Авыл укытучысында укучысын бәхетле итү мөмкинлеге күбрәк
Әлфия Равил кызы Мәрдәнева,Апас районы Азбаба урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Яңа заман авыл укытучысы яңа заман шәһәр укытучысыннан берни белән дә калышмыйдыр дип уйлыйм. Ә нигә кал...
Апас районы Азбаба урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Яңа заман авыл укытучысы яңа заман шәһәр укытучысыннан берни белән дә калышмыйдыр дип уйлыйм. Ә нигә калышырга тиеш әле ул? Авыл укытучысының балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлары бар. Ул баланың үзен генә түгел, аның әти-әнисен, нәсел-нәсәбен, гаилә хәлен, көнкүрешен, ул гаиләгә генә хас бөтен үзенчәлекләрне белеп яши. Еш аралаша, баланың да, әти-әнинең дә эшкә, укуга мөнәсәбәтен үтәли күргәндәй күреп тора. Авыл укытучысында укучысын бәхетле итү мөмкинлеге күбрәк. Укучы кайчан бәхетле соң ул? Гомумән, кеше кайчан бәхетле? Аны аңласалар, әлбәттә. Ә авылда аңлашып яшәү өчен шартлар җитәрлек. Былтыргы нәтиҗәләребез буенча шуны әйтә алам : укучыларыбыз бернинди репититорларга йөрмичә, БРИ имтиханнарын бик яхшы биреп, бүгенге көндә барысы да югары белем алу йортларында укыйлар. Авылның яртысын чуашлар биләгәнлектән, Азбаба мәктәбе - рус телендә белем бирүче мәктәп. Шулай да бер укучым былтыр КФУга кергәндә татар теленнән тест тапшырып керде. Ул укучым мәктәптә укыган вакытта татар әдәбиятыннан районда иң зур балл җыеп, ике тапкыр республика олимпиадасында катнашты. КФУда үтә торган “Илһамлы каләм” әдәби конкурсларында берничә тапкыр хикәяләр язып катнашты. Берсендә бу рәсәйкүләм үткәрелгән бәйгедә “Үз стилен булдырган автор” номинациясенә дә лаек булды. Чуаш милләтеннән булган ике укучым да татар теленнән район олимпиадаларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, республика олимпиадаларында катнаштылар. Гаиләдә бу бертуганнар туган телләрендә генә сөйләшәләр, ә татарлар белән алар нигездә русча аралашалар. Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Минем шәҗәрәм” регионара сочинениеләр бәйгесендә ике укучым катнашып, берсе икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Укучыларыбыз районда үтә торган туган телебездә төрле сочинение, шигырь сөйләү, шигырь язу бәйгеләрендә призлы урыннар алып торалар. Республикакүләм үтә торган фәнни-гамәли конференцияләрдән дә читтә калмыйбыз. Саба районында Әбрар Кәримуллин истәлегенә узган, Буада Ренат Харис иҗатын өйрәнүгә багышланган конференциядә катнаштык һәм җиңүләр яуладык. Бу бәйгеләрдән кала “Табигать –туган йортыбыз”, “Шигъри сабантуй-2013”, “Шигърият бакчасында” (mogallim.ru сайты уздырган бәйге), берничә ел рәттән Казанда “Илһам чишмәсе” бәйгесендә дипломнар белән бүләкләндек.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул фән нигезләренә генә төшендерүче укытучы булырга тиеш түгел. Ул балалар күңелендә туган телебезгә мәхәббәт уятучы, ата-аналарны, халыкны милләтпәрвәр итеп тәрбияләргә тиешле зат. Телебезне, милләтебезне үстерү бурычы ул иң беренче чиратта безгә йөкләнгән. Шуңа мин үземнең изге эш белән шөгыльләнүемә куанып яшим. Балаларның яратып китап укуларын күрсәм, сөенеп туя алмыйм. “Сез генә китап белән җенләндердегез мине!”дигәннәре йөрәгемә май булып ята.
Вакытның кадерен белсә, яңа заман авыл укытучысы да калышмый: сингапурча укытырга да өйрәнә, семинарларда ачык дәресләр дә күрсәтә, язучылар белән дә очрашулар оештыра, район үзәгенә килгән төрле спектакльләрне дә укучылары белән барып карый. Дөрес, авыл укытучысы шәһәр укытучылары кебек 56 көнен дә тулысынча ял итеп бетерә алмый. Аның график буенча мәктәп бакчасында хезмәт чиреген эшләтәсе дә, яшел азык хәзерләргә чыгасы да, мәктәпне яңа уку елына хәзерләгәндә маляр-штукатур буласы, Cабантуйларында ашханәдә хезмәт күрсәтәсе дә бар. Әмма без зарланмыйбыз, мәктәп почтасыннан завучның электрон почталарыбызга килгән төрле бәйгеләрне игълан иткән хатларын ачып карарга да, шул бәйгеләрдә укучыларыбыз белән катнашырга да өлгерәбез.
Комментарийлар