Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы уйлары, хезмәте һәм кичерешләре

Клавдия Михайловна НИЗАМЕТДИНОВА,Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 33 ел.Белем бишегенең бусагасын атлап чыгып, зур тормышка аяк басарга әзерләнгән чыгарылы...

Клавдия Михайловна НИЗАМЕТДИНОВА,
Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 33 ел.

Белем бишегенең бусагасын атлап чыгып, зур тормышка аяк басарга әзерләнгән чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышында яңгыраган шигырь тәлгәшләре арасында берсе бик еш исемә төшә:


Укытучы... мәктәп... Бу ике сүз


Күңелемдә яши янәшә.


“Укытучым”,- диеп әйткән саен,


“Мәктәбем”,- дип йөрәк эндәшә.


Никтер шушы юллар күңелемә сеңеп калган. Әле хәзер дә бу юлларны “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә кемдер дулкынлана-дулкынлана укый бит. Ләкин ничек кенә булмасын, әле хәзер дә бу юлларны, үзем укыганда кебек, дулкынланып тыңлыйм. Шул чакта белем алган туган мәктәбем, беренче укытучым искә төшә.


Укытучым! Хәтерлисезме, безне, беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып, белем иленә аяк басарга җыенган бәләкәчләрне, елмаеп каршы алган идегез. Яңа туган каз бәбкәләре кебек, күзләребезне зур итеп ачып, кая барырга белми торганда, Сез, килеп, безне үзегезнең артыгыздан ияртеп киттегез...


Бу вакыйгалардан соң инде өч дистәдән артык ел үткән. Чыннан да минем тормышым укытучы һәм мәктәп сүзләре белән мәңгелеккә бәйләнгән булып чыкты. Мин авыл укытучысы, нәни укучыларымның дусты, ә әти-әниләре минем һәрвакыт терәгем булды. Авыл баласы һаман да авыл баласы булып кала бирә ул. Укытучыларга Фәлән Фәләнович-Фәләновна дип эндәшү юк безнең мәктәптә. Алар өчен “апа” һәм “абый” сүзләре бик якын. Атасының исемен өстәп укытучыга эндәшү ясалмалылык, кыланчыклылык булып тоеладыр күрәсең. Әле хәзер дә бу гадәт дәвам итә. Шәкертләрем арасыннан чыккан укытучылар: инженерлар, табиблар, хисапчылар һәм башка һөнәр ияләре бүген илебезнең төрле почмакларында хезмәт куялар.


Ә алда яңа уку елы, яңа укучылар – алар җиде генә бөртек! Беренче класска килгән бала әле тыңлый белми, игътибарын укытучы сөйләгәнгә туплый алмый. Аңа бар нәрсә яңа, чит. Тыңларга өйрәтүне, укучыга аңлаешлы итеп сөйләүне мин иң мөһим бурыч итеп саныйм.


Әгәр балага белем бирүне йорт салу белән чагыштырсак, беренче сыйныфның әлифба чорын нигез салуга тиңләр идем. Нигезе нык булмаса, йорт төзек була алмый. Нигез салу укырга өйрәнүдән башлана. Йөгерек итеп, авазларны кушып укырга өйрәтү - иң җаваплы эш.


Бер генә сыйныф белән эшләгәндә, укытучы алдында торган мәсьләләрне чишү күпкә җиңелрәк. Соңгы елларда авыл мәктәпләрендә балалар саны елдан-ел кими, азкомплектлы башлангыч мәктәпләр саны артты. Азкомплектлы мәктәпләрдә эшләүче укытучылардан бетмәс-төкәнмәс көч таләп ителә. Берьюлы ике, өч сыйныф белән эшләүче укытучы алдында расписание төзү, дәрестә 45 минутны рациональ файдалану, мөстәкыйль эшләрне дөрес оештыру, белем һәм тәрбия бирүне гамәлгә ашыру бурычы тора. Мин өч сыйныф белән эшлим, дип акланырга безнең хакыбыз юк. Моңа сабый гаепле түгел. Нинди шартларда эшләсәк тә, без балаларга ныклы белем бирергә тиеш.


Өлкән кеше генә сигез сәгать эшли. Бала мәктәптән чамадан тыш артык өй эше күтәреп кайтса, аның укудан күңеле кайтуы бик мөмкин. Сабыйның әле уйнап туймаган чагы. Уйнау вакытында эшләтмәкче булып азапланганчы, мәктәптә үзебезнең карамакка бирелгән вакытта эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк дип исәплим. Шул чагында укытучыларга - укыту, ә укучыларга уку күңелле, мавыктыргыч эш булыр.


Авылдашларыбызның тормышы нык, каралты-куралары әйбәт булуга карамастан, Песәй авылында яшьләр саны елдан-ел кими. Балалар бакчасында да бер генә группа, аларны да азкомплектлы дип атарга була. Авылны нинди киләчәк көтә? Татар халкының язмышы нәкъ менә авылларда! Балалар бакчасы, мәктәп беттеме, авыл бетәчәк дип уйлыйм. Авыллар – илебезгә җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урын да. Авылларны яшәтә алсак, тарихыбызның бер өлеше, халкыбызның моңы, милләтебез дә яшәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ