Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетем – татар мөгаллиме булуда

Гөлназ ХУҖИНА,Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 25 ел.«Укытучы. Мәктәп. Бу ике сүз күңелемдә яши янәшә…» Кемгә ничек, әмма минем өчен бу шигырь юллары...

хузина.jpg кеч
Гөлназ ХУҖИНА,
Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 25 ел.

«Укытучы. Мәктәп. Бу ике сүз күңелемдә яши янәшә…» Кемгә ничек, әмма минем өчен бу шигырь юллары – хакыйкать. Ни дисәң дә, мәктәптә туганмын шул мин. Актаныш якларына эшкә җибәрелгән яшь укытучы гаиләсенә мәктәптән бер бүлмә бирәләр. Дөньяны танырга өйрәнеп кенә килгән сабый, ягъни мин, җай чыкканын карап кына торам да ишек артындагы серле дөньяга чумам. Шаян егет-кызлар мине эләктереп алалар да, «инспектор килгән дип», укытучы өстәле артына утыр­тып куялар. Әтием кергәндә, мин «дәрес бирәм». Менә кайда булган ул педагогик такт, осталык!  Әтием кулыма китап, дәфтәр тоттыра да: «Кызым, син әле күп итеп, бик күп итеп укы. Өйрән, аннары апа-абыйларны укытырсың», — дип, үзебезнең бүлмәгә илтеп куя. Ник бер ачуланып, тавыш күтәреп карасын! Мин яңалык ачам: укытучы күп, бик күп белергә тиеш.


Тормыш сукмаклары мине нәкъ утыз елдан соң кайчандыр әтием Рәфис Сөләйман улы үзенең беренче хезмәт юлын башлаган Исәнбай урта мәктәбенә китерде. Инде менә 20 елдан артык һәр көн бер сукмактан – мәктәп сукмагыннан атлыйм. Һәр иртәдә балаларның: «Исәнмесез, апа!»– дигәнен ишетеп, яраткан хезмәтеңә ашыгудан да ләззәтлесе бар микән?!


Тормыш үзгәрә, белем бирү тормыштан да алдарак үзгәрә. Тәҗрибә-сынаулар, заман таләбе, яңа технологияләр… Ә ничек замана укытучысына куелган таләпләргә җавап бирерлек мөгаллим булып калырга да тиз үзгәрә торган җәмгыятьтә үз урыннын таба алырдай иҗади шәхес тәрбияләргә? Өстәвенә,  авыл кешесенә генә хас булган мең төрле мәшәкатьләр чабуыңнан тартып торса… Үз җилкәсенә төшкән вазифаны үтәүнең нинди генә юлларын тапмый авыл мөгаллиме, татар мөгаллиме!


«Укытыр өчен укырга, укыр өчен укытырга!» – укытучы эшчәнлегенең төп кагыйдәсе. Укытучы, киләчәк заман кешесе булганда,  заманнан алда барганда гына балалар алдында дәрәҗәгә ирешә ала. Ләкин ул һич кенә дә сукырларча иярү булырга тиеш түгел. Замана баласының күңеленә юл таба белү өчен, педагогик технологияләрне урынлы кулланып, ачкычны дөрес итеп бора белергә дә кирәк.


Әлбәттә, укыту технологияләре, конкурс­лар, конференцияләр турында да күп сөйләргә, язарга була. Янәсе, карагыз, мин нинди иҗади эшләүче укытучы, теоретик яктан да, методик яктан да яхшы хәзерлекле, тирән белемле. Болар үзеннән-­үзе аңлашыла: шулай булмаганда, нинди укытучы инде син! Ләкин авыл мөгаллименә тагын да зуррак вазифа йөкләнгән. Иң беренче чиратта, без бит – милләтебез сакчылары, туган телебезне, халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен балалар күңеленә җиткерүче дә. Ә бит милли тәрбия гаиләдә башлана, нигез шунда салына. Гаилә бүгенге көндә бу вазифаны башкармый. Таякның авыр башы тагын авыл мөгаллименә төшә. Милләтең горурланырдай иҗади шәхес тәрбияләү өчен нәсел шәҗәрәңне белү кирәк. «Мин кем, нәсел тамырларым кая барып тоташа?» – бу сорауларга җавап табарга омтылыш тудыра алу – мөгаллим хезмәтенең нәтиҗәсе. Әйе, әхлаклы, зыялы кеше тәрбияләү ниге­зе – нәсел-нәсебеңне, тарихыңны белүдә.


Армия сафларында хезмәт итүче укучымнан хат алдым. Гади генә хатта бер нәрсә гаҗәпләндерә: укытучы сүзе гел баш хәрефтән язылган: «Гөлназ апа, хаталы язган дип үртәлмәгез. Орфографик кагыйдәләргә үзгәреш кертсәк тә була. Укытучы сүзе гел баш хәрефтән язылырга тиеш. Алла боерса, кайту белән классыбыз белән җыелып, Сезнең алда баш иярбез әле.»


Килешәм, Ринас, тагын бер кат килешәм: укытучы сүзе баш хәрефтән язылырлык, кодрәтле сүз, яңгыравыклы исем булырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ