Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысының уйланулары

Ләйсирә Муллаян кызы ЗАКИРОВА,Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең Ямурза филиалы башлангыч класс укытучысы. Эш стажы - 33 ел.Мин 1981 елда хезмәт юлын азкомплектлы мәктәптә башлангыч класслар укытуч...

Ләйсирә Муллаян кызы ЗАКИРОВА,
Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең Ямурза филиалы башлангыч класс укытучысы. Эш стажы - 33 ел.

Мин 1981 елда хезмәт юлын азкомплектлы мәктәптә башлангыч класслар укытучысы буларак башладым  һәм 33 ел буе мәктәбемә  тугры калдым. Элек дәрестән соң  укытучы авылда агитатор да, ферма стенасы агартучы да, чөгендер үстерүче дә, амбарда капчыкны җилкәгә салып ашлык ташучы да- яки кайда эшче кул җитми, ул шунда иде. Ә 2014 ел авыл укытучысы нинди соң? Иң беренче чиратта, авыл халкына үрнәк өлге, балаларга БДИ тапшырганда югалып калмаслык төпле белем бирүче остаз, укучыга тормышта үз урынын табарга юл күрсәтүче, аны көндәшлелеккә сәләтле итеп тәрбияләүче. Авыл кечкенә, шуңа синең һәр кылган гамәлең кеше  күз алдында. Белем бирүнең 2 нче буын стандартларына күчү вакытында укытучы заман белән бергә атлап, кайдадыр аны узып китүче.  Мин башлангыч азкомплектлы мәктәптә укытам. Бала саны аз. Бала кайда да бала инде. Ни өчен соң шәһәр балаларына бөтен мөмкинлекләр бар да авылныкына юк? Авыл җирлегендә спорт сарайлары, мәдәният йортларында әллә нинди түгәрәкләре дә юк. Дәрестән соң спортка мәхәббәт тәрбияләү, авыл сәхнәсендә чыгыш ясарга өйрәтү, кул астындагы әйберләрдән матур-матур эшләнмәләр ясарга күнектерү – бар да укытучы җаваплылыгында.  Бала белән гаилә членнарының туган көннәренә бүләкләр ясау да аның карамагында. Кайсыбер балага математика я инглиз теле авырдан бирелә. “Әйдә, балам, калыйк, мин сиңа булышам”,- дип репетиторлык тәкъдим итә.  Авыл укытучысы бу эшләрнең барысын да бушлай башкара. Бала аның сүзен тыңлап калса, ул сөенә генә. Хәзер конкурслар да күп оештырыла. Баланың катнашасы килә, ләкин ул конкурслар бар да акчалы! Конкурслар баланың сәләтен төрле яклап ачарга ярдәм итә, алар кирәк.  Укытучы баланың сәләтен үстерәсе килеп, аның теләген юкка чыгарасы килми, (авылда акчаның һәр тиене исәптә) үз акчасын биреп катнаштыра. Укытучылар өчен дә конкурслар шактый. Катнашырга тырышабыз. Әлеге дә баягы - бар да акчалы. Ә акчасын банкка түләргә кирәк, банкка бару өчен иң якыны 30 км барырга кирәк.  Катнашыр җирдән катнашмыйсың .


“Уку- энә белән кое казу” диләр. 1нче  класстан ук укучыны уйларга, эзләнергә, тикшеренергә, нәтиҗә ясарга өйрәтү сорала укытучыдан. Моңа ирешү өчен күп укырга, белергә, интернетта утырырга кирәк. Белем бирүнең 2 нче буын стандартларына күчтек. “Перспектива” системасы буенча яңача укыту.  Ярый класста 5-10 бала булса, арасында көчлерәге дә йомшагы да булырга мөмкин. Ә монда 1-2 бала. Белем алуга мөмкинлекләре  чикле баланы 100% сыйфат белән ничек урта звенога җибәрергә? Моны эшләргә кирәк, ничек кенә булса да. Урта мәктәп укытучылары  укучы БДИны бирәлмәсә, башлангычларны гаепли. Балалар бакчасына йөрмәгән, бер хәреф белми укырга кергәннәре дә күп балалар арасында. Акыл, уйлау, фикерләү, хәзерлек дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, бөтен баланы бергә бер үк программа белән укырга алабыз. Укытучы аларны да өйрәтә. Ата-аналар да күбесе бала белән утырмыйлар, укытучыга кала. Авылда озайтылган көн группалары юк. Бала өй эшен эшләми килгән очрак күзәтелсә, укытучы дәрестән соң балалар белән калып өй эшләрен эшли.  Дәрес хәзерләмәүнең сәбәбен укытучы белә – я әти-әни өйдә юк, я әти эчкән дә тавышланган. Авыл кечкенә булгач, авыл яңалыклары чыбыксыз телефон аша хәзер тарала.  Авылдагы китапханәләрне ябып куеп түрәләр дөрес эшләдеме икән? Укучыга өстәмә әдәбият табып бирү дә укытучы җилкәсендә бит. Авыл мәктәбендә кирәкле әсбаплар җитәрлек түгел, укытучы булмаган әйберләрнең юклыгын сиздерми, үзенең иҗадилыгы, тынгысызлыгы, белеме белән укучыны мавыктырып белем иленә алып керә. Мин 8 ел өч классны бергә, ә калганнарында ике классны бергә укытам.  Бала саны аз булса да, аларга сыйфатлы белем бирергә кирәк.  Кеше баласын ышанып алгансың икән, киләчәктә йөзең кызарырлык булмасын – минем эш девизым бу.  Укытучы тәгәрмәчтәге тиен урынына бөтерелә, аның бер буш минуты юк. Чөнки аның электрон журнал тутырасы да бар. Мәктәптә интернет (исем өчен) тотмый, әйләнә дә әйләнә. Өйдәге эшне читкә куеп, тизрәк  билгеләрне куясың (әгәр интернет тотса!)


Бәйрәмнәр вакытында клуб мөдире  белән укытучы кулга-кул  тотынып программа уйлыйлар һәм авыл халкына бәйрәм оештыралар. Әле укытучының хуҗалыгы, сыеры, бакчасы да бар. Аларында да тәртип булырга тиеш –укытучы башы белән бакчасы чүпле булып карасын!  Аннан ничек син кеше баласына акыл бирәсең, әниеңә  бакча утарга булыш дип укучыны өйрәтәсең инде. Укытучының гаиләсе дә бар, син ул яктан да үрнәк булырга тиеш. Укытучы баласына да кыен. Алар яхшы укырга, тәртипле булырга, кешеләр белән яхшы мөгаләмәдә булырга тиеш. Ирең  дә кеше арасында теләсә ни кыланмасын, сүзен үлчәп кенә сөйләшсен.  Гомумән, укытучы үзе генә түгел, гаиләсе белән кысадан чыгарга тиеш түгел, авыл халкы синнән үрнәк ала!  Шәһәр укытучысын мәктәптә генә күзәтсәләр, авыл укытучысы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да кешеләр игътибар үзәгендә. Авыл укытучысын авыл халкы хөрмәт итә, киңәш- табышка да килә, кирәк чакта ярдәм кулын да суза. Бүгенге заманның яшь укытучыларына рәхәтрәк, алар яңалык-үзгәрешләрне җиңел кабул итәләр. Интернет дигәненә  дә кайчак теш үтми. Башлангычта татар балаларына рус телләренең рус мәктәбе китаплары буенча укытылуы да эчне пошыра.


Укытучы авылныкы булса да, шәһәрнеке булса да бары бер  максатны алга куеп эшләргә тиеш – ул да булса, көндәшлелеккә сәләтле, заман белән бергә атлаучы, кызыксынучан һәм белемле, зыялы шәхес тәрбияләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ