Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгенге мөгаллим – милләтнең киләчәген булдыручы

Гузәния Назирән кызы Сафина,ТР Мамадыш районы Шәдче урта гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы, эш стажы – 25 ел.Укытучы! Кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Укучыларны...

Гузәния Назирән кызы Сафина,
ТР Мамадыш районы Шәдче урта гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы, эш стажы – 25 ел.

Укытучы! Кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Укучыларны үз баласыдай күреп, тирән белем биргән, тормышта дөрес юл күрсәткән, намуслы, гадел шәхес тәрбияләүгә зур көч куйган кеше ул. Аның эше җиңел түгел. Чөнки, балалар бакчасына йөрүче сабый да хәзер кесә телефоны яки ноутбуктан җиңел генә файдалана ала. Бала аңына ана сөте белән сеңәргә тиешле төшенчәләр дә үзгәргән кебек. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, изгелек, миһербанлылык төшенчәләре онытыла, сирәгрәк ишетелә башлаган шикелле. Кайчакта аларның ата-аналары да күршеңнең хәлен белү, картларга ярдәм итү хакында оныта. Эшкә чумган әти-әниләрнең байтагы белем һәм тәрбия бирү эшен бакча һәм мәктәпкә йөкләп калдырган.


 Укытучы дәреслектән тыш, төрле өстәмә материаллар, информацион технологияләр кулланып, кызыклы дәресләр үткәрү, нык шәхес тәрбияләү өчен үзе үрнәк сыйфатларга ия булырга, илнең, районның, авылның тарихын, культурасын, гореф-гадәтләрен белеп, белем һәм тәрбия системасын дөрес алып барырга тиеш. Ул – белемле дә, акыллы да, сабыр да, кешелекле дә, тыйнак та. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә, төне буе утырып план язучылар, җәмәгать эшчәннәре дә алар.


– Мин мәктәпне тәмамлап, олы кеше булырмын, көчемнән килсә, укытучыма фатир бүләк итәрмен, - диде бер көнне 4 нче сыйныфта укучы улыбыз. Әйе, ул моны чын күңеленнән әйтте, чөнки укытучысы шундый зур бүләккә, алай гына түгел, илебездәге иң олы медальгә лаек дип саный. Аның “Минем яраткан укытучым” темасына язган иншасында мондый юллар бар.


 “ Кадерле укытучым!


 Сезнең белән танышкан көн әкият кебек һәрвакыт күңелемдә саклана. Мине әнием үзенең эш урынына, мәктәпкә алып килде. Сезнең ишек яныгыздан курка-курка гына үтәм, сез чыгарсыз да:


 – Нишләп йөрисең?-диярсез кебек.


 Ләкин ишек ачылып аннан бик тә сөйкемле, ягымлы карашлы, бер дә орышырга охшамаган апа килеп чыкты. Ул мине кочагына алып:


 - Нияз сентябрьне дә көтмәгән, инде килеп тә җиткән. Ничек дәү үскәнсең, әйдә рәхим ит, менә бу безнең классыбыз булыр, – дип белем иле белән таныштыра башлады. Аның назлы карашыннан, йомшак тавышыннан бөтен куркуларым эреп юкка чыкты һәм ул минем дустыма, киңәшчемә, әнием кебек иң якын кешемә әйләнде. Шушы көннән алып күңелемдә укытучыма карата соклану, аңа охшарга тырышу, аның белән горурлану, аны ярату хисләре саклана.”


Минем фикеремчә, элекке һәм бүгенге көн мөгаллиме дип аерырга ярамый. Чөнки алар яшәешнең һәр чорында иң зур роль башкаручылар, илне алга җибәрүчеләр, рухи-әхлакый байлык тудыручылар, илебез җитәкчеләрен тәрбияләүчеләр булдылар. Хәзерге көн мөгаллименә злектрон белем бирү чараларыннан, яңа технологияләрдән, күпкырлы информацияләрдән, компьютердан, электр челтәреннән дөрес һәм рациональ файдалана белгәндә эш җиңелрәк бирелә дип уйлыйм. Ләкин шуның белән бергә бу болгавыр заманда көчле интеллект та, кешелекле, намуслы, тәрбияле шәхес булу сорала. Алар үткәргән һәр дәрес, тәрбия чарасы кызыклы, мавыктыргыч була. Яңа төр мәсьәлә, мисалмы ул, яисә яңа сүз төркеме белән танышасыңмы –барысы да җиңел генә аңлатыла. Укучылар, галимнәр кебек, белем серләренә үзләре төшенәләр. Дәресләргә бик күп күрсәтмә материаллар, презентацияләр, электрон ярдәмлекләр, тестлар әзерләнә. Үзара ярдәмләшеп, туган проблемаларны чишеп, дәресләрнең үткәне сизелми дә кала.


 Укытучы нәни күңелләрне үткән заманнарга сәяхәт иттерә, бүгенге көн белән таныштыра, киләчәк турында хыялланырга өйрәтә. Алар якты, матур тойгылар тәрбиялиләр, кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар. Туган илнең, милләтнең лаеклы гражданины, патриотлары итеп тәрбиялиләр. Заман күзлегеннән караганда, укытучы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак. Мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган олы җанлы мөгаллим тыйнак кына изгелек орлыклары чәчә. Укучылары белән уртак тел табып, начарлыктан тыеп, яхшылыкка өйрәтүе өчен мең рәхмәт аңа!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ