Логотип Магариф уку
Цитата:

Әйтер сүзем бар...

Гөлнара Хәлим кызы ХӨСӘЕНОВА,Апас районы Дәвеш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 14 ел.Нинди  заманда яшибез без? Хәзерге авыл укытучысы башкалардан кайсы ягы белән аерыла? ...

Гөлнара Хәлим кызы ХӨСӘЕНОВА,
Апас районы Дәвеш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 14 ел.

Нинди  заманда яшибез без? Хәзерге авыл укытучысы башкалардан кайсы ягы белән аерыла?  Укытучыны ниләр борчый? Нәрсәне үзгәртергә кирәк?.. Әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавапны бу язмамда яктыртырга тырышырмын.


Беренче итеп, “замана” төшенчәсен киңрәк ачып бирик. “Көчленеке замана”  гыйбарәсе бүгенге көнгә бик тә туры килә. Кемнең кулында идарә, акча, дус-иш, шулар кулында –  закон, бөтен мөмкинлек. Алар аны кая тели, шунда таба бора. Шуларга өстәп, илдәге эчкечелекнең чәчәк атуын да искә алырга кирәк. Хөкүмәт аның өчен борчылмый, чөнки исерек халык белән идарә итәсе җиңелрәк.


Икенчедән, хәзерге заман кешесе нинди соң? Аңа нинди сыйфатлар хас? Икейөзлелек, Алладан да, бәндәдән дә курыкмау, кара көнчелек һәм акчасы күп җитәкче кешене туганыннан да якын күрү, аракы эчәргә, күңел ачарга ярату.


Менә шушындый шартларда кулында бары тик китабы, дәфтәре, ручкасы, ноутбугы булган гади бер укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирергә тырыша. Хәзерге балалар бик иркә бит, аларның укыйсылары да, эшлиселәре дә килми. Ата-аналарында берәр сорау яки ризасызлык туса, алар министрга шалтыратырга гына торалар.


Бүгенге көндә мәгариф системасында уңай якка үзгәрешләр дә бар бит. Заманалар  үтү белән, укытыр өчен  уңайлы шартлар булдырылды:


-  проекторлар куелды;


- һәр мәктәп интернетка тоташтырылды;


- укытучыларга ноутбуклар бирелде.


Интернет челтәрләре аша авыл укытучылары һәм укучылары бөтен дөнья хәбәрләрен белеп тора ала, бәйгеләрдә интеренет аша катнаша.


Авыл укытучылары шәһәрнекеннән кайсы яклары белән аерыла соң?  Беренчесе, ул укыткан  балаларның саны аз булу, тик аздан да авыл укытучысы “җәүһәрләр” тудыра.  Шул укучылар бернинди репититорларга йөрмичә дә, имтиханнар тапшыралар, югары уку йортларына керәләр, бәйгеләрдә җиңеп чыгалар.


Мин 14 ел буе балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм, аларны  тәрбияләргә тырышам. Мәктәпкә килеп, биш ел эшләгәч, башка эшләргә күчеп карадым. Тик балаларны чын күңелдән яратуым, алар өчен борчылуым мине кабат мәктәпкә алып кайтты. Укучыларымны да һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә, туры сүзле булырга өйрәтәм. Мине сөендереп, укучыларым да төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә  уңышларга ирешәләр. Шул вакытта тормышның бөтен авырлыклары да онытыла. Балаларның шат йөзләрен күргәч күңел булып китә. Тик бер үтенечем бар: бәйгеләр, конференцияләр, төрле укулар Казанда гына булсын иде. Бик еракларга барасы кыен. Ул укучы өчен укытучы “башы белән” җавап бирә бит. Уйласаң  куркыныч... Шуңа күрә укучылар бармыйча гына, читтән торып кына да бәйгеләр үткәрелсен. Видеоконференцияләр кебек тә ярый.  Тагын шунысы искә төште: язучылар, шагыйрьләр авылларга үзләре килсеннәр иде.


Авыл кешесе үз продукциясен арзан бәядән  ярминкәләрдә сата бит. Шәһәр кешесе дә, укучыларга булышыр өчен,  кирәк-яракларны арзан бәядән китереп сатсын иде.


Бүгенге авыл укытучысы, гаебе булган кебек, һәр тикшерүчедән куркып, һәр әйткәнгә башын иеп тора. Ни өченме? Хәзер аңлатам. Ул һәрчак мәктәпләр ябыла диеп куркып тора, чөнки балалар саны аз. Авыл укытучысы өчен яраткан эше бик кадерле. Ул бит авылда яши, башка эш таба алмый. Укытучы туган авылын, суын, җирен, шундагы балаларны ярата. Авылны саклап калучы  да әле ул. Авыл  укытучысы –  агитатор, юл чабучы, концерт һәм театр куючы, авылдагы һәр эшне оештырып йөрүче, өендә әни, һәм хатын, килен ролен башкаручы да. Кайткач, мәктәп эшен эшләп, дәрескә әзерләнеп, ирен, балаларын, хуҗалыгын карарга да вакыт таба алмаучы кеше. Укытучы – гомер буе үзенә белем туплаучы ул.


Белем һәм тәрбия бирүче авыл укытучысы бу заманда эшли алырмы, сабыр канатлары сынмасмы? Укытучы туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә, туган илгә мәхәбәтне укучыларда ничек итеп тәрбияләр? Гаделлек төшенчәсен кайсы яктан килеп аңлатыр? Укучыларында ничек итеп кешелеклелек сыйфатлары саклап кала алыр? Сораулар, сораулар, сораулар...


Язмамны еш кабатлый торган гыйбарә белән тәмамлыйм: “Җиңә алырдайны җиңәрлек көч, җиңә алмаслыгына түзәрлек сабырлык, шушы икене аерырдай акыл бирсәң иде.”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик оста язылган мәкалә! Автор: Эльмира

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ