Балам тәрбияле булсын, дисәң...
Мурзина Гүзәл Миргалим кызы,Зәй районы Чыбыклы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыИсәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр!Бүгенге җыелышны Р. Фәхреддин сүзләре белән ба...
Зәй районы Чыбыклы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр!
Бүгенге җыелышны Р. Фәхреддин сүзләре белән башлыйсым килә: «Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер».
Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә.
Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, икенчеләргә авырлык белән килә. Моның сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә озатуга, укытучы эше дип саныйлар. Ә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик зур.
Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу – бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы дип саныйм мин.
Бүген без сезнең белән «Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү» темасына сөйләшербез.
Без сезнең белән авыл җирендә яшибез. Бала саны аз булу сәбәпле, авыл мәктәпләре ел саен ябыла бара. Шуның өстенә «авыл мәктәбендә белем һәм тәрбия бирүгә шартлар җитәрлек түгел» дигән фикер белән ата-аналарыбыз балаларын шәһәр мәктәпләренә бирә башладылар. Бала кайда гына укыса да, сыйфатлы белем һәм тиешле тәрбия алуга бөтен мөмкинлекләр дә булырга тиеш.
Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән кайсы ягы белән аерыла соң?
Әйе, авыл мәктәбендә балаларга сәләтләрен ачар өчен җитәрлек мөмкинлекләр юк. Әйтик, музыка, бию һәм башка күп кенә түгәрәкләр бирелми. Ләкин авыл мәктәбендә дә балага үз-үзен ачар өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Шәһәр балалары кебек үк, авыл балалары да төрле бәйгеләрдә катнаша. Мәктәбебездә спорт, татарча көрәш, оста куллар түгәрәкләре эшли. Укучыларыбыз район һәм республика күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында катнашалар, җиңүләргә ирешәләр. Бик күп фәннәрдән олимпиада, конкурсларда катнашалар. Мәктәп күләмендә кызыклы, тәрбияви чараларда теләп катнашалар. Боларның барысына да укучының үз теләге булу кирәк.
Авыл мәктәбендә балалар күбрәк хезмәт тәрбиясе ала дип әйтер идем. Бу тәрбия чарасы өйдә дә, мәктәптә дә һәрвакыт кирәк. Бала кечкенәдән үк урынын, ашаган өстәлен, уенчыкларын җыештыра башлый. Үсә барган саен, хезмәте арта бара. Хезмәт дәресләре программасыннан тыш алар хуҗалык эшләренә дә өйрәнәләр. Безнең мәктәпнең территориясе, бакчасы кечкенә түгел. Ел әйләнәсе балалар менә шунда эшкә өйрәнәләр. Тәрбияләүчесе булмаган өлкәннәргә дә булышалар. Эшләгәннәре кеше өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен була. Моның белән алар тормышка күпмедер дәрәҗәдә әзерлекле булалар. Шуңа күрә, гаилә һәм мәктәп бер максатны күз уңында тотып эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәгә ирешеп була.
Авыл мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләрлек барлык шартлар да җитәрлек. Балалар белән уртак тел табып, аларга дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.
Бала – өйдәге кояш. Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, сезгә җылы нурларын сибәр.
Комментарийлар