Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхет өчен күп кирәкми

Гөлнара Нәкыйф кызы ЗАРИПОВА,Саба районы Мичән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Мин – авыл укытучысы. Язмышымны авыл белән бәйләдем һәм моңа бер дә үкенмим. Чөнки ту...

Гөлнара Нәкыйф кызы ЗАРИПОВА,
Саба районы Мичән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.

Мин – авыл укытучысы. Язмышымны авыл белән бәйләдем һәм моңа бер дә үкенмим. Чөнки туган ягымның саф һавасына, шифалы җиленә, назлы язына, карлы буранына гашыйк. Шәһәр ыгы-зыгысы безгә таныш рәхәтлек бирми. Үземнең укытучы булуыма горурланып, балаларга белем бирә алуыма, туган телебезнең матурлыкларын укучыларга төшендерә алуыма сөенеп яшим.


Укытучы хезмәте турында мин кечкенәдән хыялланып үсмәдем. Гаиләбездә дә укытучылар юк. Урта мәктәпне тәмамлагач, мәдәният өлкәсе буенча укырга кердем. Мәктәбебез директоры эшкә чакыргач, үземә бик үк таныш булмаган дөньяга кыюсыз гына аяк атладым. Һәм менә унсигез ел балаларга туган телебез һәм әдәбияты буенча белем бирәм. Хәзер инде үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Билгеле, эшләү дәверендә төрлесен күрергә туры килә. Кайвакыт тормышта әһәмияте булмаган нәрсәләргә дә кәеф төшкәли, ләкин балаларның  ягымлы карашын күрүгә, инде үзләре олы тормыш юлына баскан укучыларыңның, сине хөрмәт итеп, “Исәнмесез, апа! Хәлләрегез ничек?” диюләрен ишетүгә, барлык вак-төяк борчулар юкка чыга, яңадан зур дәрт белән эшкә тотынасың.


 Авыл укытучысы җилкәсенә йөкнең күләмлерәге төшәдер, минемчә. Сәбәбе барыбызга да билгеле. Ләкин авыл баласына белем бирү күңеллерәк.  Белем бирү, бала күңеленә әхлак кануннарын сеңдерү - һәр укытучы җилкәсенә салынган вазифа. Хәзерге тормышта бер урында таптанып кына, уңышка ирешеп булмый. Илдә, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән таныш булырга тиеш син. Яңа технологияләрне ныклап өйрәнеп куллана белү һәм иҗадилык - укытучы өчен иң кирәкле шарт.  Тагын бер нәрсәне истән чыгармаска  кирәк:  замана техникасын укучылар инде бик яхшы үзләштергән. Димәк, безгә монда да калышмаска!  Яшереп булмый: компьютер, замана техникалары белән эш иткәндә, укучыларым миңа ярдәм итәләр, бергәләп эшлибез. Минем ышанычлы ярдәмчеләрем бар. Ләкин нинди генә технологияләр куллансак та, беренче урында бала тәрбиясе торганын онытмыйк!


 “Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп” дигән борынгыларыбыз. Укытучы гомер буе белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә тиеш. Без бит киләчәк буын тәрбиялибез, тормышның нинди булуы безнең кулларда. Без кемнәрне тәрбиялибез? Без чәчкән орлыкларның җимеше нинди? Барысы өчен дә җаваплылык хисе тоярга тиеш укытучы.


 Укытучы абруе, укытучы даны?.. Укытучы хезмәте гел дан-хөрмәттән генә тормый. Йокысыз төннәр дә, күңел борчулары да булып тора. Директор янына чакыртып, фәлән укучың кичке вакытта урамда күренгән, ник укучыңның бу фәннән билгесе төшкән, сәбәбе нидә; тәртибе белән бик үк үрнәк булмаган шул малай урамда ямьсез сүз ычкындырган һ.б. дип аңлату таләп итүләр - барысы да бар. Әмма безнең хезмәтне дәвам итүче укучылар булуы, аларның укытучы профессиясен сайлавы, яки сайларга җыенуы – тәҗрибә җимеше.  Димәк, хезмәт нәтиҗәсез булмаган, тир юкка түгелмәгән, гомер заяга узмаган!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ