Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең кулларда - балалар язмышы

Рәмзия Рәфыйк кызы РӘХМӘТУЛЛИНА, Алексеевск районы Родники урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел. XXI гасыр мәктәбе - яңа акыл мәктәбе. Анда то...

Рәмзия Рәфыйк кызы РӘХМӘТУЛЛИНА, Алексеевск районы Родники урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.


 XXI гасыр мәктәбе - яңа акыл мәктәбе. Анда тормышны балага бөтен закончалыклары белән аңларга ярдәм итә торган махсус һөнәр ияләре – гадел, түземле, тыныч һәм ягымлы укытучылар эшли. Яңа заман укытучысы бүген киң белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә бурычлы.


Бүгенге белем учакларында күп нәрсә икенче. Дөресрәге күп нәрсә яңартылган, заманга яраклаштырылган. Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучыларның үзләренең дә заман белән бергә атлап баруы мөһим.


Заманча технологияләр авыл мәктәбенә дә үтеп керде. Мәктәбем шартлары миңа дәресләрдә төрле компьютер техникасын уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган, компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә.Т атар теле һәм әдәби уку дәресләрендә төрле презентацияләр, интерактив тактаның күп төрле мөмкинлекләрен кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр күрсәтәм. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестларны нәтиҗәле кулланам.


Укучыларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.


Мәктәпнең киләчәге – балалар. Әмма... 3-4 ел элек саланы яшәтүче, авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге булган күп кенә мәктәпләр ябылды. Белүебезчә, илебездә белем бирү учакларының 70 процентын авыл мәктәпләре тәшкил итә, аларда барлык балаларның өчтән бер өлеше укый. Әмма алардагы укучылар саны елдан-ел кими бара. Чөнки авылда яшьләр юк, чөнки эш юк… Аңа туган җир, туган нигез кебек изге төшенчәләрне төшендерү, авылның бер кыйпылчыгын аның күңеленә салу – безнең бурычыбыз. Билгеле, бу мәсьәләләрне укытучы гына хәл итә алмый.


Ә шулай да… Мин һәр иртәдә бөтен белемемне, бар шатлыгымны, барлык йөрәк җылымны балаларга бирергә дип, сыйныфта 3-5 укучы утырган авылым мәктәбенә ашыгам. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ