Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче фәнни эшләр

Венера СӘМИГУЛЛИНА,Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Дәресләр, өстәмә белем бирү студияләре һәм түгәрәкләре, укучыларның фәнни оешмасы, класстан тыш үткәрелә торган...

Венера СӘМИГУЛЛИНА,
Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәресләр, өстәмә белем бирү студияләре һәм түгәрәкләре, укучыларның фәнни оешмасы, класстан тыш үткәрелә торган чаралар сәләтле укучылар белән эшләү формалары булып тора. Мин укучыларның фәнни оешмасында 5 елдан артык «Әдәби әсәргә анализ ясау» дигән татар әдәбияты секциясен җитәклим. Фәнни оешма өлкән сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшен язарга өйрәтү максатын куя.


Югары уку йортларында кергәч тә, кичәге укучылар фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлый. Мәктәптә укыганда ук бу эшкә тартылган укучы чыганакларны, кирәкле мәгълүматны тупларга, гомумиләштереп, нәтиҗә ясарга өйрәнгән була.


Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, әзерлек эшләре алып барыла. Әзерлек этабында мин укучыларга әдәби әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре, образлар системасы, сюжет, тема, идеяләр дөньясы, композиция һәм композицион алымнарны тикшерү, әдәби әсәрдә хронотопны билгеләү, әсәрдә психологизм бирелеше, стиль һәм тел-сурәтләү чаралары темаларын тәкъдим итәм.


Шушы темаларны өйрәнгәннән соң, конкрет әсәрләрне тикшерү, ягъни анализлау практик өлеше булып тора. Шуннан төп өлешкә керешәбез. Укучыга түбәндәге темаларга консультация үткәрелү зарур:


– фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау һәм материал туплау;


– эшнең төзелеше һәм аны формалаштыру;


– сылтамалар (ссылка) ясау тәртибе һәм үзенчәлеге;


– әдәбият файдалану һәм аның исемлеген төзү;


– фәнни-тикшеренү эшенә тезислар язу, чыгышны формалаштыру, презентация ясау һәм эшне яклау.


Алга таба укучылар темалар сайлап ала. Бу – бик җитди этап, чөнки эшнең уңышы шактый дәрәҗәдә тикшеренү объектының дөрес сайлануына, актуаль булуына бәйләнгән. Шуннан соң укучы теманы ачу өчен кирәк булган материалларны туплый, фәнни эшнең планын төзи һәм материаллар белән таныша, эшли башлый. Алга таба фәнни хезмәтнең кереш өлеше языла: теманың актуальлеге, максат-бурычлар билгеләнә; бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның хезмәтләре, ягъни методологик чыганаклар, тикшерү объекты, предметы күрсәтелә. Проблема куелгач, аны хәл итүнең дөрес юнәлеше билгеләнә. Эшне күзәтеп, контроль ясап тору зарур, шуңа күрә укучы белән очрашып, тиешле консультацияне бирә барырга кирәк. Фәнни эшнең төп өлешендә укучы үзе җыйган фактик материалга анализ ясый һәм тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара.


Фәнни-тикшеренү эшен яклау бик мөһим. Моның өчен чыгыш әзерләнә. Анда ни өчен шушы теманың сайлап алынуы, актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә.


 Фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы биреп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, эшебез нәтиҗәле булачак, татар халкының зыялы элитасын үстерүгә өлеш кертә алачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ