Логотип Магариф уку
Цитата:

Кулларымда яшәү дилбегәсе, кулларымда бала язмышы

Светлана Валентин кызы ӘХМӘТОВА,Алексеевск районы Зур Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы. Эш стажы - 3 ел.  Мин - укытучы... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

Светлана Валентин кызы ӘХМӘТОВА,
Алексеевск районы Зур Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы. Эш стажы - 3 ел.

 Мин - укытучы... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Җир йөзендә һөнәрләр күп. Барысы да хөрмәткә, олылауга лаек. Әмма, минемчә, һәр кеше өчен кадерле мәңгелек һөнәр бар. Аның тирәнлеге, кирәклеге югары белем, зыялылык белән дә чикләнми төсле. Әлеге һөнәр вәкилләренә дөньяны тудыручы, тормышны тотып торучы илаһи ярату хас! Һәм әлеге шәхесләрнең эче дә, тышы да бары тик изгелек, матурлыктан торганга, Укытучы дип атыйлар. Әйе, таң чыгыдай чиста, керсез сабый җанына тәүге белем орлыкларын салучы, белем иленә алып керүче, өйрәтүче, киңәшче, остаз, таяныр ноктаң... Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!


Белем бирүдән тыш укытучы баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәтә. Бүгенге көн укытучысы моңа әзерме? Китап укучылар саны кимегән, “Интернет балалары” буыны үсеп килгән заманда тәрбия бирү нинди алымнар сорый? Бүгенге көндә әлеге образны бер кочак кәгазь, ноутбуктан башка күз алдына китереп тә булмый кебек, өстәвенә ул һаман каядыр ашыга, вакыт җиткерә алмый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле йөкләмәләргә күмелгән укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?


Дөньясы да бит аның гел үзгәреп тора, үсә. Һәр төрле өлкәдә яңа ачышлар пәйдә була, яңа технологияләр килеп чыга. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Заман укытучысы  балалар өчен вакытын һәм көчен кызганмыйча сарыф итә, чөнки бу белемнәрнең тормышта һәрвакыт кирәк булачагын ачык аңлый. Һәр укытучыга укучысының зур уңышларга ирешүе – бәхет. Шундый авыр, түземлек сорый торган эш соңыннан «җимешен» бирсә, укытучы чын күңелдән шатлана. Баланы тәрбияләү һәм дөрес юлга бастыру өчен күпме көч түгелсә дә, укытучы моңа намус белән, үз дигәнендә нык торып ирешә.


Яңа заман укытучысы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш. Шулай ук хәзерге заманда югары белемле, мәгълүматлы булудан тыш, гамәлдә аларны файдалана белү дә кирәк. Укытучы, укучыга уңышларга ирешү өчен ярдәм итәрдәй, күптөрле алымнарны дөрес куллана белсә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле.


Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән,  ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.


Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ