Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетемне синдә таптым

Ләйсән Таһир кызы Фәйзуллина,Питрәч районы Ленино-Кокушкино гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.Әнкәмнең бер яшьлек кызы, ягъни мин төшергән кул тамгалы “С...

Ләйсән Таһир кызы Фәйзуллина,

Питрәч районы Ленино-Кокушкино гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.


Әнкәмнең бер яшьлек кызы, ягъни мин төшергән кул тамгалы “Совет мәктәбе” журналлары әле дә китап киштәсендә саклана. Киләчәк тормышымда бик зур роль уйнаячак журнал белән танышлыгым менә шул вакытлардан ук башланды. “Мәгариф” журналы белән дуслыгыма исә киләсе елга 25 ел була. Чыннан да, иң якын дустым бит ул минем. Беркайчан, бервакыт үз кыйбласына, укучыларына хыянәт итмәгән, һәрдаим үзенең киңәшләре белән ярдәмгә килгән бик бай тәҗрибәле акыл иясе ул - мөгаллимнәрнең мөгаллиме “Мәгариф” журналы.


Мәгариф тормышы, белем дөньясы – гаять катлаулы, иксез-чиксез кырлы, шул ук вакытта, бик кызыклы һәм мавыктыргыч дөнья. Шул дөнья буенча сәяхәтемдә гел булышкан, юл күрсәткән, заман сулышын тоярга өйрәткән маягым булды ул. Минем шәхес буларак та, мөгаллим буларак та формалашуымда зур роль уйнады “Мәгариф”...


Хәзерге заман укытучысыннан укытуга яңа караш, педагогик культура таләп ителә. Чөнки XXI гасыр укучысы белән бүтәнчә мөмкин түгел дә. Электрон киңлекләрдә укучыларыңнан өлгеррәк булырга, һәр соравына нигезле җавабыңны әзер тотарга, электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланырга һәм һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк. IX сыйныфлар өчен уздырыласы республика тесты өчен хәзерлеккә электрон мәгариф сайтында җәмгыять оештырып, республиканың күп мәктәпләреннән үземә тарафдарлар таптым. Мондый оешмаларның булуы, укытучыларның үзара фикер алышулары – бик яхшы күренеш. Бу уңайдан берничә тәкъдим дә туа: шушы оешмаларны районнар буенча берләштерергә, яисә тематикалап бер калыпка салырга, чөнки алар бик күп, үзеңә кирәкле материалны табуы кыен һәм вакыт таләп итә. Электрон мәгарифтә укучылар өчен факультативлар оештырып аралашу да мавыктыргыч. Билгеле бер тема буенча эзлекле рәвештә индивидуаль биремнәр урнаштырып, укучылардан җаваплар алу, тәзәтү, киңәшләр бирү бик отышлы вариант, минемчә.


Компьютер технологияләрен дәрестә куллану укучыларның фәнгә кызыксынуларын арттыра. Укучыларым белән эзләнү-тикшерү эшчәнлеге оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен онлайн-тестлар кулланам.


Хәзерге заман баласына әзер материалны гына үзләштерү кызык түгел, аларны үзләрен мөстәкыйль эзләнергә омтылыш тудыру зарур. Бу юнәлештә эшне җәелдерергә, укучыларда иҗадилык, мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Интеграль, презентация, семинар-дәресләр үткәрү файдалы. Дәресләрдә укучылар үзара аралашырга, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлый белергә, үз фикерләрен дәлилләп җиткерә белергә тиешләр.


Электрон мәгариф дәресләрне кызыклы һәм файдалы үткәрергә мөмкинлекләр ачты: “Бала” проекты, онлайн-тестлар, электрон дәреслекләр, электрон әдәби китаплар, электрон wiki-газеталар һ.б.


 Wiki-газеталар чыгару – үзе бер мавыктыргыч эш. Үзем электрон-конференциядә катнашып, wiki-газета чыгарырга өйрәнгәннән соң, укучыларыма да бу эшне төшендерүне кирәк дип санадым. Билгеле бер тема буенча, мәсәлән, берәр язучының тормыш юлы, иҗаты турында газета чыгарабыз. Газетада видео-роликлар урнаштыру, сылтамаларын күрсәтү, әдип турында материалны күп күләмдә урнаштыру, үз фикереңне язу; газетаны төсле фонда эшкәртү процессы бик мавыктыргыч. 6-7 сыйныф укучылары белән эшләгән К. Тинчурин, С.Хәким, Х.Туфан иҗатына багышланган, милли традицияләребез турындагы wiki-газеталарыбыз уңышлы чыкты.


Укучыларым район, республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә, интернет – тестларда даими катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Рус мохитендә үсеп тәрбия алган укучыларымның матур итеп чиста саф татар телебездә җавап бирүләре бик сөендерә.


Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларым арасында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап укытучы булып эшләүчеләр дә бар. Алар турында бары яхшы сүзләр генә ишетеп күңелем куана. Мин алар белән бик горурланам.


 Мин хәзерге көндә иң бәхетле кеше дип саныйм үземне: ир-канатым Мансурым, ике җимешем-куанычым кызым-улым һәм җаным – рухым тарткан һөнәрем бар.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ