Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы проблемасы

Зөлфирә Зөлфәт  кызы ГАРИПОВА,Балык Бистәсе районы Урахча төп мәктәбенең татар  теле  һәм  әдәбият укытучысы. Эш стажы – 14 ел.Укытучы!  Нинди  бөек,  илаһи зат. Укучылар  өчен, әти-әнидән  кала,  кад...

Зөлфирә Зөлфәт  кызы ГАРИПОВА,
Балык Бистәсе районы Урахча төп мәктәбенең татар  теле  һәм  әдәбият укытучысы. Эш стажы – 14 ел.

Укытучы!  Нинди  бөек,  илаһи зат. Укучылар  өчен, әти-әнидән  кала,  кадерле  кеше  укытучы  булырга тиеш. Укытучы үз  укучылары  өчен төрле  авырлыкларга  да  барырга  әзер. Ул үзе  нинди  генә  халәттә  булса да,   балаларга  белем,  дөрес  тәрбия  бирергә,  авырлыклар  алдында  каушап, югалып калмаска, олыларны-кечеләрне хөрмәт итәргә, урлашмаска, сугышмаска – барысын-барысын да өйрәтергә, аңнарына сеңдерергә  тырыша. Төн  йокыларын йокламый дәфтәр тикшерә,  киләсе  дәрес  темасын  аңлатыр  өчен каяндыр, нәрсәдер эзләнә, өйрәнә. Аның хезмәте бик авыр һәм  җаваплы. Хәреф тә таный белмәгән  балаларны,  үзләренә ошаган  һөнәр  сайлап,  укуын  дәвам  итәрлек  укучылар итеп  әзерләп,  тормыш   юлына  озаталар  бит  алар. Нинди  җаваплы  хезмәт. Әлеге хезмәтнең  авырлыгын, шул  ук  вакытта  җаваплылыгын  үзем  укытучы  булып  эшли  башлагач  кына  аңладым.


Хәзер компьютер  заманасы. Бер  яктан  карасаң, яхшы да, ә  икенче  ягын  уйласаң   куркыныч  та. Бүгенге  көндә  компьютерның  кеше  белән  идарә  итү  чарасы  икәнлеген  беркем  дә  инкарь  итә  алмый.  Безнең  өчен,  укытучылар  өчен,   уңай  яклары  күбрәк.  Дәрескә  әзерләнгәндә дә,    белемнәребезне  арттыру өстендә  эшләгәндә дә,  дәрес  вакытында  да компьютерга  барып тотынабыз.  Аның  аша  күп  мәгълүмат  табып  була  шул. Хәзер  бигрәк  тә  шунсы  рәхәт:   укучыларның  көнлек  билгеләрен әти- әниләренә  җиткереп,  үз  балаларын   күзәтеп  торырга  ярдәм  итәбез. Алдагы  елларда  балалар  начар  билге  алса, көндәлеккә  куйдырмыйлар  иде.  Хәзер   барысы  да билгеле,  яшереп  калып  булмый. Компьютерның начар  ягын  да  әйтеп  узмый  мөмкин  түгел. Ул  бигрәк  тә   баланың  әле формалаша гына башлаган    психикасына нык  йогынты  ясый. Бала  мәктәптән кайтуга компьютер  артына  утыра.  Анда  төрле  сугыш-атыш  уеннары  уйный. Кеше  үтерергә,  начарлыкка  өйрәнә. Урамга  чыгып  уйнаучы  балалар  юк  диярлек  хәзер. Кулга  китап  алып  укучыны,  шәм  яндырып  эзләсәң  дә,  табып  булмый  хәзер. Дәрес  әзерләп, үзләре  чишеп, башларын  эшләтмиләр. Компьютерда барысы да бар, күчереп кенә  ал. Өйдәге  эшләрдә дә әти-әниләренә  булышмыйлар.  Әти-әни  әрләсә, ачуланса – ызгышалар, тиз  кызып  китәләр. Ишетеп, укып   торабыз, күпме  бала  авырлыкларны  күтәрә  алмыйча,  үзләре  өйрәнгән  ысуллар  белән  үз-үзләренә  кул  сала.  Безнең  буын, яшь  булуына  карамастан, өй  эшләрендә  булышырга да, укырга  да, ял  итәргә дә вакыт  тапты.  Шуларның  нәтиҗәседер  инде 14 ел  укытучы  булып  эшлим. Шуның 10 елын сыйныф  җитәкчесе  вазифасын  башкарам.  Мәктәптә  китапханә  җитәкчесе булып  та  хезмәт  куям.


Әгәр  без  укыган  чорда  компьютер   булып,  ялкаулыкка  өйрәнсәк,  бу  эшләрнең  нәтиҗәсе  булмас  иде. Ул  вакытта  комьютер   булмаганлыгына сөенсәм, хәзерге  вакытта  шуның  аркылы  күп  мәгълүмат   туплый  алуыма  шатланып  бетә  алмыйм.  Һәр нәрсәнең  чамасы  бар, - диләр бит. Балалар  күп  вакытларын   компьютер  белән  мавыкканга  төрле  авыруларга  тиз  бирешәләр. Мәктәптә  оештырыла  торган  спорт  түгәрәкләренә    теләп  йөрмиләр.    Белем бирү  белән берлектә укучыларның сәламәт­леген ныгыту — мөһим бурычыбыз. Балаларның  сәламәт  булуы, санитария – гигиена таләпләрен  үтәве, сәламәт  яшәү  рәвеше  культурасын  формалаштыру  безнең  өскә  йөкләнгән. Әлеге  бурычлар  безнең  мәктәптә  ничек  тормышка  ашырыла  соң?  Әйе, баланың  күп  вакыты мәктәптә  уза, ул  аның  икенче  өе. Шуңа  күрә  иң  элек  монда балалар өчен  барлык уңайлыклар  да булдырылырга  тиеш. Мәктәбебездә  балалар  белән  төрле  юнәлештә  эш  алып  барыла. Мин  үзем 8нче  сыйныф җитәкчесе  буларак  балаларның  сәламәтлеген  ныгыту буенча проект  эшен  кулландым.  Киләчәктә дә  шул  юнәлештә  эш  алып  барырмын  дип  өметләнәм.


Бүгенге мәктәп заман белән атларга тиеш, дигән максаттан чыгып, уку – укыту  процессындагы  яңалыкларны  тормышка  ашыру  өчен  яңа  дәүләт  стандартлары  (ФГОС)  төзелде. Аның  үзәгендә  бала  тора.  Әлеге  стандартлар  балага  белем  биреп  кенә  калмый, ә  белемнәрен  тормышта  кулланырга  да  өйрәтә. Ягъни  баланы  кечкенәдән тормышка  әзерли.


Урахча  төп гомуми белем бирүче  мәктәп укытучылары да  өч  ел  инде  яңа стандартлар  буенча шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланың сәләтен күреп, аны үстерергә ярдәм итү өстендә эзлекле эш алып баралар. Бүгенге көндә  укучылар  район, шәһәр, республикада күләмендә генә түгел, ә регионара олимпиадаларда, конкурсларда  катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Димәк, яңа  заман укытучысы да үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог булырга тиеш. Минемчә, укытучының  иң  олы  проблемасы - балалар  киләчәге  өчен  борчылу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ