Логотип Магариф уку
Цитата:

“Эзләнеп уку-өйрәнү – иң җимешле орлыктыр”

Ландыш Филүс кызы ӘҺЛЕТДИНОВА, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 19 елУкылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз,...

Ландыш Филүс кызы ӘҺЛЕТДИНОВА,


Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик стажы – 19 ел


Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла...


Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәлле, иң җимешле орлыктыр.


Галимҗан Ибраһимов


Мәгариф өлкәсендәге реформалар барлык предметларны да, шул исәптәп әдәбият дәресләрен дә колачлады. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белемнең башлангычтан югары сыйныфларга кадәр эзлекле дәвамчан булуын таләп итә.


Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт Федераль дәүләт белем бирү стандартларында да чагылыш тапкан. Укучылар белем алырга килә, ә укытучы укучыларның белем алуларын оештырырга тиеш була. Төп законнан алынган билгеләмәдә дә бу фикер ассызыклана: “Үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген (потенциалын) тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль табарлык, иҗади һәм фәнни фикергә ия; үзүсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү”.


ФДББСка күчү шартларында әдәбияттан (татар мәктәпләре турында сүз бара!) дәреслекләр чыкты, ләкин аңа альтернатива юк. Белүебезчә, 2011 елда татар теленнән һәм әдәбияттан үрнәк программалар язылды. Чыннан да, анда берничә авторның, шул исәптән А.Г.Яхин методологиясенә корылган программа да бар иде. Ә ФДББС дәреслекләре шул программаның берсенә генә нигезләнгән. Бу язмамда А.Г.Яхин методологиясенең ФДББС принципларына тулысынча туры килүен исбатлауны, үз тәҗрибәм мисалында шуны дәлилләүне максат итеп куйдым. Ә минем тәкъдимем: шул дәреслекләр нигезенә А.Г.Яхин методологиясе салынса, яки берничә альтернатив дәреслек булса, әдәбиятны укыту эзлекле, дәвамчан, ягъни җиңелрәк булыр иде. Әйе, Альберт абый юк, ләкин аның системага салынган эшен дәвам итүчеләр, һичшиксез, булды, бар, булачак.


Инде А.Яхин концепциясенең асылын карыйк. Бу автор белән укучы мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген табу. Фикерләүнең барлык төрләрен һәм формаларын даими кулланышка кую. Геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау. Әлеге ике фикерне чагыштырсак, аерманың юклыгына инанабыз. Татар әдәбияты үз күчәре тирәсендә генә әйләнә алмый һәм бу алай булырга тиеш тә түгел. Ул – бөтен бер системаны тәшкил итә, аның үз кыйбласы, үз юлы бар. “Әдәбият” сүзенең асылында ук “әдәп” сүзе ята. Үз-үзеңә, чолгап алган җиһанга карата әдәп. Мәктәп яшеннән үк укучы үз милләтенең байлыгын, аның башка халыклар арасындагы урынын, дөньяви кыйммәтен ачык күзалларга тиеш. Тарих белән тел, әдәбият параллель рәвештә үсә алмый. Алар – бербөтен. Нәни генә бер өлешнең җитешсезлге бербөтен системаны эштән чыгара ала.


Әдәбият дәресенең төп коралы – әдәби әсәр. А.Яхинча, әсәргә анализ ясау – әсәрне “сүтеп җыю”. Менә шул “сүтеп җыйганда” укучы фикер йөртә, нәтиҗә ясый, киләчәкне күзаллый. Башка халык әдәбиятларындагы кебек ассоциатив бәйләнешне дә “эшкә җигү” “сүтеп җыю” процессын гадиләштерә.


...Хәзер әдәбиятны ничек укытырга дигән сорауга ике дистә ел алдан Альберт абый кертеп җибәргән методология укучыларны уйларга өйрәтеп кенә калмый, ә үзендә туган яңа фикерне иптәшләренә җиткерә ала. Ә замана баласы өчен бу бик тә мөһим, чөнки син креатив фикер йөртмисең икән, замана арбасыннан “төшеп каласың”. Әзер фикерләрне уку – ул анализ ясау түгел. Хәтерләсәгез, әдәбият дәреслекләре ничә еллар “торгынлык” кичерде. Дәреслекләрдәге әсәрләрнең классикларныкын гына өйрәнү отышлы, чөнки алардагы һәр “бизәк”, һәр деталь мәгънәгә ия. Ә без күпчелек вакытта күләмле әсәрләрне укытып чыгу белән чикләндек. Нинди генә зур әсәр булмасын, Альберт абыйның дәреслекләрендә алар тиешенчә кыскартылган.


Яхин дәреслекләренең тагын бер бик зур отышы – ул программада чит ил әдәбияты үрнәкләренә дә урын булдыру. Заманалар үзгәргән саен, милли, әдәби багланышларга ихтыяҗ арта бара. Чор сулышын сиземләү өчен һәр нәрсәдән күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар булу мөһим. Даһилыкның чиге юк. Укучыларбыз классикларның кыйммәтен белергә һәм әдәби багланышларның роленә төшенергә тиеш. Заманында Тукай Крылов, Пушкин, Лермонтов әсәрләре белән кызыксынган, аларга ияреп язган. Үз стилеңне булдыру өчен, әдәбиятның йөрәк тибешен, көн кадагындагы проблемаларны тоемларга кирәклеген истән чыгармаска кирәк. Әсәрләрне анализлаганда да бу алым укучыларда зур кызыксыну уята. Тургенев, Толстой булдырган мотивларның Ф.Әмирхан, Г.Исхакый әсәрләрендәге яңгырашы фикерләү сәләтен тагын да арттыра, булган белемнәрне туплап, үз фикереңне булдыруга этәрә. Үз фикерен әдәби, фәлсәфи мисаллар белән дәлилли алган укучы теорияне дә автоматик рәвештә истә калдыра. Теория исә белемнең фундаменталь өлеше. Әдәби теорияне табиб кулындагы төп корал белән чагыштырырга мөмкин. Нинди әсәр, кайсы язучы булуга карамастан, укучы аны мөстәкыйль рәвештә анализлый алырга тиеш. Төп максат – укучыны олы тормышка әзерләү, белемнәрне системалаштыру, фикер булдыру, үзлектән сайларга, карар кабул итәргә өйрәтү. Хәзерге буын яшьләре өчен бу бик мөһим.


Бөтен баланы да сәләтле итеп күрәсе килә. «Кечкенә генә хикәядәге теге яки бу детальне язучы ни өчен кулланган?» дигән сорау бирерлек дәрәҗәгә җиткерәбез икән, бу укучы бервакытта да чәйнәп каптырганны көтмәячәк. Ә бу укучы укытучы өчен зур хәзинәгә тиң. Заманында Альберт Яхинның дәреслекләрен тәнкыйть утына алучылар булды. Ләкин ул төзегән дәреслекләр бүген дә тәҗрибәле укытучыларның өстәл китабы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ландыш Филусовна! Бик кызыклы, мөһим тема алгансыз. Шәп язгансыз. Эссенең төп әһәмияте - ул укучыда полемика тудыру, аны билгеле бер проблема өстендә уйланырга мәҗбүр итү. Сезнең эсседа бу бар. Бу турыда бәхәсләшәсе, сөйләшәсе килү теләге уяна. Отышы шул. Системалаштырылган белемнән һәм үз фикерен дәлилли алган укучыдан да кыйммәтлерәк ресурс юк.. Чынлап та шулай.Төрлечә укытып була. Ләкин нәтиҗәләре төрле. Мәктәптә укыганда аңлап та бетермисең. Ә соңыннан ВУЗда укыганда башыңны горур тотып йөрисең, укытучыларыңа мең кат рәхмәт укыйсың. Сез катлаулы әйберләрне гади һәм кызыклы итеп аңлата беләсез. Мин Сезгә мең-мең рәхмәтле! Җиңүләр насыйп булсын! Автор: Гүзәл

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ