Логотип Магариф уку
Цитата:

Балачак хыялыма тугры калып…

Гөлчәчәк Хәйдәр кызы ВӘЛИЕВА,Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.  …Балачак хыялыма тугры калып, мин авылда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Һә...

Гөлчәчәк Хәйдәр кызы ВӘЛИЕВА,
Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.

 …Балачак хыялыма тугры калып, мин авылда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Һәр көн  дулкынлану һәм зур горурлык хисе белән мәктәп бусагасын атлап керәм. Мине яраткан укучыларым, хезмәттәшләрем көтә. Кайчагында, эштән соң, балаларымның уңышлары шатлыгыннан күккә очасы, ә кайчакта, минем борчуларымны  сизмәсеннәр дип, күзгә чалынмыйча гына, өйгә кайтып китәсе килә. Ләкин алда - кич, дәресләргә әзерләнәсең,  киләчәк, тормыш турында уйланасың. Яңа көн башлана, мин, сыйныф бүлмәсен ачып, дәрескә керәм. Балалар самими карашлары белән мине каршы ала. Шулвакыт бөтен борчуларым онытыла, мине илаһи бер халәт биләп ала…


 Мин укыта торган ике катлы, бөтен уңайлыклары булган, заманча җиһазландырылган авыл мәктәбе шәһәрнекеннән калышмый. (Без элек эшләгән иске агач мәктәп белән чагыштырып буламы аны?) Һәр сыйныф бүлмәсенә интернет тоташкан. Без яңа заман балаларын Федераль дәүләт белем стандарты таләпләренә туры китереп, инновацион технологияләрне кулланып укытабыз, дөресрәге, укучыларның үзләрен белем алырга өйрәтәбез. Үзең дә сизмәстән син дә балалар белән яңа заманда яшисең. Бер дәрестә укучың сиңа Бөек Ватан сугышы турында компьютер уеныннан белүен хәбәр итә… Укучылар бүген мәгълүмат дөньясында яшиләр. Әнә шул күп информация арасыннан кирәклесен сайлап алып, файдаланырга өйрәтү җиңелләрдән түгел.


Укучының шәхси, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балага эшлекле якын килү нигезендә белем-тәрбия бирүнең халык педагогикасы белән аваздашлыгы бәхәссез. Иң мөһиме – балаларның күзләрендәге очкынны сүндермәү, аларга мәктәп бусагасын атлап кергәндәге кебек ачык, шат күңелле булып калырга ярдәм итү. Сабый чакта күңелләрдә дөнья үзенең икенче тормышы белән яши бит. Милли горурлыгыбыз булган бөек шагыйребез Г.Тукай “Сагыныр вакытлар” дигән шигырендә әнә ничек оста итеп ачып биргән:


И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!


И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!


Әйе, сабый күңеле һәр матурлыкны кабул итәргә генә тора. Без проблемалар турында сөйләргә яратсак та, авылда укыту-тәрбия процессын камилләштерүдә, нәтиҗәле итүдә зур өстенлекләр бар.  Урман шавы, чишмә челтерәве, кошлар җыры аша Табигать үзе безнең белән аралашу юлын эзлидер кебек. Ә авылда сакланып калган гореф-гадәтләр, халык авыз иҗаты – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә фикер, караш, уңай тәҗрибәне үзенә туплаган олы бер хәзинә.


         Д.Ушинский фикеренчә, “Тәрбиядә һәр нәрсә тәрбияченең шәхесенә нигезләнергә тиеш”. Ә авылда укытучы – уч табанындагы кебек. Шуңа да синнән зур җаваплылык таләп ителә. Шул ук вакытта укытучы баланы шәхси үрнәге ярдәмендә тәрбияли.


Яшәү шартларыбыз шәһәрнекеннән әллә ни аерылмый. (Бар гомерләрен балалар укытуга багышлаган әти-әниемне уйлыйм. Без торганда өй җылы булсын өчен, әти сәгать 4 тән торып мичкә яга иде. Әни, кырыкмаса-кырык эше өстенә, авыл халкын күлмәкләр тегеп сөендерергә дә өлгерә иде. Ләкин мин аларның авыл тормышыннан зарланганын, безне шәһәргә китәргә кыстаганын хәтерләмим). Дөрес, бүген авыл мәктәбенең зур проблемасы бар -  укучылар саны бик аз. Бу мәсьәләне хәл итү дә күбрәк үзебезгә кайтып кала. Кече яшьтән, әти-әниләр белән берлектә,  балаларда гүзәл туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли алсак, авылыбызда туган ягыбызда калучы яшьләр саны күбрәк булыр, авыллар яшәрер, мәктәпләр cакланып калыр иде. Бүгенге катлаулы чорда бит мәктәп авылның әхлаклылык, әдәплелек утраучыгы, мәдәният чыганагы булып кала бирә.


Табигать, милли гореф-гадәтләр белән үрелеп барган укыту – тәрбия балаларны матурлыкны күрергә өйрәтә. Ә инде сабый чактан гүзәллеккә күңел күзе ачылган кеше бервакытта да явыз, бозык, гамьсез була алмый. Чөнки адәм баласы гомере буе балачак тойгы-тәэсирләре белән туенып яши бит. Бу истәлек нуры күңелне имин матурлыкка көйләп, иркәләп тора. Балаларны, инновацион технологияләр белән бергә, борынгыдан камилләшә килгән гаҗәеп тәрбияви көчкә ия милли традицияләргә таянып укыта, тәрбияли алсак, мин ышанам: нәниләр күңеленә әнә шул шифалы нур иңәр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ