Бәхетле укытучының укучылары да бәхетле
Лилия Мирзанур кызы ХӘЛИУЛЛИНА,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең филиалы Яңа Карамалы башлангыч мәктәбе укытучысы. Эш стажы – 23 ел.“Авыл укытучысы” дигән төшенчә бар... Ул шәһәр укытучысыннан аерыл...
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең филиалы Яңа Карамалы башлангыч мәктәбе укытучысы. Эш стажы – 23 ел.
“Авыл укытучысы” дигән төшенчә бар... Ул шәһәр укытучысыннан аерылып торамы соң?
Авылда эшләүче укытучылар да шәһәрнекеләр кебек үк югары белемле, тәҗрибәле, үз эшләрен намус белән башкаручы кешеләр. Бу яктан бернинди аерма да юк. Ләкин авыл мәктәпләре элек-электән авыл күрке булып торган. Укытучыга бөтен авыл халкы илаһи зат итеп караган, чөнки аларның дәрәҗәсе зур булган.
Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, үз халкына хезмәт итә.
Яңа заман авыл укытучысы нинди ул? Ул элеккеге заман укытучысыннан нәрсәсе белән аерыла? Аның максаты нинди? Заман укытучысының максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Укытучы укучының мөмкинлек һәм сәләтен исәпкә алып, шәхес үстерү өстендә эшләргә тиеш. Ул, үз фәнен яхшы белеп, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, федераль дәүләт белем бирү стандартын кулланып, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.
Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә минем дә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булып тора.
Ә хәзерге үзгәреш заманында авыл укытучысының нинди проблемалары бар? Кечкенә авылдагы азкомплектлы башлангыч мәктәптә эшләүче укытучы буларак, минем шушы проблемаларны ачасым килә. Бу укытучылар башка мөгәллимәләрдән һәрвакыт аерылып тора. Чөнки алар берьюлы берничә сыйныф укучыларына дәрес бирәләр. Мәсәлән, 45 минут эчендә 1 нче сыйныф укучысын укырга, язарга өйрәтергә, 2 нче сыйныфта математика нигезләренә төшендерергә, ә 3 нче сыйныфта рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Мондый дәресләр укытучыдан зур тәҗрибә, өлгерлек сорый. Укытучыга ярдәмгә техник чаралар күбрәк булса, берничә класс укыткан вакытта бу эшне күпкә җиңеләйтер иде. Мәсәлән, видео-дәресләрне экранга чыгару, укучыга мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирә. Моның өчен мәктәптә проектор, интерактив такта булу мөһим.
Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”,- дип язган. Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш. Шулай ук хәзерге заманда, югары белемле, мәгълүматлы булудан тыш, гамәлдә аларны файдалана белү дә кирәк. Укытучы, укучыга уңышларга ирешү өчен ярдәм итәрдәй күптөрле алымнарны дөрес куллана белсә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була һәм бәхетле укытучының гына укучылары да бәхетле.
Комментарийлар