дип, әйтеп ташладым бит. "Кисү" сүзе ханымны чогырыннан чыгарды бит. Шуннан соң миңа берничә ел дәшмичә йөрде. Инде хәзер "кисү" сүзе минем дә кәефне төшерә башлады. Журналга язган мәкаләләрне кисәләр,эссены да кискәннәр. Кисү нәтиҗәсендә кайбер фикерләрне укучы яки үзе укытучы булып эшләмәгән кеше аңламаска да мөмкин бит. Язмада "Миңа чират җитми" дигән фикерне болай аңларга кирәк: укытучылар өчен дәүләт бүләкләре алу элек-электән җитәкчеләргә бәйле булды. Бүгенге көндә дә укытучыларга бүләкләр бирү критерийлары эшләнмәгән. Чынлыкта бүләкләр, исемнәр алу өчен берничә "круг" яши. Беренчесе - мәгариф бүлегендә эшләүчеләр, икенчесе - мәктәп директорлары, өченчесе - мәктәп директорының мәктәптә эшләүче туганнары, дүртенче круг - гади укытучылар. Мин шуның дүртенчесенә керәм һәм дүртенче круг укытучылары эшләү дәверендә исемнәр ала алмаячаклар, шуңа чират җитми. Әлеге мәсьәләне журнал битләрендә бер генә тапкыр да язып чыкканнары да юк. Язсак та- "кисәләр". Мине дөрес аңларга кирәк: 40 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән кешеләр лаеклы ялга бер букет чәчәк белән китәргә тиеш түгелләр. "Хезмәт ветераны" исеменә һәрбер укытучы лаек дип саныйм. Икенчесе; кайбер иптәшләр ПНПО да җиңүләр белән мактанырга кирәк түгел дип язалар. Мин аны кемнеңдер яратуы өчен язмадым һәм ул миңа бик кыйбатка төште, Бер роман язарлык булды. Ясалма тудырыган каршылыкларны җиңеп, авыл укытучысының проекта җиңүе - үзе бер батырлык. Авыл шартларында эшләп, нәтиҗәләр күрсәтү авыл укытучысына бик җиңелләрдән түгел. Үзенең башыннан кичкән кеше генә аны аңлый ала. Өченчесе: укытучыларның эсселарны төрле жанрларда язуларын тәкыйтьләргә кирәкми дип саныйм. Чөнки эссе язу өчен ниндидер читата, яки фикер белән килешү-килешмәү бирелергә тиеш. Ә монда гомуми исем генә. Шулай булгач, алдан ук эссега гомуми таләпләр "башкача" куелды. Конкурста катнашучыларның максатлары да төрле бит: кемдер җиңү турында уйлый, кемдер катнашу ,сертификат өчен генә яза. Кулына беренче тапкыр каләм алып журналга язучылар бар. Әйдәгез! Аларның күңеллән төшермик! Дүртенчесе: эсседа проблемаларны турыдан-туры күтәрмәскә дигән фикерләр белән дә килешмим. Укытучы халкы сабыр халык инде ул. Проблемаларны турыдан-туры ачып салмый. Саласы килсә дә җитәкчеләрдән курка килде. Курка-курка авыл укытучысын "буридан ишәге" хәленә калдырдалар инде. Проблемалар күмәк рәвештә күтәрелсә "өстәгелә" ишетемичә калмый ул. "Буридан ишәге" - аптыраш хәлендә калдырылган укытучы ул. Ишәкне бер атна ач тотканнан соң, ике якка бер тигез ераклыкка азык салып ишәкне бәйдән ычкындырганнар. Ишәк кайсысын ашарга бемичә, егылып үлгән. Автор: Рамиль Сөләйманов
0
0
0
0
Рамил әфәнде, нигезләмәдә эссеның күләме күрсәтелде, бу таләп барлык кеше өчен дә бер, шуңа туры китерергә мәҗбүрбез. Кыскалыкта - осталык, диләрме әле? Автор: admin
0
0
0
0
Эссегыз эчтэлегеннэн бигрэк комментариегыз бик ошады, Рамил эфэнде. Рамил эфэнде Сөлэймановны "Мэгариф" тэге бик эчтэлекле, үткен, дөреслекне яклаучы мэкалэлэреннэн белэбез. Иҗади унышлар Сезгэ! Автор: Лидия Мамадыштан
0
0