Эшем белән бәхетле мин бүген
Фидания Мөнәвир кызы ГӘРӘЕВА,Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 19 ел. Мин - гади бер авыл укытучысы. Балаларга белем бирәм: туган телебезне ничек тә ю...
Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 19 ел.
Мин - гади бер авыл укытучысы. Балаларга белем бирәм: туган телебезне ничек тә югалтмаска, сакларга, үстерергә hәм яратырга өйрәтәм.
Укытучы булырга кечкенәдән үк хыялландым мин. Иптәш кызларым белән, җыелып, апамның инде тулган дәфтәрләрен алып, “укытучылы” уйный идек. Мин-укытучы, иптәшләрем - балалар. Бик кызык, рәхәт иде ул чакларда. Менә шул “укытучылы” уены мине Яр Чаллы педагогия институтына алып килде дә инде. Анда укыган дүрт елым күңелемдә яхшы истәлекләр генә калдырды. Оештырылган спорт ярышлары, концертлар, кичәләр бездән башка узмый иде. Институтта укыганда, бик актив булдым, хәзер дә шул сыйфатымны югалтмаска тырышам.Төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашам, агитаторлык эшен дә актив башкарам.
Мин балаларны нык яратам. Шуңа күрә сайлаган hөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам. Килгәч, тормышта, өйдә булган барлык проблемалар онытыла да китә.Укучыларым, эшем минем күңел юанычым инде алар.
Укытучы һөнәре элек-электән үк мактаулы эш саналган. Бу хезмәтнең никадәр җаваплылык, сабырлык таләп итүен еллар үткән саен ныграк аңлыйсың, чөнки заман үзгәрә, таләпләр дә арта. Шуңа күрә уку-укыту процессына яңа технологияләр кертү – мәктәп, укытучы алдында торган төп таләп бүген. Әлбәттә, традицион дәресләрне дә кызыклы итеп биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә шул .Заманнан артта калып укытуны укучыларыбыз да, әти-әниләр дә безгә кичермәсләр. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик оста таныш, укытучыга да алардан калышырга һич ярамый. Шуңа да заман укытучысы булу, кечкенә дусларымны үз фәнемә ныграк якынайту, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле юллар уйлыйм, дәресләремдә кулланырга тырышам: уен дәресләр, читтән торып экскурсияләр, проект яклаулар, очрашу дәресләре һәм башкаларны үткәрәм, дәресләремне тиешле һәм кызыклы дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.
Мин үз эшем белән горурланам. Хәзерге заманда укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, зур батырлык. Чөнки укытучының абруе кимеде, тәрбияле ата-аналар һәм балалар саны саекты, тырышлыгы, укырга теләге зур булган укучылар шактый азайды. Бер яктан мәктәп, ә икенче яктан тирә-юнь, интернет тәрбияли. Елдан-ел авыр табигатьле балалар килә мәктәпләргә. Ләкин без бирешмибез, иренмибез, бөтен мәхәббәтебезне һәм көчебезне куеп тырышабыз, көрәшәбез.Шундый булмасаң, эшләп тә торырга түгел мәктәптә.
Авыл укытучысы булуның өстен яклары да бар аның. Беренчедән, сыйныфларда балалар саны артык күп түгел. Һәр укучы белән рәхәтләнеп, индивидуаль якын килеп, баланың мөмкинлегеннән чыгып эшлисең. Һәрберсе синең күз алдыңда. Икенчедән, авыл җирендә һәр укучының ата-анасы белән тыгыз элемтәдә, көчле бәйләнештә торасың. Бар әти-әни үз баласының уңышыннан да, җитешсезлегеннән дә хәбәрдар. Сыйныф җитәкчесе, укытучы буларак, миңа шулай аралашып эшләү нык ярдәм итә.
Өстен яклары белән бергә, аз гына проблемалары да бар авыл мәктәбенең. Яңа заман укытучысы булып саналсак та, заман үзгәрешләренә иярергә тырышсак та, авыл мәктәпләренең яңача техник җиһазлар белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә үк түгел шул әле. Санап китсәң, җитәрлек инде алар. Ярар, алга таба бу проблемалар да хәл ителер, ышанырга һәм көтәргә генә кирәк. Яраткан эшең барында, бу ваклыкларга бик игътибар итмисең ул.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: эшем белән бәхетле мин бүген. Мәктәп дигән олы корабның оста җитәкчесе кул астында эшләвем белән, үземне үк укыткан остаз укытучыларым арасында булуым белән, укучыларым киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар дип тырышуым белән бәхетле
Комментарийлар