Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрес – укытучының “иҗат җимеше”

Ләйлә Шакирҗан кызы ХӘЙРУЛЛИНА,Минзәлә районы Х.Г.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел. Мәгариф... Мәгърифәт... Бу сүзләр hәрвак...

Ләйлә Шакирҗан кызы ХӘЙРУЛЛИНА,
Минзәлә районы Х.Г.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.

Мәгариф... Мәгърифәт... Бу сүзләр hәрвакыт аң-белемнең үсешен, нинди дә булса яңалыкка омтылышын сурәтләп торалар. XXI гасыр да мөгаллимнәр алдында үз таләпләрен куйды: укыту системасының бер урында гына тормавын, ә үзгәрештә-үсештә булуын күрсәтте, таләп итте... Бүгенге укытучылар алдында көнүзәк мәсьәлә булып, яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгърифәттәге яңалыкларны кабул итә hәм куллана белү бурычлары куелды. Үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы? Бу сорауга төгәл генә, тиз генә җавап таба hәм әйтеп бирүче булырмы?


Замана үзгәрә. Укыту-белем бирү системасының аерылгысыз өлеше булып инновацион технологияләр куллану тора. ИКТнең уку-укыту процессына килеп керүе, бердән, информацион җәмгыятькә аяк басу булса, икенчедән белем бирү системасының үзгәрешен күрсәтә. ИКТ технологияләрне дәрестә куллану уку-укыту барышын яңача оештыруга этәрә. Технология ул – ниндидер эштә, өлкәдә осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы. Академик М.И. Мәхмүтов фикеренчә,  «уку бурычларын уңышлытәү өчен укучы һәм укытучыларның алдан планлаштырылган үзара бәйле, эзлекле эшчәнлеген технология дип атыйлар».


Билгеләмәдә күренгәнчә, педагогик технология нигезендә эшләү


-         беренчедән, укытучының “иҗат җимеше” генә түгел, ә алдан проектлаштырылган эшчәнлек эзлеклеген бозмыйча эшләү;


-        икенчедән, алдан планлаштырылган эшчәнлек эзлеклеген бозмыйча эшләгәндә, уку бурычы уңышлы хәл ителә ала (нәтиҗә гарантияләнә!). Димәк, татар теле һәм татар әдәбияты укытуның дәрәҗәсен саклыйк, сыйфатлы белем бирүне оештырыйк дисәк, кичекмәстән, бала шәхесенә ориентлашкан, аның теләп укуын һәм укый алуын тәэмин итә ала торган педагогик технологияләрне өйрәнү, аны компьютер технологияләренә салып, укыту процессына кертүне оештыру таләп ителә.


Укыту процессында яңа педагогик алымнар куллану – яңача эшләргә мөмкинлек бирә, фәнгә карашны үзгәртә, эзләнү-фикерләү сәләтен үстерергә ышаныч тудыра. Укытучының төп максаты – дәрестә дә, дәрестән тыш вакытта да укучыларның актив танып-белү эшчәнлеген дөрес оештыру.Яңа стандарт таләпләренең дә иң беренчесе – кызыксынучан, инициативалы, иҗади фикерләүгә сәләтле, дөрес hәм отышлы җаваплар бирүче, киләчәктә hәрьяклы үсешкә ия булган, белем алуга омтылучан шәхес тәрбияләү.


Замана баласын компьютердан башка күз алдына китерүе кыен, hәм бу мөмкин дә түгел. Компьютер – безнең имиджны төзүче өлге дә ул. Компьютер – үз эченә бик күп чиксез мәгълүмат туплаган, hәрдаим ярдәмгә әзер, тугры дус ул. Дәрестә компьютер куллану – игътибарны  җыю,зиhенне активлаштыру, күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерүгә мөмкинлекне арттыра, логик фикерләү сәләтен ныгытырга булыша. Компьютер дәреснең төрле этабында да уңышлы, урынлы кулланырга, укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру hәм максатчан куллану чарасы була ала.


Бүген белем учагы – мәктәп интернет челтәре, төрле аудио-видео техника, интерактив такта, проетор кебек җиhазлардан башка була алмый. Мәктәпләрнең шундый киң мөмкинлекләре укытучыларны да даими рәвештә үсеш юлында булырга.замана белән янәшә атларга этәрә. Барлык илләрдә дә инновацион технологияләрне иркен кулланган мәктәпләр мәгариф системасында уңышлы дип санала. Укытучы әйдәп баручы ролен башкара.


Татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләрне куллану укытучы алдында зур мөмкинлекләр ача, фәнгә иҗади якын килергә, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.


Нинди генә технологияләр, алымнар кулланып эшләсә дә  мөгаллим, укыту системасына куела торган таләпләр hәрвакыт бер кала: укытучы сайлаган юл тәрбияви характерда, фәнни нигезләнгән, системалы, укыту алымнары аңлаешлы да әhәмиятле дә булырга тиеш. Укучыларның танып белү эшчәнлеген индивидуальләштерү  таләбе дә куела. Татар теле  hәм әдәбияты дәресләрендә татар сөйләменә, мәдәниятенә өйрәтү максаты киңкырлы hәм ул берничә тармактан тора: танып белү, үстерү, тәрбия бирү, белем бирү. Бу дәресләрдә алган белемнәр татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләр филологик сумма дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә дә аралашуда да кулланырлык дәрәҗәдгә җитәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ