Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала күңеле – ак кәгазь

Гөлсирә Госман кызы МУЛЛАСАЛИХОВА, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эш стажы - 28 елБүгенге көндә мәгариф системасында эшләгән кешеләрнең берсенә дә җиңелдер дип уйламый...

Гөлсирә Госман кызы МУЛЛАСАЛИХОВА,


Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эш стажы - 28 ел


Бүгенге көндә мәгариф системасында эшләгән кешеләрнең берсенә дә җиңелдер дип уйламыйм. Җәмгыятьтә аң-белем дәрәҗәсе арткан чорда укытучыга халыктан бер башка югарырак булу бик авыр. Кешелек дөньясында барган үзгәрешләр укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә заманча якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр укытучылар алдына яңа бурычлар куя. Мәктәпләрдә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты.


Укытучы булып укучылар алдына кереп баскансың икән, синең кулыңда киләчәк буынның язмышы дигән сүз. Дипломың булу – ул әле син чын укытучы дигәнне аңлатмый. Балаларның, ата-аналарның ышанычын яулау өчен, аһ-һай... бик күп сынауларны үтәргә, бик күп авырлыкларны кичәргә кирәк шул. Элек гади генә итеп «чын укытучы» дисәләр, бүген аны «компетентлы» сүзе алыштыра. Кайсы чорда яшәсә дә, бала бала булып кала бирә, ә педагогның төп хезмәте – балалар тәрбияләү.


Җир шары өзлексез хәрәкәттә булган кебек, һәр өлкәдә күз иярмәс тизлектә үсеш, алга китеш. Укыту-тәрбия эшендә дә үзгәртүләр, яңалыклар кертү – заман таләбе. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шәхеснең күпьяклы үсешен тәэмин итүне күз алдында тота. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Дәресләрне компьютерсыз үткәрүне күз алдына да китереп булмый. Шунысын да әйтергә кирәк: укучы дәрестә презентация, слайдлар, видеофильмнар карап кына утырырга тиеш түгел. Башка эш төрләре – дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. булуы мөһим. Кешелек дөньясы никадәр генә алга китсә дә, без халык педагогикасын, бөек мәгърифәтчеләребез, педагог-галимнәребез хезмәтләрен үз эшебездә өлге итеп тотарга тиеш.


Укыту процессын, әлбәттә, дәреслекләрсез башкару мөмкин түгел. Совет чорында басылган китаплар (бу очракта әдәбият дәреслекләрен күз алдында тотам) никадәр әхлак-тәрбия нормаларын исәптә тотып язылса да, аларны бүгенге көндә үзгәртеп төзергә кирәк иде.


Дәреслек төзү эшендә дә яңалыклар барлыкка килде. Моңарчы югары уку йорты галимнәре уку-укыту әсбапларын үзләре язсалар, хәзер алар бу эшне мәктәп укытучылары белән берлектә башкаралар. Бу шулай булырга тиеш тә. Укучы баланың мөмкинлекләрен, дәрестә ничек эшләргә кирәген укытучыдан да яхшырак белүче юктыр.


Бүгенге укытучы – заманадан калышмаска тиеш. Миңа филология фәннәре кандидатлары, доцент Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. җитәкчелегендә рус телле укучылар өчен укыту-методик комплекты төзү эшендә катнашырга насыйп булды. Дөресен әйтим, ФДББС таләпләренә нигезләнгән укыту-методик комплекты (дәреслек, методик әсбап, эш дәфтәре) язу җиңел түгел, ләкин минем зарланасым килми, галимнәр белән дәреслек язу – олы бер тәҗрибә туплау ул.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үз халкымның милли-мәдәни мирасына, туган җиребезгә, аның байлыкларына, халкына мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиеш. Әлеге дәреслекләрне язу барышында бу максатлар алгы планга куелды. Рус телендә сөйләшүче балалар татар әдәбияты дәресләрендә үзләре яшәгән җирдәге милли-төбәк компоненты белән якыннан танышачаклар, чит ил һәм рус әдәбияты белән бердәй дәрәҗәдә үсә торган татар әдәбияты барлыгына да инаначаклар. Бу исә, үз чиратында, тел өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ачачак һәм балаларны рухи яктан баетуга ярдәм итәчәк.


Рус яки башка милләттән булган бала китапханәгә барып, татар телендә басылган китап алып укымый. Интернет заманында аны татар милләтеннән булганы да сирәк укый. Ә татар теленнән имтиханны IX сыйныфта барлык укучылар да бирергә тиеш. Әлеге дәреслекләрдәге биремнәр укучыларны имтиханга әзерләүне дә күздә тота. Рус мәктәбендә укучы рус телле балаларга татар әдәбияты укыту барышында иҗади эшчәнлек төрләренә аерым игътибар итү сорала. Бу юнәлештә котлау, хат язу, үзләре, туганнары турында язу, әдәби геройга киңәшләр бирү кебек биремнәр белән бергә проект эшләре дә тәкъдим ителә. Әдәбият дәресләрендә укучыларны текст укырга, аны сөйләүгә генә тарту җитми. Дәресләрдә язу эшенә игътибар итәргә кирәк. Балаларның эзлекле фикерли белүе күбрәк язма эшләр башкарганда ачыла.


Мәгариф системасында үзгәрешләрнең уңайлары белән бергә, уйланып бетмәгәннәре дә җитәрлек. Бала күңелен ак кәгазь белән тиңләргә яратабыз. Ул «кәгазьгә» «теләсә-нәрсә» язарга ярамаганлыкны һәркем белсен иде. Бала никадәр генә үсештә булса да, кабул итү дәрәҗәсе бар кешенеке дә бертөрле түгел. Ә бездә таләпләр бөтенесенә бер. Минемчә, үз эшенең остасы булган укытучы гына балага терәк тә, киңәшче дә, ярдәм итүче дә. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч. Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып калсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ