Логотип Магариф уку
Цитата:

Булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә

«WORLDSKILLS  RUSSIA - 2019»Дилшат Сәгыйт улы Мөхәммәдиев, Актаныштагы 1 нче мәктәпнең югары квалификаңия категорияле технология укытучысыПедагогик стажы  – 44 елБөек педагог В.А.Сухомлинский балаларг...

«WORLDSKILLS  RUSSIA - 2019»


Дилшат Сәгыйт улы Мөхәммәдиев, Актаныштагы 1 нче мәктәпнең югары квалификаңия категорияле технология укытучысы
Педагогик стажы  – 44 ел

Бөек педагог В.А.Сухомлинский балаларга «Сез үзегезгә нинди генә hөнәр сайласагыз да, аның нечкәлекләрен белергә, hәр эшне намус белән башкарырга тырышыгыз. Шулай иткәндә генә сезнең эшегез «көлеп» торыр, үзегезгә дә , кешеләргә дә шатлык китерер» дигән. Укытучы өчен шуннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?!


Кулдагы бармаклар бертигез булмаган кебек укучы балалар да төрле сыйфатларга, характерга hәм сәләткә ия. Бер үк елда туган балалар бер сыйныфка тупланса да, аларның hәрберсе кабатланмас үзенчәлекле, шуңа күрә дә белем бирү системасында индивидуаль эшләү алымнары зур роль уйный. Балаларның барысы да – йолдызчыклар… Аларның сәләтен күрергә, талантларын ачарга, үстерергә, тәрбияләргә кирәк.


Үзем технология укытучысы буларак, педагогик эш тәҗрибәмнән чыгып hәр укчының талантын ачу өчен уңайлы шартлар булдырам:


 – укчыларны иҗади техник-гамәли эшчәнлектә катнаштыру;


 – hәр укучы белән педагог арасында иҗади мөнәсәбәт тудыру;


 – техник иҗат түгәрәкләренә туплаганда аларның кызыксынуын билгеләү өчен әңгәмә үткәрү мөhим. (Кайбер укучы техника, сәнгать, кайберләре электр техникасы, өченчеләре конструкцияләү hәм уйлап табу, комьютер џ.б.лар белән кызыксына.)


 – олимпиада, конкурс hәм иҗат күргәзмәләрендә иҗади эш белән катнашу.


Укучының иҗади техник белем даирәләрен киңәйтүдә конструкцияләү, уйлап табу, техник модельләштерү әhәмиятле урын алып тора. Техник модельләр hәм уйлап тапкан «әйберләр», кагыйдә буларак, хәрәкәт итә яки эшли торган булырга тиешләр: кәгазь планер очарга, парашют салмак кына төшәргә, көймә суда җиңел йөзәргә, станок ниндидер эш башкарырга тиеш.


Балаларның техник фикерләүләренең формасы белән җитәкчелек итү укытучының төп бурычы. Укучының техник иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен – укытучы да иҗади шәхес булырга тиеш. Компетентлы укытучы – беренче чиратта компетентлы шәхес, ул үзенең яңа идеяләре hәм ирешкән уңышлары белән укучыга турыдан-туры hәм ышанычлы үрнәк күрсәтә.


Куелган максатларга ирешү өчен район, респбликакүләм олимпиаларда, конкурс, техник фестивальләрдә, атлап әйтсәк: «Яшь кулибинчылар», «Мин – мастер», «Яшь профессиональләр», «Нобель өметләре» кебек бәйгеләрдә катнашу hәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтү укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә зур этәргеч булып тора.


Әйе, тырыш хезмәт кешеләргә сөенеч алып килә. Тик моңа ирешү өчен үзеңә тапшырылган эшне күңел биреп башкарырга hәм hәр баланы иҗади шәхес итеп карарга кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ