Бала тәрбияләүдә хезмәтнең роле
Насифулина Гөлнар Роберт кызы, Тукай районы Князево урта мәктәбеКүренекле педагог А.С.Макаренко: «Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм б...
Тукай районы Князево урта мәктәбе
Күренекле педагог А.С.Макаренко: «Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез», – дип яза. Бу сүзләр татар халкындагы бер мәкаль белән аваздаш: «Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр».
Димәк, иманлы, акыллы, тәүфиклы балалар үстерсә, кеше үзе дә тыныч картлык кичерә.
Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган вакытта зур зыян балаларга төшә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил була. Рухи үсеш тоткарлана, кимчелекләрнең барлыкка килү сәбәбе булып тора. Ата- ана – төп тәрбияче. Балаларны тәрбияләү өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Бүгенге ата-аналар – безнең кичәге укучылырыбыз. Гаиләдә тәртип булса, ата-аналар белән даими эшләсәң генә тәрбия эшендә уңышларга ирешәсең.
В.Сухомленский: «Бала – гаиләнең көзгесе; су тамчысы кояшта ничек балкып күренсә, әти-әнинең әхлакый йөзе дә балада шулай чагыла”, – дигән.
Белгечләр әйтүенчә, бала тәрбиянең 60%ын – гаиләдә, 10%ын – мәгълүмат чараларыннан, 10%ын – урамда һәм 20%ын мәктәптә ала. Күренгәнчә, гаилә бала тәрбияләүдә төп рольне уйный. Гаиләсендә төпле, ныклы тәрбия алган бала урам йогынтысына бирешми.
Баланың бәхете – аның шәфкатьлелегендә. Шәфкатьлелекнең нигезе – матурлыкны тудыруда, иҗат итүдә, раслауда, яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә. Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык, байлык артыннан куу кебек күренешләр чәчәк атканда, балаларыбызны шәхес итеп тәрбияләү бик авыр.
“Авыл мәктәбе шарларында бала тәрбияләү” дигән темага доклад язарга, дигәч, мин шатланып алындым. Мин үземнең гаиләдән чыгып әйтәсем килә. Без гаиләдә 4 бала үстек. Хәзерге көндә дүртебез дә укытучылар. Шушы җаваплы, авыр һөнәрне сайларга мәктәп һәм әти-әниебезнең тәрбиясе йогынты ясагандыр, дип уйлыйбыз. Мин Актаныш районының Сәфәр авылыннан. Без үскәндә, Сәфәр авылында суган, сөенчек, чөгендер үстерү алга киткән иде. Без шушы суган, сөенчек басуында тәрбияләндек. Һәр җәй саен безнең гаилә бер гектар суган, 20 сутый сөенчек, 50 сутый чөгендер алып эшли идек. Без, дүртебез, башка гаилә балалары белән ярыша-ярыша эшләдек. Басуда тир чыкканчы, ярыша-ярыша эшләү – үзе бер рәхәтлек, горурлык булды. 3 тапкыр чүпләрдән арындырып, йолкып, колхозга тапшыра идек. Шул эшләгән акчага әти-әниләр безгә мәктәпкә кирәкле әсбапларны алалар. Укулар башланганчы, Чаллы, Казан яки Уфага экскурсиягә алып баралар иде.
Укулар башлангач (мәктәптә ул елларда “Терлекчелек” дигән дәресләр керде), мәктәбебездә дуңгызын да карадык. X класста сыерын да саудык. Уку белән хезмәт бергә үрелеп барды. Шуннан чыгып әйтәсем килә, гаилә белән мәктәптә бердәм хезмәт тәрбиясе булса гына балалар туры юлда була. Балаларга һәрвакыт шөгыль табарга кирәк. Без гаиләбездә балаларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Аларның мәктәптән кайтуга эшләре бүленеп куелган була. Һәрберсе үз эшен белә. Бер-берсенә булыша-булыша күңелле итеп эшлиләр. Аннан дәресләренә утыралар. Хәзерге вакытта безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә үтеп керде. Балаларның акыл сәләтен үстерәбез дибез. Бер яктан файдасы булса, икенче яктан тискәре ягы да бар. Кирәкме-түгелме компьютер каршында вакыт уздырганчы, саф һавада спорт белән шөгыльләнсәләр, әти-әниләренә булышсалар, әдәпсез балалар күбәймәс иде. Ата-аналар балаларның начар эшләрен, тыңламауларын гафу итәләр. Шуннан әхлаксыз буын барлыкка килә. Хәзерге көндә балалар кешелексез. Аларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен аны «матурлык дөньясына» алып керергә кирәк. Мәктәп һәм гаилә бердәм булып, әхлакый сыйфатлар тәрбияләсә генә, балада әхлаклылык принциплары формалаша. В.Сухомленский: «Матурлык – кешелекнең, саф хисләрнең, эчкерсез мөнәсәбәтләрнең нигезе һәм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аның белән хозурлану һәм аңа соклану миңа балалар йөрәгенә илтә торган сукмак булып тоелды», – дигән. Яхшылык матурлык белән тыгыз бәйләнештә. Матурлыкны күргән кеше генә яхшылык эшли.
Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык, байлык артыннан куу кебек күренешләр чәчәк атканда, балаларыбызны шәхес итеп тәрбияләү бик авыр.
Шулай итеп, без педагоглар һәм әти-әниләр, балаларыбыз милләтебезнең горурлыгы булып үсеннәр өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Ә моның өчен мәктәп белән гаиләнең бердәм булып, балалар өчен җан атып яшәве генә аларны бүгенге кешелек афәтеннән коткарып калачак.
Һәр гаилә үз баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмый. Бүген ул аеруча кыен чор кичерә. Мәктәп белән гаилә бердәм булса гына җәмгыятькә тәрбияле кешеләр бирә алабыз.
Комментарийлар