Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылдагы татар теле укытучысы - милләт сакчысы ул

Равилә Фәрит кызы БАТКАЕВА, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы –34 ел.Вакытлар үтү белән, тормыш агымы көчәйгәннән-көчәя ба...

Равилә Фәрит кызы БАТКАЕВА, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы –34 ел.


Вакытлар үтү белән, тормыш агымы көчәйгәннән-көчәя барган саен, күп нәрсәләр үзгәрде, тик, миңа калса, бер нәрсә: авылда татар теле укытучысының йөзе үзгәрмәде һәм үзгәрергә дә тиеш түгел. Үзебезнең балачактан, әти-әниләр хатирәләреннән: ул югары әхлак сыйфатларына ия булган укытучы апаларның ягымлы сүзләре, мөлаем, наз бөркеп торган йөзләре тормыш караңгылыгында да яктыртып юл күрсәтүчүче нур булып калды. Хәзерге заманда да авыл татар теле укытучысы - милләтнең сакчысы ул. Ә чит төбәкләрдә ул – тел, милләт сакчысы гына түгел, милли рухны киләсе буыннарга җиткерүдә күп очракта бердәнбер ныклы күпер дә.


Бүгенге кырыс, кабалана-чаба торган БДИ, ГИА белән башлары әйләнгән, туктап, чәчәк иснәргә, әби әкиятләрен тыңлаудан мәхрүм булган, элеккеге шикелле гармуннар белән урам шаунатып җырлауны ишетмәгән, түгәрәк уеннарын, халыкны берләштергән өмәләрене күрмәгән баланың күңеленә наз сала белергә тиеш укытучы. Татар теле укытучысы - табигать үзе биргән хозурлыкка соклану тәрбияләүче, балаларны илһамландыручы, авылда матур гадәт-йолалар бетеп барган заманда, аларны торгызуда укучы күңеленә эзләнү-тикшерү оеткысы сала алучы, һәр яңа буынның үткәннең матур-гадәт йолаларын саклап кала алганда гына, киләчәге өметле дип ышандыручы, үткәннең матурлыгын киләчәккә илтүдә ихтыяҗ тәрбияләүче.


Шул ук вакытта моңа кадәр күп кенә мәгълүмәти чыганаклардан мәхрүм булган балаларны иксез-чиксез интернет дәрьясында судагы балык кебек йөзәргә өйрәтүче, интернет челтәре аркылы бөтен дөнья татарлары белән аралашып, үз көчләренә ышаныч тәрбияләүче дә ул. Заманча технологияләр куллану телне өйрәнүгә чиксез мөмкинлекләр тудыра, мәктәп укучысын заманча мәгълүмат чыганакларыннан ирекле файдаланырга өйрәтү – безнең бурыч.


Инде иң мөһиме: кайчан шул бурычларны аңлап, эшеңә күңел биреп, укучыларыңның төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүләренә чын күңелдән куанып, шуның белән аларны тагын да биегрәк үрләрне яулап алырга илһамландырып; авылның йөзек кашы булып, кайчан сине олысы да кечесе дә хөрмәт итә, шуңа да халкыңның ышанычын, өметен аклап яшисең икән – моннан да зур бәхет юк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ